PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Яңалыклар архивы

2009-2010 нчы уку елы


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


2009-2010 нчы уку елы вакыйгалары кыскача

Ташлыяр, Олы Чакмак, Әмәкәй мәктәпләрендә А.З.Рәхимовның үстерешле укыту технологиясе, Рус Шуган урта мәктәбендә татар телен концентрлаштырып укыту буенча эксперимент эше дәвам итә. Шул ук мәктәптә Р.Нигъмәтуллина дәреслеге белән укыту практикага кертелде.


19 нчы октябрь көнне Тат.Шуран урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Шәхескә юнәлдерелгән технологияләр аша, көндәшлеккә сәләтле шәхес формалаштыру” дигән тема астында үткәрелгән семинарга җыелдылар. Семинар барышында мәктәпнең татар теле һәм әдбияты укытучылары Венера Шаева 6 нчы сыйныфта “Сыйфат” темасын кабатлау дәресе, Ләйсән Вильданова Вәсилә Хәйдәрованың “Рәхмәт, Тәңрем” китабы буенча китап укучылар конференциясе үткәрде. Конференциядә, кунак булып, автор-язучы үзе дә катнашты һәм хис-тойгылары белән уртаклашты. Шулай ук “Сөйлим авылым турында” дип исемләнгән бәйрәм кичәсендә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт драма театры директоры - Тат.Шуран авылы егете Роберт Шәймәрданов та катнашты. Районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинарның теоретик өлешендә календарь- тематик һәм дәрес планнарына булган бердәм таләпләр, еллык эш бүленеше, алда узачак олимпиадалар турында сөйләшүләр булды.


16 нчы декабрь көнне Тойгелде урта мәктәбе базасында район методик берләшмәсенең “Традицион булмаган дәрес формалары аша укучыларның иҗади мөмкинлекләрен активлаштыру” дигән темага семинары үзды. Семинар барышында укытучылар 11 нче сыйныфта якташ язучыбыз Илүсә Нәбиуллинаның “Миләш тәме” әсәре буенча әзерләнгән “Бәхетле булу өчен, күп кирәкме кешегә” дип исемләнгән класстан тыш уку дәресе, “Туган авылым тарихы” дигән бәйрәм кичәсе карадылар. Кичәгә, кунак булып, авылның билгеле шәхесләре, шул исәптән, Тойгелде урта мәктәбен тәмамлап, бүгенге көндә Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә эшләүче Рөстәм Гыйльфанов та кайткан иде. Рөстәм үзе укыган мәктәбенә Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе турындагы китаплар, җыр дисклары бүләк итте. Укытучылар семинар барышында Тойгелде авылы тарихын яктырткан мәктәп музее белән таныштылар. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән нигезләмәләр белән таныштылар, гомумән, татар теле һәм әдәбиятын укытуда бүгенге көндә булган яңалыклар белән таныштылар.


16 нчы апрель көнне районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Баланны төп мәктәбендә “Дәресләрдә милли төбәк компоненты куллану аша укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү” дигән семинар үткәрделәр. Мәктәпнең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Якупова 8 нче сыйныфта Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” әсәре буенча укучыларның эзләнелгән фәнни проект эшләрен тәкъдим итте. Шулай ук, укытучылар елы уңаеннан әзерләнгән “Рәхмәтемнең иң олысы сиңа булсын, укытучым!” дигән бәйрәм кичәсе каралды. Семинарның теоретик өлешендә фикер алышу барышында район укытучылары коллегаларына үзләренең фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерделәр, тәҗрибә уртаклаштылар. 2009/2010 нчы уку елына татар теле һәм әдәбиятыннан урта (тулы) мәктәп курсы имтиханнары өчен сочинение комплектларын карап чыктылар.


17 нче февраль көнне районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен сәнгать-эстетик цикл предметлары белән интегральләштерү аша укучыларның танып-белү активлыгын үстерү” дигән темага семинар үткәрделәр. Семинар барышында укытучылар әдәбияттан 5 нче сыйныфта “Мөҗәһит Әхмәтҗанов – мөгаллим, шагыйрь” дигән сөйләм үстерү дәресе, 7 нче сыйныфта татар теленнән “Кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре” дигән дәресләр, туган тел көненә багышланган “Туган теле – иркә гөлем” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе карадылар. Укытучылар семинар барышында Мәлләтамак авылында туып-үскән, бүгенге көндә тел һәм әдәбият өлкәсендә эшләүче билгеле шәхесләр белән таныштылар. Шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән нигезләмәләр, татар теле һәм әдәбиятын укытуда бүгенге көндә булган яңалыклар белән таныштылар.


Мөслим лицеенда Нәкый Исәнбәтнең тууына 110 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция оештырылды. Район мәктәпләрендә “Каюм Насыйри һәм балалар әдәбияты” дигән китап укучылар конференциясе үтте. Үткәрелгән семинарларда 7 укытучы ачык дәрес, 2 укытучы мастер-класс күрсәтте, 4 ачык чара каралды, 20 укытучы үз тәҗрибәсе буенча чыгышлар ясады.


8 нче декабрь көнне районның татар теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныф укытучылары “Әдәби уку һәм татар әдәбияты дәресләрен А.Яхин методикасы белән укыту” дигән семинар үткәрделәр. Семинар барышында әдәбият галиме Альберт Яхин үзе һәм Чаллы шәһәренең өзлексез белем бирү институты методисты Ф.С.Кәримова катнашты. Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлназ Мирзасалихова 4 нче сыйныфта А.Пушкинның “Балык һәм балыкчы” әкияте буенча һәм Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Ситдикова 6 нчы сыйныфта “Г.Сабитовның “Тәүге соклану” әсәрендә хис” темасы буенча ачык дәресләр үткәрделәр. Семинарның теоритик өлешендә район укытучыларын А.Яхин үзенең укыту методикасы һәм программа таләпләре белән таныштырды. Г.Тукай, Һ.Такташ әсәрләренә һәм каралган ачык дәресләр буенча тулы анализ ясады, укытучыларның кызыксындырган сорауларына җаваплар бирде. Шулай ук Ф.Сәлимова үзенең методик киңәшләрен һәм тәкъдимнәрен бирде. Фоторепортаж


17 нче март көнне районның Мөслим №2 урта, Октябрь төп гомуми белем бирү мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлназ Гайнетдинова, Фира Латыйпова, Мөслим лицееның һәм Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучылары Светлана Җәләева, Айдар Шәйгарданов Актаныш районының 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Тел, әдәбият, тарих дәресләрендә милли төбәк компонентын куллану” дигән исем астында узган төбәкара семинарда катнаштылар. Укытучылар татар теленнән, татар әдәбиятыннан һәм тарих фәннәреннән әзерләнгән ачык дәресләр, мастер-класслар, Актаныш авылының төзелүенә 300, район төзелүгә 80 еллык юиблейларына багышланган “Актанышым – ак илем” дигән зирәк шоу карадылар. Семинарның түгәрәк өстәл артында фикер алышу барышында район укытучылары коллегаларына үзләренең фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерделәр, тәҗрибә уртаклаштылар.


Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Әлмәт шәһәре оештырган Сәгыйть Рәмиевнең тууына 150 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә Р.Гыймаева (Михайловка УМ) катнашты һәм чыгыш ясады.


Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты оештырган “Гомуми һәм һөнәри уку йортларында татар теле укытуны камилләштерү” дигән фәнни-практик конференция-форумда Мөслим гимназиясеннән, Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән (Э.Тимергалиева, Р.Гыймаева) укытучылар катнашты.


“Ел укытучысы – 2010” район конкурсында 2 татар теле һәм әдәбияты укытучысы (Якупова Э.Р. – Күбәк УМ, Әбүбакирова А.Р. – Үрәзмәт УМ) катнашты.


“Иң яхшы директор урынбасары – 2010” район конкурсында 1 татар теле һәм әдәбияты укытучысы (Латыйпова Л.Т. – Баек УМ) катнашты.


“Минем яраткан укытучым” дигән районкүләм иҗади эшләр бәйгесе игълан ителде, конкурсның нигезләмәсе барлык мәктәпләргә дә таратылды һәм 52 укучының язмалары конкурс комиссиясе тарафыннан тикшерелде. Район туры җиңүчесе Тат.Шуран гомуми урта белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Рүзилә Хәмбәлованың язмасы (укытучысы А.Мәрдәнова) республика турына тәкъдим ителде.


Казан шәһәрендә Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган Фатих Әмирханның мирасын өйрәнү буенча IV республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә М.Бүләр гомуми урта белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Алинә Мусина катнашты һәм катнашучы дипломы белән бүләкләнде (укытучысы З.Шәйхуллина).


Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Мәгариф” журналы редакциясе һәм Бөек Ватан сугышы мемориаль музее белән берлектә үткәрелгән “Бөек Җиңү кайтавазы” дигән республикакүләм конкурста Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Ситдикова җиңүче булды. Шулай ук “Бөек Җиңү даны сүрелмәс” дигән республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Шул ук язмасы “Мәгариф” журналының 4 нче санында басылып чыкты.


Район мәгариф бүлеге һәм мәгълүмати-методик үзәк белән берлектә, укучыларны Бөек Ватан сугышы елларында үз төбәкләренең тарихын өйрәнүгә мәхәббәт тәрбияләү, яу кырында һәлак булган ватандашларының исемнәрен мәңгеләштерү, укучыларга гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү, сәләтле укучыларны барлау, аларның иҗади сәләтләрен ачу, районыбызда күпкырлы сәләтле, зыялы балаларны үстерүгә шартлар булдыру максатында районкүләм сочинениеләр конкурсы үткәрелгән иде. Мәгариф һәм фән министрлыгы комиссиясенә гомуми җиңүче итеп, татар телендә язган Мөслим гомуми урта белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Хәйдәрова Алина Шамил кызының (җитәкчесе татар теле әдәбияты укытучысы Зөлфирә Нәсих кызы Шәнгәрәева), рус телендә язган Михайловка гомуми урта белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Герасимов Артем Михаил улының (җитәкчесе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зенфира Салихҗан кызы Хафизова), мари телендә язган Мари Бүләр гомуми урта белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Камаева Ирина Владимир кызының (җитәкчесе мари теле һәм әдәбияты укытучысы Әнисә Альберт кызы Изибаева) иҗади эшләре тәкъдим ителде. Мәгариф һәм фән министрлыгы комиссиясенә карары нигезендә, Мөслим гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Алинә Хәйдәрова республикада II, М.Бүләр гомуми урта белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Ирина Камаева IV урыннар яуладылар.


Татарстан Республикасы язучылар Союзы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты оештырган “Илһамлы каләм” әдәби конкурсында Мөслим №2 гомуми урта белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Нәфисә Атаджанова (укытучысы Г.Җәлилова) II урын яулады.


Мөслим №2 гомуми урта белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Нәфисә Атаджанова, Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган VIII “Рождественские чтения” республика конкурсында татар теле һәм әдәбиятыннан җиңеп, II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.


“Беренче адымнар” Бөтенроссия конкурсында Мөслим лицееның 9 нчы сыйныф укучысы Алмаз Ногуманов, “Вакыт уза, хәтер кала” дигән иҗади эше белен җиңеп, I Дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (укытучысы Ч.Ситдикова).


Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан Республика балалар китапханәсе тарафыннан оештылылган “Сугыш турында миңа китап сөйләде” республикакүләм конкурста Мөслим лицееның 6 нчы сыйныф укучысы Алинә Газетдинова иҗади язмасы белән җиңүче Дипломына ия булды (укытучысы Ч.Ситдикова).


Бөтенроссия “Завуч.инфо” газетасы оештырган “Мастерская учителя” педагогик конкурсында Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Җәлилова катнашты һәм иҗади эше басылып чыкты.


Г.Җәлилова, “Татнет йолдызлары” халыкара интернет-проектлар конкурсының “Мәгариф һәм фән” номинациясендә җиңеп, II урын алды.


Мәгариф һәм фән министрлыгы Укытучылар елы кысаларында иҗади эшләүче укытучыларның хезмәтләрен бәяләү, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, алдынгы тәҗрибәне барлау һәм республикакүләм тарату максатында оештырылган “Мастер-класс” республикакүләм бәйгедә Мөслим гимназиясеннән Эльмира Тимергалиева катнашты.


Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан дәүләт университеты, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм Г.Тукай исемендәге әдәби музей оештырган Тукай укуларында Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ч.Ситдикова катнашты һәм чыгыш ясады.


Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган күренекле татар мәгърифәтчесе, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнү максатында “Ризаэддин Фәхреддин – мөгаллим һәм тәрбияче” темасына үткәрелгән VII республикакүләм педагогик укуларда О.Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Инзилә Әюпова катнашты.


6 нчы февраль көнне Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты Ризаэддин Фәхреддин исемендәге төбәк педагогик укулары оештырды. Педагогик укуларның максаты, галимнең мирасын дөрес аңлап, мәктәпкәчә учреждениеләрдән алып барлык төр уку йортларында нәтиҗәле файдалану, “Укытучы елы”нда әлеге хезмәтнең дәрәҗәсен югары күтәрү иде. Педагогик укуларда мәгариф һәм фән министрлыгыннан кунаклар, республикабызның тел һәм әдәбият галимнәре, республиканың мәгариф учреждениеләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм бик күп санлы кунаклар катнашты. Әлеге укуларда районыбызның Тойгелде урта гомуми белем бирү мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раушания Фатыйх кызы Дәүләтова һәм тарих укытучысы Илгизә Фоат кызы Габделхакова катнашты. Алар “Р.Фәхреддин хезмәтләрендә сәламәт яшәү рәвеше”, “Р.Фәхреддин мирасын гуманитар фәннәрне укытуда файдалану” дигән темаларга чыгыш ясадылар. Укытучыларның чыгышлары педагогик укулар алдыннан бастырылып чыккан җыентыкка да кертелгән.


Мәгариф һәм фән министрлыгының планы нигезендә, 2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру, сыйфатлы белем белән тәэмин итүдә татар теле һәм әдәбияты кабинетларының эшчәнлеген активлаштыру максатында “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты кабинеты” исемле республикакүләм конкурста Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты кабинеты катнашты һәм диплом белән бүләкләнде.


Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган тел галиме, фольклорчы һәм педагог Хуҗа Бәдигыйнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган I республикакүләм фәнни-тикшеренү укуларында Мөслим №2 урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Чулпан Гайнетдинова, 11 нче сыйныф укучысы Нәфисә Атаджанова (укытучылары Г.Гайнетдинова, Г.Җәлилова) катнаштылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.


“Белем.ру” Бөтендөнья татар телендә белем бирүче укытучылар порталы ”Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган презентацияләр” бәйгесендә “Каләмне корал итеп...” исемле презентациясе белән Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Җәлилова I урын яулады.


К.Насыйри исемендәге VIII регионара фәнни-тикшеренү укуларында сигезенче ел рәттән укучыларыбыз катнаша. Мөслим №2 урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Миләүшә Даутова, Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7,10 нчы сыйныф укучылары Гөлүсә Шәймәрданова, Рамис Газтдинов, О.Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Индира Нагыймова (укытучылары Г.Даутова, Г.Хәкимова, М.Нәгыймова) катнашучы дипломнарына лаек булдылар.


Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган республикакүләм “Зирәк тиен” дигән регионара конкурс-уенында да барлыгы 237 укучы катнашты. Нәтиҗәдә республика күләмендә Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Биктимеров Руслан, Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Фәхртдинова Айсылу, 3 нче сыйныф укучысы Шыгаепова Алия, 5 нче сыйныф укучысы Шәмсиев Рамил җиңү яуладылар.


26 нчы апрель көнне Мөслим гимназиясендә районның барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары, шигырь яратучы балалар, яшь каләм тибрәтүчеләр катнашында Габдулла Тукайның тууына 124 еллыгына багышланган шигырь бәйрәме һәм шагыйрьнең тормышын, иҗатын тирән белеүче укучылар командасыннан торган “Тамчы-шоу” уеннары узды. Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рушат Җәүдәт улы Солтанов, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Әхсән кызы Закирова, “Зөлфәт” клубы җитәкчесе, шагыйрә Лилия Садриева, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрь Әхмәт Дусайлы, ветеран укытучылар, язучы Роза Хәбибуллина һәм Роза Низамова катнаштылар, укучыларга бәйрәм уңаеннан үзләренең котлауларын, теләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм барышында Габдулла Тукайның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, шагыйрьнең шигырьләре сәнгатьле сөйләнелде. Шулай ук, ел дәвамында районкүләм үткәрелгән төрле бәйгеләрдә җиңүче укучыларга район мәгариф бүлегенең һәм мәгълүмати-методик үзәкнең Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырылды. Кичә бөек шагыйребезнең “Туган тел” шигырен күмәк җырлау белән тәмамланды. Фоторепортаж


9 укытучының эш тәҗрибәсе республика газета – журналларында (“Мәгариф” - 1, “Ачык дәрес” – 3, “Фән һәм мәктәп” – 1, “Сабантуй” - 1, “Мәдәни җомга” - 1, “Ватаным Татарстан” – 1, “Татарстан укытучысы” - 2), 13 укытучының язмалары “Авыл утлары” район газетасында яктыртылды.


Республика олимпиадасында рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучылары арасында татар теленнән ике 3 нче урын һәм команда да 2 нче урын (укытучы Л.Хәсәнова); рус мәктәбендә татар төркеме укучылары өчен татар теленнән 2 нче, татар әдәбиятыннан ике 3 нче урыннар, команда 3 нче урын (укытучылары Г.Гайнетдинова, А.Латыйпова); татар мәктәпләре укучылары өчен татар теленнән 2 нче урын, татар әдәбиятыннан шулай ук 2 нче урын яуланды (укытучылары Ә.Шакирова, Р.Шамсова). Мари теле һәм әдәбиятыннан – 1, 2, 3 нче урыннар (укытучы Ә.Изибаева). Барлыгы: призлы 10 урын.


Беренче ярты еллык буенча районның барлык мәктәпләрендә дә 5-11 нче сыйныфка кадәр мәгълүмати-методик үзәк тәкъдим иткән текстлар белән контроль язма эшләр алынды. Нәтиҗәләр: 90% өлгереш, 65% сыйфат өлгереше.


7 укытучы аттестация үтте. Шуларның 2 се - югары, 4 се - беренче, 1 се икенче категориягә лаек булды. Бер укытучы - югары, бер укытучы беренче квалификацион категориягә беренче тапкыр аттестацияләнде. 2 укытучы (Г.М.Кудряшова, Г.С.Кузнецова – Р.Шуган УМ) татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча яңа дипломнар алды. РФ президенты Грантына Мөслим №2 мәктәбеннән Г.Җәлилова кандидатурасы тәкъдим ителде һәм комиссиягә эшләре җибәрелде. Нәтиҗә: Татарстан Республикасы президентының 50 мең сумлык грантына лаек булды.









Сайт создан в системе uCoz