PR-CY.ru


Locations of visitors to this page




Яңалыклар

Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында узган һәм алар үткәргән чаралар турында иң соңгы мәгълүматлар, мәктәпләрдән хәбәрләр, фото һәм видеорепортажлар.


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


Хөрмәтле кунакларыбыз. Сайтыбыз материаллары урнашкан хостинг башка урынга күчерелү сәбәпле, http://muslum-tat.narod.ru/ адресы буенча урнашкан сайтны яңарту эше туктатылу турында хәбәр итәбез. Сезне яңа сайтыбызда көтеп калабыз.


  1 2 бит

9.10.2012

Шәймәрдәнова Н.Ә. хәбәр итә: " 9 нчы ноябрь көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы нигезләмәсе нигезендә, Чистай шәһәренең 2 нче гимназиясендә Кояш Тимбикова исемендәге II республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары узды. Әлеге укуларда республика мәгариф учреждениләрендә укучы 7-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар 20 нче октябрьгә кадәр үзләренең фәнни эшләрен сайлау турына җибәрделәр һәм II турга үтүчеләр үз эшләрен яклау ярышына бардылар. Безнең районнан 3 укучы чакыру алды. Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Мәрдәншина Алинә (укытучысы Ләйсән Яхина), Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Хамматуллина Раилә (укытучысы Гөлчәчәк Даутова) Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының җиңүче дигән Мактау грамотасына лаек булдылар. Рус Шуган урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Кривошеева Маргарита (укытучысы Гүзәлия Кудряшова) катнашучы сертификаты алды. Кызларга һәм аларны әзерләгән укытучыларына алда да зур җиңүләр һәм уңышлар телибез".


31.10.2012

Ситдыйкова Ч.И хәбәр итә: "31 нче октябрь көнне Мөслим лицеенда Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Педагогик осталык” дигән темага методик берләшмә семинары үтте. Әлеге чарага лаеклы ялдагы хезмәт ветераннары кунак итеп чакырылды. Семинарның практик өлеше “Йолдызлар яңгыры” дип аталды. Мөслим лицее йолдызлары чыгышы (Латыйпова А.Г., Шәймәрданова Л.Я.), “Куркуын җиңгән куян” постановкасы белән өстәмә белем бирү түгәрәге әгъзалары чыгышы (җитәкчесе Иванова С.А.), “Мәктәп һәм гаилә бердәмлеге” (Ситдыйкова Э.Д.), “Фән уңышлары” (Ситдыйкова Ч.И., Латыйпова А.Г.) чыгышлары тыңланды. Практик өлешне Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.Г. Латыйпова алып барды. Теоретик өлеш “Педагогик осталык” дип аталды. “Массакүләм мәгълүмат чаралары аша туган телгә игътибар юнәлтү”(Г.В.Мөхәммәтгәрәева – Т.Табын урта мәктәбе), “Кулларыннан гөлләр тама...” (Р.Н.Низамова – Мөслим лицее), “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуда өстәмә чыганаклардан даими файдалану" (Ф.Ш.Йосыпова – Мөслим лицее), “Хезмәтем җимешләре”,(М.М.Мирзаянова – Тат.Бүләр урта мәктәбе), “Шундый матур кешеләр бар арабызда...”(М.З.Әхмәтҗанов – Мөслим лицее),“Китаплар дөньясы” ( В.Хәйдәрова – С.Мухан төп мәктәбе), “Сыйныф җитәкчесе нинди булырга тиеш?”( С.З.Зәйнуллина – Мөслим лицее ), “Дин һәм әхлак тәрбиясе” (Т.Низамова - Вәрәшбаш төп мәктәбе) “Әдәбият һәм сәнгать бердәмлеге” (М.Г.Шәйхетдинова – Шуганка төп мәктәбе) темасына лаеклы ялдагы хезмәт ветераннары эш тәҗрибәсеннән берсеннән-берсе кызыклырак чыгышлар ясадылар, хатирә-истәлекләре белән уртаклаштылар. “Педагогик осталык” өлешен мәгариф бүлеге “Мәгълүмати-методик үзәк” методисты Н.А.Шәймәрдәнова алып барды".


21.10.2012

Ситдыйкова Ч.И хәбәр итә: "19-20 нче октябрь көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада үтте. Башкалабызга әлеге бәйгенең финалына узган мәктәп укучылары, студентлар җыелды. Олимпиаданың беренче этабында интернет челтәрендә теркәлү узган укучылар татар теле һәм әдәбиятына кагылышлы биремнәр чишеп, үзара көч сынашты. Анда 1500 дән артык укучы, студентлар катнашкан. Россиянең төрле төбәкләреннән, Төркия, Финляндия, Украина, Кытай, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан кебек чит илләрдән дә вәкилләр бар иде. Нәтиҗәдә, 9 чит илдән һәм Россиянең 14 төбәгеннән 100 кеше Казанга - олимпиаданың чираттагы этабына чакырылды. Укучылар, студентлар татар теле һәм әдәбияты турындагы белемнәрен язмача һәм телдән күрсәттеләр, үзләрен сәнгать өлкәсендә дә сынап карадылар: татарча шигырьләр сөйләделәр, җыр-биюләр башкардылар, татар телендә үз туган җирләре турында презентация дә тәкъдим иттеләр. Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиаданың ябылу тантанасы 21 октябрь көнне Халыклар Дуслыгы йортында уздырылды. Җиңүчеләргә исә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Укучым, Мөслим лицееның 11 а сыйныфында белем алучы Хөрмәтуллина Йолдыз татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада 3 нче урынны яулады".


16.10.2012

Шәймәрдәнова Н.Ә. хәбәр итә: "Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы “Белем.ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы белән берлектә туган телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү, интернет-технологияләр ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятын саклау һәм үстерү, прогрессив белемле укытучылар, укучылар һәм гаиләләрне барлау максатында, “Белем җәүһәрләре” дип исемләнгән III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесен үткәрде. Конкурска барлыгы 49 интернет-проект тәкъдим ителде. Районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә сайты әлеге конкурста II урын алды һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды".


 1 2 бит

Очраклы фото


Интернет буйлап






 



Сайт создан в системе uCoz