PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Яңалыклар архивы

2010-2011 нче уку елы


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


2010-2011 нче уку елы вакыйгалары


1.06.2011

Югары Табын төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Айгөл Җәләлетдинова язучы, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе Г.Р.Державинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган I республикакүләм фәнни-тикшеренү укуларында катнашты. Аның "Ра елгасы кешесе" шигыре иҗади эшләр конкурсында 3 нче урынга лаек булды. Айгөлнең фәнни җитәкчесе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ф.Гыйльманова.


29.05.2011

2011 елда югары педагогик осталыкка һәм укытуда зур нәтиҗәләргә ирешкән укытучыларны акчалата бүләкләү Грантына үткән конкурс нәтиҗәләре билгеле булды: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында бәйгедә катнашучы укытучыларның рейтингы басылып чыкты. Җиңүчеләр исемлегендә коллегабыз Ситдыйкова Чулпан Индус кызы да булуы сөендерә. Хезмәттәшебез Чулпан Индусовна! Сезне чын күңелебездән ирешкән уңышларыгыз белән котлыйбыз! Саулык, тагын да зуррак үрләр яулавыгызны теләп калабыз!

тулы исемлек

22.05.2011

18 май көнне район методик берләшмәсенең йомгаклау утырышы үтте.

тулырак

19.05.2011

"Зирәк тиен - 2011" регионара интеллектуаль уенның нәтиҗәләре билгеле булды: безнең район мәктәпләреннән катнашкан 857 укучының 16 сы, максималь балл җыеп, җиңүгә иреште. Менә алар: Новикова Т. (Рус.Шуган), Витязева А. (Тат.Шуран), Петров Е. (гимназия), Егорова А. (Мөслим №2), Григорян Н. (Ю.Табын); Хаҗиева А.(гимназия), Хәкимова Л. (Сал.Мухан), Сәхәбетдинова Ә. (Вәрәшбаш), Закирова И. (Уразмәт), Петров Р. (Тат.Шуран), Закирова З. (Тат.Бүләр), Гарифуллина Л. (Октябрь), Мәрдәншина А. (Вәрәшбаш), Фазлыева Ф. (Тат.Бүләр), Гыйльманов И. (Ю.Табын), Миркасыймова И.(Тат.Бүләр).

җиңүчеләр исемлеге

нәтиҗәләр

11.05.2011

Республика хөкүмәте тарафыннан Г.Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан игълан ителгән Тукай елы кысаларында Казан (Идел буе) федераль университеты Алабуга филиалының (АДПУ) татар филологиясе факультетында "Каурый каләм" исемле конкурсның йомгаклау туры үтте. Анда Татарстаннан тыш күрше Башкортостан һәм Чувашия республикасыннан да 10 нчы сыйныф балалары катнашты. Биредә укучылар өч номинациядә - шигърият, проза һәм публицистикада үзләрен сынап карады. Мөслим лицееның 10 нчы сыйныф укучысы Алмаз Ногманов (укытучысы - Чулпан Ситдыйкова) проза буенча 1 нче урынга лаек булды. Шигърият номинациясендә Тат.Бүләр урта мәктәбеннән Илмира Миркасыймова (укытучысы - Җәмилә Сәхбетдинова) 2 нче урынны яулады. Укучыларга Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бүләк тапшыру тантанасында якташыбыз, язучы, драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат ага Садриев та катнашты.


11.05.2011

Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты туган телдә эшләнгән мәгълүмати белем бирү ресурсларына укытучылар арасында конкурс игълан иткән иде. Күптән түгел генә конкурска йомгак ясалды. Коллегабыз Хәкимова Гөлнара Шәрипҗан кызы әлеге бәйгедә 3 нче урынга лаек булды! Гөлнара Шәрипҗановнаның конкурска тәкъдим иткән хезмәте белән ТР мәгарифне үстерү институты сайты битендә танышырга була. Җиңүчеләр исемлеген моннан карый аласыз.


03.05.2011

28 апрель көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Г.Тукайның 125 еллыгы уңаеннан ТР Мәгариф һәм министрлыгы оештырган Бөтенроссия туган тел (татар теле) форумы үтте. Анда мәгълүмати-методик үзәкнең милли мәгариф буенча методисты Шәймәрдәнова Н.Ә. һәм Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Тимергалиева Э.В. һәм Шәңгәрәева З.Н., Мөслим лицееның 11 нче сыйныф укучысы Мирзаһитова Айгөл катнашты. Мастер-класс бәйгесендә “Үзенчәлекле эш ысулларыннан файдалана белү осталыгы өчен” номинациясендә җиңеп чыккан Зөлфирә Нәсыйховна ноутбук белән бүләкләнде, ә Айгөл кыйммәтле бүләк алу өчен серификатка ия булды. Хөрмәтле коллегаларыбыз һәм укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз, җиңүләре киләчәктә тагын да зуррак эшләргә илһамландырсын дигән теләктә калабыз.

форум турында тулырак

фоторепортаж

28.04.2011

Мәгълүмати-методик үзәкнең милли мәгариф буенча методисты Шәймәрдәнова Н.Ә. һәм Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, район методик берләшмә җитәкчесе Тимергалиева Э.В. 27 нче апрель көнне Габдулла Тукайның 125 еллык юбилеена багышланган “Сөй халыкны, сөй гомерне, сөй халыкның дөньясын” дип исемләнгән россиякүләм фәнни-гамәли конференция эшендә катнашты.


27.04.2011

26 апрель - сөекле Тукаебызның туган көне. Бу көнне Мөслим гимназиясендә Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган Шигырь бәйрәме зурлап билгеләп үтелде. Әлеге чарада муниципаль район башлыгы Р.Р.Хәбипов, язучы, Г.Тукай бүләге лауреаты Фоат Садриев, шагыйрь А.Алиш премиясе лауреаты Мәҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрә Лилия Садриева, ветеран укытучылар катнашты. Укучылар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар, әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Аеруча уңышлы чыгыш ясаучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Рус, мари һәм әрмән балаларының саф татарча Тукай шигырьләрен сөйләве барыбызны да сокландырды.

фоторепортаж

25.04.2011

2011 елның 21 февралендә (Халыкара туган тел көнендә) Җаваплылыгы чикләнгән “Белем.ру” җәмгыяте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Арча муниципаль районының Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе белән берлектә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән "Белем.ру" порталында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан россиякүләм презентацияләр бәйгесен игълан иткән иде. Әлеге конкурска Мөслим районыннан барлыгы 12 эш тәкъдим ителде. 23 нче апрель көнне җиңүчеләр Кушлавыч авылында бүләкләү тантанасында катнашты. Нәтиҗәләр куанычлы: бәйгенең “10-11 сыйныф укучылары, укытучылар һәм 1-2 курс студентлары арасында иң яхшы презентация” номинациясендә Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы III урынны яулады. Ул грамота һәм кыйммәтле бүләкләр, укучыларда Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяткан өчен рәхмәт хаты алып кайтты. Шул ук мәктәпнең 6а сыйныфы укучысы Җәлилова Равилә (җитәкчесе: Җәлилова Г.И.), 3б сыйныфыннан Җәлилова Зөлфия (җитәкчесе: Галимәрдәнова З.Д.), 9а сыйныфыннан Галимәрдәнова Эльвина (җитәкчесе: Сабитова Ч.Р.), педагог-оештыручы Мәүлиева Г.Ф., бәйгенең лауреаты исеменә лаек булдылар, аларга "Белем.ру" порталының сертификаты тапшырылды.

бүләкләү тантанасы турында тулырак

җиңүчеләр һәм лауреатлар исемлеге

бәйгедә җиңгән эшләр

фоторепортаж

22.04.2011

20 нче апрель көнне Азнакай шәһәрендә Габдулла Тукайның 125 еллык юбилее уңаеннан, укучылар арасында үткәрелгән I регионара Тукай укуларында безнен районның 5 мәктәбеннән 6 укучы һәм аларның укытучылары катнашты.

тулырак

20.04.2011

"Ватаным тарихында минем гаиләм эзе" конкурсы турында язган идек. Мәгариф һәм фән министрлыгы комиссиясенә гомуми җиңүче итеп, татар телендә язган Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Фәррахова Лилиянең (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Шәрип кызы Хәкимова), мари телендә язган Мари Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Абдулаева Алинәнең (җитәкчесе мари теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Виталиевна Нуриева) иҗади эшләре тәкъдим ителгән иде. Шатлыклы хәбәр җиткерәбез: Лилиянең "Әфган ярасы - йөрәк ярасы" исемле иншасы республика күләмендә 3 нче урынны алуга иреште, Алинә 1 нче урын яулады. Кызларны һәм аларга белем биргән мөгаллимәләрне, әти-әниләрен зур җиңүләре белән котлыйбыз, яңадан-яңа уңышлар телибез!


15.04.2011

Ел саен мәгълүмати-методик үзәк үзәк татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эш тәҗрибәсен яктырткан брошюралар чыгара. Быел да шундый 3 җыентык дөнья күрде. Мөслим лицееның югары категорияле укытучысы Ситдыйкова Чулпан Индус кызының югары категорияле методист Шәймәрданова Н.Ә. рецензиясе нигезендә басылып чыккан "Тәрбия процессында татар халык педагогикасын куллану программасы (9нчы сыйныф)", "Күңел байлыгы", "Текстка лингвистик анализ (татар теленнән электив курс программасы)" исемле методик ярдәмлекләр белән мәгълүмати-методик үзәктә танышырга мөмкин.


13.04.2011

Бүген районыбыз мәктәпләрендә укучылар татар теле буенча "Зирәк тиен" исемле бөтенроссия интеллектуаль уенында катнашты. Барлыгы 857 бала үз көчен сынап карады. Нәтиҗәләр уку елы ахырына билгеле булачак. Барыгызга да уңышлар, яңа җиңүләр телибез!


10.04.2011

21 март көнне Мәскәү шәһәрендә укыту эшендә яңа информацион технологияләр кулланучы укытучы проектларының Федераль бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Әлеге тантанада Әмәкәй урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Г.Ш. да катнашты. Әлеге чара турында тулырак мәгълүмат белән укытучының шәхси сайтында таныша аласыз.

тулырак

05.04.2011

Мәгълүмати-методик үзәк бинасында 2011 елда югары педагогик осталыкка һәм укытуда зур нәтиҗәләргә ирешкән укытучыларны акчалата бүләкләү Грантына дәгъва кылучы мөгаллимнәр өчен Җәмәгать тыңлаулары үтте. Әлеге чарада Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдикова Ч.И. һәм Әмәкәй урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты мөгаллиме Хәкимова Г.Ш. киң җәмәгатьчелеккә педагогик эшчәнлектә ирешкән уңышлары турында сөйләделәр. Грант өчен үтүче бәйгедә кызларыбызга уңышлар теләп калабыз!


02.04.2011

29-30 март көннәрендә Казан шәһәре Авиатөзелеш районында урнашкан 33 нче гимназиядә "Белем бирү эшчәнлегендә заманча мәгълүмати-коммуникацион технологияләр файдалану" исемле IX республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Конкурста барлыгы 200 дән артык эш катнашып, финал турында 50 эш өчен тәкъдим итү бәйгесе оештырылды. Барлыгы 7 номинациядә 1, 2, 3 нче урыннар билгеләнде, аларга призлар тапшырылды. Жюри һәм катнашучыларга аеруча ошаган үзенчәлекле эшләр өстәмә грамоталар белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләр арасында Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы да бар. Ул "Рус, татар, инглиз һәм Россия халыклары телләрен өйрәнү өчен иң яхшы укыту-методик эшкәртмә" номинациясендә 1 нче урынга лаек булды.

конкурс нәтиҗәләре турында тулырак

31.03.2011

Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Фәррахова Гүзәл (укытучысы - Шамсова Резида) Ислам порталы үткәргән "Минем мәчетем, минем мәхәлләм" конкурсында "Мәчеттә бабам рухы" исемле инша белән катнашып, 7-13 яшьлекләр арасында 1 нче урын яулады.

конкурс турында тулырак

укучының иҗади эше

13.03.2011

"Ватаным тарихында минем гаиләм эзе" районкүләм сочинениеләр конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды.

дәвамын укырга

12.03.2011

11 нче март көнне язучы, драматург, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фоат Садриевка 70 яшь тулды.

дәвамын укырга

02.03.2011

2010 елның 1 октябреннән 2011 елның 10 гыйнварына кадәр euro-ief.ru сайтында Укытучы проектларының федераль бәйгесе үтте. Әлеге конкурста барлыгы 1006 эш катнашып, "Туган тел" номинациясендә 37 проект көч сынашты. Безнең мөгаллимнәребез арасыннан бу конкурска Хәкимова Гөлнара һәм Җәлилова Гөлназ үз проектларын тәкъдим иттеләр. 1 мартта мәртәбәле жюри бәйгегә нәтиҗә ясады. Конкурста Хәкимова Гөлнараның "Якты йолдыз булып яна Әмәкәй күңелемдә" исемле проекты лауреат исеменә лаек булды. Җәлилова Гөлназның "Мөслим төбәге фольклоры" сайты бәйгенең Мактау грамотасына ия булды. Кызларыбызны чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз!


28.02.2011

28 февраль көнне балалар китапханәсендә лицейның 8а сыйныф укучылары катнашында шагыйрә Шәмсия Җиһангировага 60 яшь тулу уңаеннан «Якты моңнар иясе” дигән кичә узды.

дәвамын укырга

26.02.2011

25 нче февраль көнне Әлмәт шәһәрендә “Чор тенденцияләре югарылыгында Р.Фәхреддиннең иҗади мирасы” дигән темага республикакүләм фәнни-гамәли конференция булды. Конференцияне Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты оештырган иде.

дәвамын укырга

25.02.2011

24 февраль көнне Мөслим гимназиясендә "Ел укытучысы" бәйгесенең финал өлеше узды. Анда 8 мөгаллим катнашты. Бәйгенең җиңүчесе дип Симәк урта мәктәбенең тарих укытучысы Нәзилә Бәдертдинова танылды. 1 нче урынга - Салавыз Мухан мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галия Латыйпова, 2 нче урынга Мөслим лицееның музыка укытучысы Лилия Заянова лаек булды. 3 нче урынны Мөслим 2 нче урта мәктәбенең тарих укытучысы Рушания Әхмәдҗанова белән гимназиянең тарих укытучысы Илдар Юлдашев бүлештеләр. Калган финалистлар, шул исәптән Тойгелде урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтова Раушания дә, аерым номинацияләрдә җиңүче исемен алды. Чын күңелдән котлыйбыз!

фоторепортаж

20.02.2011

Республика олимпиадасыннан - җиңү белән!

дәвамын укырга

19.02.2011

Көрәш Федерациясе белән Язучылар берлеге үткәрелгән "көрәш" темасына бәйгедә лицеебызның татар теле һәм әдәбияты укытучысы, балалар шагыйре, Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе Мөҗаһит Әхмәтҗанов "Поэзия" номинациясендә 2нче урынга лаек булды. Аңа Яр Чаллы шәһәрендә каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган ярышны ачу тантанасында Диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Чын күңелдән котлыйбыз!


17.02.2011

15 нче февраль көнне Мөслим гимназиясендә “Учитель с современном пространстве” темасы астында районның мәктәп директорлары семинары үтте.

дәвамын укырга

16.02.2011

Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә М.Җәлилнең тууына 105 ел тулуга бвгышланган иртә үткәрелде. Иртәне - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Даутова Р.С., чыгышта файдаланылган презентацияне 9 нчы класс укучысы Шыгаепова А. әзерләде.
Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укытучылары һәм китапханәче җитәкчелегендә юбилярлар Муса Җәлил, Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби кичә үтте. Укучылар шагыйрьнең әсәрләре буенча тест эшләделәр, шигырьләрен яттан сөйләделәр.


16.02.2011

16 февраль көнне Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары район методик берләшмәсенең чираттагы утырышы булып үтте.

дәвамын укырга...

11.02.2011

Февраль башында район үзәге мәктәпләренең югары сыйныф укучылары өчен “Колос” кинотеатрына культпоход оештырылды. Укучыларга “Алтын мөнбәр” мөселман киносы фестивалендә җиңүче дип табылган “Бибинур” фильмы тәкъдим ителде. Әлеге фильм татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗевның “Өч аршин җир” һәм “Җомга көн кич белән” әсәрләренә нигезләнеп төшерелгән. Культпоход укучыларны татар кино сәнгате белән таныштыру һәм мәктәп программасына кертелгән әсәрләрне тирәнтенрәк үзләштерүгә дә ярдәм итү максатыннан оештырылды.


10.02.2011

Тат.Бүләр урта мәктәбе укучылары республикада һәм районда чыгучы басмалар белән даими элемтәдә тора. Күптән түгел, якташыбыз, "Көмеш кыңгырау" газетасы редакторы Факил Сафин, мәктәптә булып, укучыларга бүләкләр тапшырды. "Көмеш кыңгырау" газетасының шимбә санында 2-3 нче битләрдә Тат.Бүләр мәктәбе укучыларының шигырьләре урын алган (укытучылары - Гөлнур Хөрмәева, Җәмилә Сәхбетдинова).


09.02.2011

Күптән түгел мәктәптә якташ язучыбыз Фәтхулла Абдуллин белән очрашу үтте. Ул һәрберебезнең күңелендә якты эз калдырды.

дәвамын укырга...

28.01.2011

28 нче гыйнвар көнне мәгълүмати-методик үзәкнең актлар залында "Педагогик идеяләр фестивале - 2011" исемле район конкурсының йомгаклау этабы узды.

дәвамын укырга...

27.01.2011

24 нче гыйнвар көнне Мөслим гимназиясендә Хәсән Туфанның тууына 110 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция булып үтте.

дәвамын укырга...

21.01.2011

Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле укытучыларыбыз Җәләлова Нәҗибә Зөфәровна, Сәхбетдинова Гөлсинә Зәкаровна һәм китапханәче Хаҗиева Рәсинур Шәйхинуровна балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗановка багышланган әдәби кичә уздырдылар.


25.12.2010

Бүген “Мизгел” яшьләр үзәгендә Зөлфәт исемендәге яшь иҗатчылар клубының чираттагы утырышы булды.

дәвамын укырга...

22.12.2010

Бүген Мөслим районы Октябрь төп белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә утырышы үтте.

дәвамын укырга...

20.12.2010

"Мизгел" яшьләр үзәгендә Укытучы елын йомгаклау тантанасы булып узды. Анда татар теле һәм әдәбияты укытучылары да хөрмәтләнде.

дәвамын укырга...

18.12.2010

17 декабрь көнне Мөслим мәдәният йортында шагыйрь, Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе, Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Мөҗәһит Әхмәтҗановның юбилей кичәсе үтте.

дәвамын укырга...

16.12.2010

16 декабрь көнне Мөслим 2 нче урта мәктәбендә 5 а һәм 5б сыйныф укучылары өчен балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов иҗатына багышланган китапханә дәресе үткәрелде.

дәвамын укырга...

14.12.2010

Мөслим лицее актлар залында шагыйрь, Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе, Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Мөҗәһит Әхмәтҗановка 60 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

дәвамын укырга...

12.12.2010

“Татнет йолдызлары - 2010” Халыкара интернет-проектлар бәйгесендә инде алтынчы ел рәттән "Мәгариф һәм фән", "Наука и образование" номинацияләрендә "бил алышулар" бара. Быел әлеге номинацияләрдә барлыгы 29 интернет-проект катнашты.

дәвамын укырга...

11.12.2010

Алабуга дәүләт педагогия университетында “Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге” исемле республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте.

дәвамын укырга...

09.12.2010

Казан шәһәрендә Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать Академиясендә халык шагыйре Хәсән Туфанның тууына 110 еллыгына багышланган “Хәсән Туфан иҗаты һәм татар әдәбияты” дип исемләнгән фәнни-практик конференция узды.

дәвамын укырга...

05.12.2010

4 декабрь көнне Мөслим лицеенда “Яшь укытучылар көне” үткәрелде.

дәвамын укырга...

05.12.2010

“Татар теленнән яңа технологияләр кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе” бәйгесенең район этабы тәмамланды.

дәвамын укырга...

02.12.2010

22 ноябрь көнне, "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында "100 талантлы авыл баласы-2010" социаль акциясенең лауреатларын бүләкләү тантанасы уздырылды.

дәвамын укырга...

28.11.2010

Шигырь! Ул нәрсә? Дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел дибез, ә шигырь еллар, гасырлар белән исәпләшми яши бирә. Буыннардан буыннарга, илләрдән илләргә, куңелләрдән куңелләргә күчеп яши. Бер тәртип белән тезелгән сүзләр тезмәсенең илаһи көченә сокланмаслык мыни? Мәктәбебездә күптән түгел үткәрелгән якташыбыз, шагыйрь Харрас абый Әюпне искә алу кичәсеннән соң туган уйлар әнә шундый иде.

дәвамын укырга...

28.11.2010

Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Чулпан Индус кызы “Бердәнберем, газизем - әнием” темасына әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

дәвамын укырга...

27.11.2010

26 нчы ноябрь көнне Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Укыту-тәрбия процессында мониторинг" дигән темага мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары өчен районара семинар булып узды. Әлеге чарада күрше Сарман районыннан да кунаклар катнашты. Семинарда, башка предмет укытучылары белән беррәттән, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Даутова Г.М. һәм Җәлилова Г.И. ачык дәресләр күрсәтте.


25.11.2010

24 нче ноябрь көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә татар әдәбияты классигы, публицист, шагыйрь, язучы Мәҗит Гафуриның иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау максатыннан фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

дәвамын укырга...

15.11.2010

М.Әхмәтҗановка А.Алиш исемендәге премия тапшырылды.

дәвамын укырга...

01.11.2010

Күптән түгел шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗановның шәхси сайты эшли башлады.

дәвамын укырга...

27.10.2010

Латыйпова Алсу Гали кызы 26 октябрьдә Алабуга шәһәрендә “Укыту - тәрбия процессында заманча белем бирү технологияләрен куллану” исеме астында узган региональ семинарда катнашты.

дәвамын укырга...

27.10.2010

27 нче октябрь көнне Түбән Табын урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә җирле материаллардан файдалану. Якташ язучыларның әсәрләрен өйрәнү” дигән тема астында семинар узды.

дәвамын укырга...

16.10.2010

15 октябрь көнне Казан шәһәренең Мәскәү районында урнашкан Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясендә татар интернетының “белем җәүһәрләре”н бүләкләү тантанасы уздырылды.

дәвамын укырга...

15.10.2010

15 нче октябрь көнне район үзәк китапханәсендә Мөслим 2 нче урта гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары катнашында «Шигырьләрдә минем йөрәгем» исемле шигърият кичәсе үтте.

дәвамын укырга...

08.10.2010

Теләнче Тамак авылында туып үсеп, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрь Рубис Зарипов белән очрашу Югары Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары күңелендә озак сакланыр. Ул үзенең китап, дискларын гына тәкъдим итеп калмады, ә укучыларны халкыбызның йөзек кашы булган борынгы көй һәм җырлары белән дә таныштырды.


08.10.2010

Республикада һәм районда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 елллык юбилеена багышлап үткәреләчәк бәйрәм чараларының әзерлек эшләре башлап җибәрелде.

дәвамын укырга...

08.10.2010

Югары Табын төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәһимә Наил кызы Гыйльманова һәм мәгълүмати-методик үзәкнең милли мәгариф буенча методисты Шәймәрдәнова Нурания Әзһәм кызы Казан шәһәрендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары конференциясе эшендә катнаштылар.


26.09.2010

Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдикова Чулпан Индус кызы Казан шәһәрендә үткән “Генеалогия һәм гаилә культурасы” IV Бөтенроссия педагогик өйрәнү семинарында катнашты.

дәвамын укырга...



Сайт создан в системе uCoz