PR-CY.ru


Locations of visitors to this page




Бәйгедән бәйгегә


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


Хөрмәтле кунакларыбыз. Сайтыбыз материаллары урнашкан хостинг башка урынга күчерелү сәбәпле, http://muslum-tat.narod.ru/ адресы буенча урнашкан сайтны яңарту эше туктатылу турында хәбәр итәбез. Сезне яңа сайтыбызда көтеп калабыз.


ОЛИМПИАДАГА ӘЗЕРЛӘНҮЧЕГӘ

2011-2012 нче уку елында татар теле һәм әдәбиятыннан район олимпиадасы биремнәре: йөкләп алу


РАЙОНКҮЛӘМ ЧАРАЛАР


РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ БӘЙГЕЛӘР

"Мин туган телемдә сөйләшәм" исемле иҗади эшләр бәйгесе. Бәйге турында. Вакыты: 15 февральгә кадәр.

МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ ТУУЫНА 106 ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАНГАН РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ КОНФЕРЕНЦИЯ
Республикакүләм фәнни-гамәли конференция Сарман ягы төбәге әдипләренең иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау, 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан үткәрелә. Бәйге турында тулырак мәгълүмат

"Сабантуй" газетасы иҗади эшчәнлекне үстерү, тәҗрибә уртаклашу, матур, кызыклы эчтәлекле сценарийларны бергә туплау максатыннан чыгып, бәйрәм сценарийлары, скетчлар, пьесалар язу буенча «Бәйрәм» конкурсын үткәрә. Сценарийларга профессиональ әдипләр бәя бирәчәк, һәм иң яхшылары газета битләрендә урын алачак. Конкурска 2012 нче елның 1 нче маенда йомгак ясалачак. Җиңүчеләргә редакциянең истәлекле бүләкләре тапшырылачак. Кулъязмаларның күләме дүрт машинка битеннән артмаска тиеш. Язмаларыгызга 2012 елның I яртыеллыгы өчен «Сабантуй»га язылу квитанцияләрегезнең копиясен теркәргә дә онытмагыз. Адрес: Декабристлар урамы, 2 нче йорт. Телефон: (843) 292-36-92


РОССИЯКҮЛӘМ КОНКУРСЛАР



"Педагогик казанышлар - 2012" I бөтенроссия бәйгесе. Бәйге турында тулырак.




ХАЛЫКАРА БӘЙГЕЛӘР

"Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесе. Күптөрле номинацияләр.
нигезләмә рәсми сайт 27 гыйнвар - 15 сентябрь


"Татнет йолдызлары" интернет-проектлар бәйгесе.
нигезләмә рәсми сайт Апрель - август.

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе


ФӘННИ-ГАМӘЛИ КОНФЕРЕНЦИЯЛӘР

2012 елның 21 февралендә Казанда “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” темасына III республикакүләм фәнни-гамәли конференция булачак.
тулырак мәгълүмат















Сайт создан в системе uCoz