PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Берләшмә эшчәнлеге

Район методик берләшмәсенең методик темасы, эш юнәлешләре, бурычлары, методик эшне оештыру формалары, эш төркемнәре турында мәгълүматлар.


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


Хөрмәтле кунакларыбыз. Сайтыбыз материаллары урнашкан хостинг башка урынга күчерелү сәбәпле, http://muslum-tat.narod.ru/ адресы буенча урнашкан сайтны яңарту эше туктатылу турында хәбәр итәбез. Сезне яңа сайтыбызда көтеп калабыз.


ТӨП ТЕМА

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда милли-төбәк материалларын һәм халык педагогикасын куллану.


БУРЫЧЛАР

Информацион-аналитик функцияләр:
- милли мәгариф һәм тәрбия буенча юнәлеш бирү;
- укыту программаларының үтәлешенә һәм аларның дәүләт стандартларына туры килүенә ирешү;
- сыйныфтан тыш үткәрелгән чараларның сыйфатын үстерү;
- методик эшне диагностик нигездә оештыру;
- укыту планнары һәм программалары нигезендә фәнни укытуга иҗади якын килү;
- авторлык программалары эшләү һәм Мәгариф һәм Фән министрлыгы , Мәгарифне үстерү институты оештырган конкурсларда катнашу;
- алдынгы тәҗрибәне республика, җирле матбугат, радио, телевидение аша тарату.

Информацион-методик функцияләр:
– милли төбәк компонентын кулланып, иҗади якын килеп укыту процессын тагын да камилләштерү;
- Фән һәм Мәгариф министрлыгы оештырган татар теле һәм чит телләрне концентрлаштырып укыту экспериментында катнашу;
- укытучыларның фәнни-практик конференцияләрдә, семинарларда, педагогик укуларда, профессиональ мөмкинлекләрен күрсәтә торган конкурсларда катнашуын тәэмин итәргә, ярдәм күрсәтү;
- укытучыларның белем һәм методик осталыкларын үстерү, квалификацион категорияләрен күтәрү эшенә юнәлеш бирү.


ЭШ ТӨРКЕМНӘРЕ

“Эзләнүче” эксперименталь төркеме.
Профильле классларда укытучылар, авторлык программасы белән эшләүче укытучылар, яңа педагогик технологияләр белән эшләүче укытучылар, гамәли програмага үзгәреш кертеп, иҗади эшләүче укытучылар.

“Остаханә” алдынгы тәҗрибә төркеме.
Алдынгы педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү, яңа идеяләрне тарату, квалификацион категорияләрен күтәрүче укытучыларга ярдәм итү белән шөгыльләнә.

“Яшь укытучы мәктәбе”.
Яңа эшли башлаган укытучыларга авырыксыну тудырган өлкәне ачыклау, аларның һөнәри осталыгын үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне оештыру максатын күздә тота.

 

ТӨП ЮНӘЛЕШЛӘР

Педагогларның фән өлкәсендә белемнәрен күтәрү.
Педагогика, психология буенча белемнәрне күтәрү.
Методика буенча белемнәрне күтәрү.
Педагогларның һөнәри осталыкларын үстерү.
Педагогларның аралашу культурасын үстерү.
Педагогик коллективта (командада) эшләргә өйрәтү.
Педагогик этика, корпоратив фикер йөртү һәм гамәл кылу кагыйдәсен үзләштерү.
Сөйләм теленең фәнни стилен үзләштерү.
Фәнни-тикшеренү методикасын үзләштерү, фәнни- методик эш белән шөгыльләндерү.
Шәхси педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү һәм тарату.
Укыту-тәрбия процессында таләп ителгән документлар төзүдә юнәлеш бирү.
Яшь белгечләр өчен консультацияләр үткәрү.
Укытуга инновацион технологияләрне кертүгә юнәлеш бирү.
БРИга әзерлек эшенә юнәлеш бирү.
Педагогик мониторинг төзү эшенә юнәлеш бирү.


МЕТОДИК ЭШНЕ ОЕШТЫРУ ФОРМАЛАРЫ

- ачык дәресләр
- ачык тәрбия чаралары
- фәнни-методик семинарлар
- фәнни-гамәли конференцияләр
- педагогик укулар
- педагогларның август киңәшмәсе (секция утырышы)
- эшлекле уеннар
- проектлар эшләү
- фән атналыклары
- методик киңәшмәләр
- фәнни-методик проблемаларга лекцияләр
- педагогик практикумнар
- мастер-класслар
- түгәрәк өстәл
- экспресс-консультация
- практикум
- конкурс, бәйгеләр, фестивальләр
- төрле редакция хезмәткәрләре белән очрашулар
- язучылар белән очрашу, китап тәкъдир итү кичәләре
- яшь каләм тибрәтүчеләр форумы
- алдынгы тәҗрибәне район һәм республика матбугаты аша тарату
- күргәзмәләр



Сайт создан в системе uCoz