PR-CY.ru


Locations of visitors to this page




Китап киштәсенә

Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


Хөрмәтле кунакларыбыз. Сайтыбыз материаллары урнашкан хостинг башка урынга күчерелү сәбәпле, http://muslum-tat.narod.ru/ адресы буенча урнашкан сайтны яңарту эше туктатылу турында хәбәр итәбез. Сезне яңа сайтыбызда көтеп калабыз.


ДОКУМЕНТЛАР

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендə сөйлəшүче балалар өчен), Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы (К.С. Фəтхуллова, Ф.Х. Җəүһəрова), 2010.

Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11 сыйныфлар), Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы (Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева), 2011.

ТР Мәгариф һәм министрлыгы тарафыннан 2011-2012 нче уку елында кулланырга рөхсәт ителгән дәреслекләр һәм методик кулланмалар исемлеге.

Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.

Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.

МЕТОДИК ӘДӘБИЯТ

Федорова Э.Н., Гафиятуллина Н.М. Татар теле һәм әдәбиятыннан биремнәр һәм методик киңәшләр. - Казан: КДУ, 2005.


МАТБУГАТ-КҮЗӘТҮ

"Мәгариф" журналы

"Мәйдан" журналы

"ФӘН ҺӘМ МӘКТӘП": №12, 2010 ел.
* "Әнием, күз нурым" (Ә.Еникинең "Матурлык" хикәясенә анализ дәресе).
* "Табигатьнең җан авазы" (7 нче сыйныфның рус төркемендә бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе).
* Г.Исхакыйның "Кәҗүл читек" әсәренә анализ (7 нче сыйныф).
* "Харис Якуповның "Хөкем алдыннан" картинасы" (8 нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе).
* "Тарихын белмәгән халык - юк халык" (кичә-конференция).


ЯКТАШ ЯЗУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ

Октябрь, 2012 ел.
Якташыбыз, язучы Роза Хәбибуллинаның июнь аенда "Мәйдан" журналының 6 нчы санында "Йосылу" дигән хикәясе басылып чыккан иде. Хикәя мари кызы Йосылуның гыйбрәтле, маҗаралы язмышын һәм арабызда гомер итүче мари халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен, милли сыйфатларын бәян итә. 2012 елның октябрь аенда "Казан утлары" журналының 10 нчы санында авторның зур әсәре - "Мулла килене" дигән романы дөнья күрде. "Роман үзем яраткан авыл тормышы, авыл табигате һәм күңелгә якын авыл кешеләре турында. Вакыйгалар 1930 нчы еллардан алып безнең көннәргә кадәр вакытны үз эченә ала, геройлары безнең арада яши", - ди автор.

Декабрь, 2011 ел.
Баһаутдинов Ф.Н. Зифа Басыйрова. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011. Бу китап Татарстанның атказанган артисткасы Зифа Басыйрованың тормыш һәм иҗат юлын яктыртуга багышланган. Китап Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннеханов һәм китап авторы, якташыбыз Флүр Баһаутдиновның кереш сүзе белән ачыла. Әлеге басмада Зифа Басыйрованың бик күп фотолары, үзе язган шигырьләре, "Үз тормышымнан" исемле драмасы һәм берничә театрлаштырылган программасы, аның турында замандашларының истәлекләре урын алган.

Сентябрь, 2011 ел.
Галәм күзе: шигырьләр, балладалар, поэмалар.
"Идел-пресс" нәшриятында Факил Сафинның (Факил Әмәк) яңа китабы басылып чыкты. Ана, нигездә, соңгы елларда язылган шигъри әсәрләр тупланган. Шигырьләрнең сулышын милли гамь, рухи ныклык, акыл һәм хис бердәмлеге, көчле энергетика, фәлсәфи уйланулар, нечкә лиризм билгели. Талантлы каләм остасы тагын бер мәртәбә үзенең милли җанлы икәнлеген, халкыбызның тарихына, бүгенгесенә, киләчәгенә, шәхесләренә битараф булмавын раслый.

Август, 2011 ел.
Татарстан китап нәшриятында райондашыбыз Роза Хәбибуллинаның "Миләш елы" исемле өр-яңа китабы дөнья күрде. Бизәлеше белән дә, эчтәлеге белән дә сыйфатлы итеп эшләнгән әлеге китапка авторның яшәешебезнең актуаль мәсьәләләрен яктырткан "Калморза", "Чишмә башы", "Миләш елы", "Яшьлегем серләре" дигән повестьлары урын алган.

Февраль, 2011 ел.
Якташыбыз Мәүлидә Арсланованың икенче китабы дөнья күрде. "Бәхетле мизгел" исемле җыентыкка 64 шигырь тупланган. Китап 100 данәдә Матбугат үзәге типографиясендә басылды. Авторның "Яшәү яме" дип аталган беренче китабы да Матбугат үзәгендә нәшер ителгән иде. Мәүлидә ханым өченче китабын әзерләүгә керешкән.

Февраль, 2011 ел.
Якташыбыз, Коммуна авылында туып үсеп, бүгенге көндә Яр Чаллыда яшәүче Дөлфәт Хәрбинең өченче китабы дөнья күрде. "Уфалла арбасы" дип исемләнгән әлеге җыентыкка якташыбызның утыздан артык җыры тупланган. Әлеге җырларның күбесе туган ягыбыз Мөслимгә, аның гүзәл табигатенә багышланган.

Гыйнвар, 2011 ел.
Күптән түгел райондашыбыз, Түбән Табын авылында яшәп иҗат итүче Гөлсылу Газизованың китабы дөнья күрде. "Яшьлек язым" дип исемләнгән китапка Гөлсылу ханымның сөю-сәгадәткә, яшәешебезгә кагылышлы шигырьләре тупланган.

Декабрь, 2010 ел.
Шушы көннәрдә ТР Язучылар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган укытучысы, А.Алиш исемендәге премия лауреаты Мөҗәһит Әхмәтҗановның балалар өчен шигырьләре тупланган өр-яңа китабы дөнья күрде. "Батыр буласы килә" исемле бу китапны укып, кызыклы вакыйгаларны, күренешләрне үз эченә алган шигырьләр аша укучы серле табигать дөньясы, ел фасыллары белән таныша. Шул рәвешле тирә-юньне танып белергә өйрәнә. Китап мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен тәкъдим ителә.


ЯҢА КИТАПЛАР

Татарстан китап нәшриятының яңартылган прайс-бите

Татарстан китап нәшриятында басылган әдәби, фәнни-белешмә әдәбият исемлеге

"ХӘТЕР" нәшриятында басылган китаплар исемлеге

Татар электрон китапханәсе

Мирас китапханәсе

Таткнигафонд

adiplar.narod.ru

Шигърият.ру



Мөҗәһит Әхмәтҗанов сайты









Матбугат.ру






























































Сайт создан в системе uCoz