PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Яңалыклар архивы

2011-2012 нче уку елы


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


2011-2012 нче уку елы вакыйгалары

24.08.2012

Һәр чорда да татар теле һәм әдәбияты укытучысы алдында укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү бурычы торды. “Яңа мәктәп” илкүләм проекты кысаларында укытучы алдына шәхси фикере, идеяләре булган, фантазияле, иҗади сәләтле, эшлекле укучылар әзерләү максаты куела. Икенче буын Федераль белем бирү стандартлары буенча да белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Әлеге стандартлар буенча, дәресләрнең структурасы тамырдан үзгәрәчәк. Фән ияләре укучыларга әзер белем бирү белән шөгыльләнмичә, белемне укучыларның үзләреннән таптырту алымнарын күздә тотып эшләргә, белемнәрне тормышта куллана белергә өйрәтергә тиешләр. Шул очракта гына безнең укучылар яңа тормыш шартларына яраклашкан, гомуми мәдәни үсешкә ирешкән, үз фикере булган һәм җәмгыятькә файдалы шәхесләр булачаклар. Алда торган бурычларны тормышка ашырырырга мөмкинлеләр бармы? Бу бурычларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы нинди юллар белән тормышка ашыра ала соң? Балаларның гомуми үсешенә йогынты ясарлык нинди чаралар бар?

дәвамы


01.07.2012

Март - июнь айларында узган Бөтенроссия "Иң яхшы татар теле дәресе" бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Районыбыз мөгаллимнәре (Якупова Г.Ш., Даутова Г.М., Шәңгәрәева З.Н., Тимергалиева Э.В., Латыпова Г.Х.) әлеге бәйгенең сертификатларына лаек булдылар.

бәйге нәтиҗәләре


19.05.2012

18 нче май көнне "Татмедиа" агентлыгының брифинглар залында "Татнет йолдызлары - 2011" интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

тулырак


18.05.2012

16 май көнне "Безнең яңа мәктәп" проектын тормышка ашыру шартларында татар теле һәм әдәбияты фәннәренең шәхесне үстерүдә тоткан урыны" дигән темага Баек урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә утырышы булып узды. Семинарга Башкортстанның Бакалы районы укытучылары да чакырылган иде.

тулырак


17.05.2012

"Халкым өчен нәрсә эшләрмен?!" исемле региональ иншалар бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.

тулырак


13.05.2012

11 нче майда Казан федераль университеты филология һәм сәнгать институтының актлар залында "Илһамлы каләм” Бөтенроссия иҗади конкурсына нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде. Конкурста 332 укучы катнашты, шулардан 88 укучының эше 2 нче турга үтте. ТР Язучылар берлеге, "Бөтендөнья Татар Конгрессы” Башкарма комитеты, Казан федераль университеты филология һәм сәнгать институты белән берлектә үткәргән әлеге мәртәбәле бәйгедә Мөслим районыннан да ике укучы катнашты һәм уңышка иреште. Тат Бүләр мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гөлия Исламова (Җитәкчесе: Җәмилә Сәхбетдинова) “Публицистика” номинациясендә 3 урынны яулады, диплом белән бүләкләнде. Мөслим лицееның 11б сыйныфы укучысы Алмаз Ногуманов (Җитәкчесе: Чулпан Ситдыйкова ) конкурсның “Рәхмәт хаты” на лаек булды.


27.04.2012

26 нчы апрель көнне “Мизгел” яшьләр ял үзәгендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 126 еллыгына багышланган “Тукай – милләтебезнең йөзек кашы” исемле музыкаль әдәби бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәмдә Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты урынбасары Рушат Җәүдәт улы Солтанов, мәгариф бүлеге начальнигы Ларис Хәмбәл улы Бариев, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев, Татарстан Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы, мәгариф ветераны, Абдулла Алиш исемендәге премия иясе Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрь Әхмәт Дусайлы, шагыйрә Лилия Садриева катнашты. Районыбыз мәктәпләреннән килгән шигърият яратучы, шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән җырлар башкаручы укучыларыбыз Габдулла Тукай иҗатына дан җырладылар. Шулай ук Г.Тукай иҗатын яктырткан әдәби күргәзмә, укытучыларыбыз әзерләгән презентацияләр каралды.

Бәйрәмнең сценарий авторы - Даутова Г.М., презентация - Җәлилова Г.И., фото - Тимергалиева Э.В.


20.04.2012

Шәймәрдәнова Н.Ә. хәбәр итә: "19 нчы апрель көнне Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтында “Каурый каләм” Татарстан, Башкорстан, Чувашстан республикалары һәм Пермь, Самара, Оренбург өлкәләре укучылары иҗат конкурсының II туры үтте. Конкурс 10 нчы сыйныф укучылары арасында иҗади һөнәрләргә карата кызыксыну, татар халкының телен, әдәбиятын, мәдәниятын саклау һәм үстерү, гуманитар юнәлнештә сәләтле яшьләрне эзләү һәм алар белән эшләү, киләчәктә аларга Алабуга институтында белем алу мөмкинлеге бирү максатыннан үткәрелде. Һәр конкурсант, үзе белән таныштырып, 1 иҗади эшен тәкъдим итте. Мөслим лицееның 10 нчы сыйныф укучысы Хөрмәтуллина Йолдыз (укытучысы Чулпан Ситдикова) әлеге конкурста 1 нче урынны яулады. Йомгаклау турында катнашучы балаларга лауреат Дипломы, укучыларның иҗади эшләре тупланган җыентыклар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Йолдызны һәм аны әзерләгән укытучысы Чулпан Индусовнаны чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз."


13.04.2012

Укытучылар өчен бөтенроссия күләмендә үткәрелгән "Зирәк тиен" бәйгесенең спорт зачетында Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Латыйпова А.Г., Ситдыйкова Э.Д., Ситдыйкова Ч.И. 3 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз, хөрмәтле коллегалар!


6.04.2012

4 нче апрель көнне Әлмәт шәһәрендә Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты базасында Клара Булатова премиясенә лаек булган укучылар чакырылды. Әлеге күркәм чарада безнең район мәктәпләрендә укучы яшь каләм тибрәтүче укучыларыбыз да чакыру алды һәм катнашты. “Әдәбият” номинациясендә җиңүче Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Сәетгәрәева Резеда (укытучысы Җ.М.Сәхбетдинова) булды һәм II дәрәҗә Диплом (700 сум премия) белән бүләкләнде, “Иң яхшы шигырь язучы” һәм III дәрәҗә Диплом (500 сум премия) белән Тойгелде урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Габделхакова Язилә (укытучысы Р.Г.Фазуллина) булды. Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Хәертдинов Алмаз (укытучысы Җ.М.Сәхбетдинова), Мөслим гимназиясеннән Әгълиуллина Язилә (укытучысы Э.В.Тимергалиева) шулай ук Клара Булатова тарафыннан әзерләнгән махсус бүләкләргә лаек булдылар. Әлеге бәйгедә катнашкан Югары Табын төп мәктәбеннән А.Җәләлетдинова (укытучысы Ф.Н.Гыйльманова), Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбеннән И.Миркасимова, А.Мирзаянова, Г.Исламова (укытучылары Җ.М.Сәхбетдинова), Мөслим лицееннан А.Ногуманов, Й.Хөрмәтуллина (укытучылары Ч.И.Ситдикова), Яңа Усы урта гомуми белм бирү мәктәбеннән Л.Романова (укытучысы С.Г.Григорьева) бәйгедә катнашучы сертификатларына лаек булдылар. Укытучыларыбызны һәм җиңүче укучыларыбызны зур уңышлары белән котлыйбыз.

теманың дәвамы...


4.04.2012

Бүген Мөслим лицее базасында районның барлык мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Федераль дәүләт укыту стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы-эшлекле якын килү” темасы астында чираттагы республикакүләм семинары узды. Семинарда Казан федераль университеты каршында укытучыларның квалификацион белемен күтәрү төбәкара үзәге белгечләре Г.М.Низаметдинова һәм З.И.Җамалетдинова катнашты. Укытучылар әлеге үзәкнең эшчәнлеге, дәүләт стандартлары, эш программалары, дәрес планнары һәм аларның структуралары, республикакүләм бәйгеләрнең нигезләмәләрендә каралган таләпләр, проект эшләре, дәреслекләр турында сөйләделәр, шулай ук татар теле һәм әдәбият дәресләреннән мастер-класслар күрсәттеләр. Районыбыз укытучылары семинар кысаларында үзләрен борчыган бик күп сорауларга җаваплар алдылар һәм “Тәгәрәк өстәл” артында сөйләшүдә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.


29.03.2012

27-28 мартта Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары "Бөтенроссия мастер-класс бәйгесе"нең финал туры үтте. Әлеге чарада районыбыздан Симәк урта мәктәбе директоры, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садретдинова Дамира Зөфәр кызы катнашты. Бәйге нәтиҗәләре, гадәттәгечә, апрель ахырында билгеле булыр дип көтелә. Сезгә зур уңышлар телибез, Дамира Зөфәровна.


26.03.2012

Ситдыйкова Ч.И хәбәр итә: "25 нче мартта Актаныш районы “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия–интернаты”нда “Без яшь, без сәләтле” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Конференция эше берничә секциягә бүленеп башкарылды. Татар әдәбияты секциясендә Мөслим лицееның 10а сыйныфы укучысы Хөрмәтуллина Йолдыз катнашты. Ул, уңышлы чыгыш ясап, 1 нче урынга лаек булды. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия–интернат катнашучыларны бик җылы каршы каршы алды, конференция эше яхшы оештырылган иде. Укучылар һәм аларны әзерләгән укытучыларга конференция материаллары тупланган китаплар таратылды".


23.03.2012

22 март көнне мәгълүмати-методик үзәкнең актлар залында "Мәгариф" милли проекты кысаларында узучы "2012 нче елның яхшы укытучысы" бәйгесендә катнашкан мөгаллимнәрнең Җәмәгать тыңлаулары узды. Әлеге чарада хезмәттәшләребез арасыннан Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Гөлназ Фәнис кызы да һөнәри уңышлары турында чыгыш ясады. Аңа бәйгедә зур җиңүләр теләп калабыз.


16.03.2012

Ситдыйкова Ч.И хәбәр итә: "15 нче март көнне Яр Чаллы шәһәрендә КФУ базасында V регионара укучылар фәнни конференциясе үтте. Конференциядә Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә шәһәрләре мәктәп һәм колледжлары, Мөслим лицее укучылары катнашты. Мөслим лицеееның 11а сыйныфы Каржавкина Анастасия "Островка авылы һәм халкы тарихы" темасына чыгыш ясады һәм 2 нче урынга лаек булды (фәнни җитәкчесе тарих укытучысы Җәләева Светлана Николай кызы). 11 а сыйныфы укучысы Гыйльметдинова Алсуның "Торыш авылы тарихы һәм микротопонимиясе" темасы буенча эзләнү-тикшеренү эше 3 нче урынны алды (фәнни җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Чулпан Индус кызы). Шул ук сыйныфтан Деникаева Алсу "Мөслим лицее тарихы"(фәнни җитәкчесе Җәләева Светлана Николай кызы), 10б сыйныфы укучысы Гайфиева Гөлшат "Инглиз телендә идиомалар, фразеологизмнар, мәкальләр һәм әйтемнәр" темасына (фәнни җитәкчесе инглиз теле укытучысы Нуриева Лилия Ленар кызы) уңышлы чыгыш ясап, конференциянең Дипломына ия булдылар. Сәләтле укучыларны конференциягә әзерләгән укытучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Конференцияне оештырган барлык КФУ ның Яр Чаллы филиалы хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез".


1.03.2012

29 нчы февраль көнне Әлмәт шәһәрендә Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты Риза Фәхреддин укулары кысаларында “Р.Фәхреддиннең томыш юлы һәм иҗаты” дигән республикакүләм презентацияләр конкурсы үткәрде. Конкурста районыбыздан бер төркем укучылар һәм укытучылар төрле секцияләрдә катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Якупова “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда Р.Фәхреддин мирасын куллану” дигән презентациясе белән җиңү яулады һәм III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелүче Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлчәчәк Даутова, Гөлназ Гайнетдинова, Яңа Усы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Ришат Кондратьев, Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Эльвира Бакиева, Югары Табын төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Фәнзилә Закирова (укытучылары Сөмбел Григорьева, Гөлнара Нәҗмиева, Фәимә Гыйльманова) шулай ук мәгърифәтченең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентацияләрен яклап чыгыш ясадылар һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр. Укытучыларыбызны һәм чыгыш ясаган укучыларыбызны зур уңышлары белән котлыйбыз.


29.02.2012

28 нче февраль көнне Сарман муниципаль районы 2 нче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбендә Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 106 ел тулуга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә районыбыздан бер төркем укучылар һәм укытучылар катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Мөслим гимназиясенең 11 нче сыйныф укучылары Гүзәл Мәһдиева “Гөлшат Зәйнәшева җырларында кош сурәтләрнең вазифасы” дигән фәнни эзләнү хезмәте өчен I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде (укытучысы Ильмира Тимергалиева), Гүзәл Сәфәргалина “Аяз Гыйлаҗев әсәрләрендә конфликт” дигән хезмәте өчен “Халкым мирасы” номинациясендә җиңүче булды (укытучысы Гөлшат Мирзаморатова). Җиңүче кызларыбызны һәм аларны әзерләгән укытучыларны зур уңышлары белән котлыйбыз.

теманың дәвамы, фотолар


25.02.2012

24 нче февральдә Мәгълүмати-методик үзәкнең актлар залында "Ел укытучысы - 2012" бөтенроссия бәйгесенең муниципаль туры уздырылды. Быел әлеге бәйгедә 3 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты. Бәйгенең читтән торып үткәрелгән этабында югары баллар җыйган Даутова Гөлчәчәк Минсалих кызы һәм Хәкимова Гөлнара Шәрипҗан кызы финал ярышында катнашты һәм югары нәтиҗәләр күрсәтте: Гөлчәчәк Минсалиховна 2 нче урынны яуласа, Гөлнара Шәрипҗановна гран-прига лаек булды һәм Казан шәһәрендә районыбыз данын яклау хокукын алды. Коллегаларыбызны зур уңышлары белән ихластан котлыйбыз, сәламәтлек, алга таба да иҗат дәрте, яңа үрләр телибез.


22.02.2012

22 нче февральдә Мөслим районы Яңа Усы урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе семинары үтте.

тулырак


21.02.2012

Түбән Табын урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары хәбәр итә: "Мәктәбебездә Халыкара туган тел көне әдәби-музыкаль кичә белән билгеләп үтелде. Кичәдә сүз телгә, сүзгә карата һәркайсыбыздагы гамьсезлектән арыну турында сүз барды. Укучылар туган телебезгә багышланган бик матур һәм эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр. Кызларыбыз башкаруындагы җырлар кичәбезнең матур бизәгенә әйләнде".
Мөслим лицее хәбәр итә: "Бәйрәм уңаеннан Мөслим лицеенда “Туган телем-иркә гөлем” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәдә балалар үзләренең ана телендә чыгыш ясадылар. Мөслим лицеенда татар балалары белән беррәттән, рус, мари, әрмән, азәрбайҗан, үзбәк милләтеннән булган балалар белем ала. Мари кызы Тайбактина Вероника, әрмән кызы Григорян Наринэ, рус кызы Родионова Виктория, азәрбайҗан кызы Гулиева Кульшен үз телләрендә шигырьләр укыдылар. Наринэ Һ.Такташның “Мокамай” шигырен дә яттан сөйләде. Җыр-бию, нәфис сүз, тел турында шигырьләр, җырлар, мәкальләр бәйгеләре кызыклы булды. Кичә “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды".
Тойгелде урта мәктәбе хәбәр итә: "ЮНЕСКО тарафыннан кабул ителгән әлеге бәйрәмне ел да үткәрү мәктәбебездә дә матур бер традициягә әверелде. Укучылар "Минем туган телем" темасына чыгышлар тыңладылар. "Син туган телеңне беләсеңме" дигән тема астында КВН уздырылды".
Мөслим урта мәктәбендә бу көнне 5 нче А һәм 5 нче Б сыйныфлары арасында "Туган тел бәйгесе" үткәрелде, тәрбия сәгатьләрендә әлеге бәйрәмгә багышланган лекцияләр укылды, буклетлар эшләп таратылды.


20.02.2012

Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары һәм махсус урта белем бирү йортларында белем алучылар өчен "Мин туган телемдә сөйләшәм" исемле иҗади бәйге үткәрелде.
Бәйгенең максаты – укучыларда татар филологиясенә карата кызыксыну уяту, татар халкының телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, гуманитар юнәлештә сәләтле яшьләр белән эшләү, аларга ФСИ да белем алу мөмкинлекләре турында мәгълумат бирү.
Бәйге читтән торып уздырылды. Нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2012 нче елның 19 нчы февралендә Абитуриентлар көнендә оештырылады. Әлеге чарада Тойгелде урта мәктәбеннән Дәүләтова Айгөл Булат кызы III дәрәҗә дипломга лаек булды. Бәйгедә Мөслим урта мәктәбеннән катнашкан 2 укучы (Гайнетдинова Чулпан, Кирамова Чулпан), Тат.Бүләр урта мәктәбеннән 4 укучы - конкурс сертификаты, аларны әзерләгән мөгаллимәләр Гайнетдинова Г.Ф., Сәхбетдинова Җ.М., Дәүләтова Р.Ф. Рәхмәт хаты алып кайтты.


16.02.2012

Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән язалар: "16 нчы февраль иртәсендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәләлова Нәҗибә Зөфәровна "Җәлилчеләр турниры" үткәрде. Бу чарада 6нчы һәм 8нче сыйныф укучылары катнашты. Мәктәп китапханәчесе Хаҗиева Р.Ш. Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты буенча кыска гына мәгълүмат бирде. Турнир Муса Җәлил үрнәгендә гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан үткәрелде".
Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Гайнетдинова Г.Ф. хәбәр итә: "15 февраль көнне Муса Җәлилгә 106 яшь тулды. Әлеге чараны Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелүче Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән берлектә билгеләп үтте. Шагыйрьнең туган көнен үткәрер алдыннан, мәктәптә шагыйрь әсәрләреннән шигырь конкурсы үткәрелде, нәтиҗәләр ясалды. Кичә барышында Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына күзәтү ясалды. Укучыларның белемнәрен тикшерү максатыннан сораулар әзерләнгән иде. Әлеге сорауларга җавап биреп, укучылар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Чараның ахырында балалар шагыйрьнең мемориаль тактасы янында фотога төштеләр. Герой-шагыйрьнең үзләре мәктәбендә булуына чын күңелдән горурландылар. Кичә укучылар күңеленңә озак сакланыр".
Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә бу көнне “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” дигән иртә үткәрелгән.


11.02.2012

Мәктәп укучылары бөтенроссия олимпиадасының татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән региональ этабында районыбыз укучылары һәм мөгаллимнәре сынатмый. Мөслим гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Җиһангирова Ләйсәния Бәшир кызы (укытучысы - Шәңгәрәева З.Н.) рус мәктәпләрендә укучы татар балалары арасында татар теле фәненнән, Мөслим лицееның 10 нчы сыйныф укучысы Хөрмәтуллина Йолдыз Сәлим кызы (укытучысы - Ситдыйкова Ч.И.), Түбән Табын урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Фәйзелхакова Язилә Фаил кызы (укытучысы - Шакирова Ә.М.) татар мәктәпләрендә укучы балалар арасында татар теле фәненнән, Мөслим гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Гыйздәтова Эльза Гегель кызы (укытучысы - Шәңгәрәева З.Н.) татар мәктәпләрендә укучылар өчен әдәбият фәненнән үткәрелгән олимпиадаларда призлы урыннарга лаек булсалар, Мөслим лицееның 10 нчы сыйныф укучысы Хөрмәтуллина Йолдыз Сәлим кызы (укытучысы - Ситдыйкова Ч.И.) татар мәктәпләрендә укучылар өчен әдәбият фәненнән абсолют җиңүгә иреште. Кызларыбызны ихластан зур җиңүләре белән котлыйбыз! Тырыш хезмәтегез алга таба да зур җиңүләр алып килсен дигән теләктә калабыз. Сез - безнең горурлыгыбыз!


10.02.2012

8 нче февраль көнне Казан шәһәренең Совет районында урнашкан аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 171 номерлы мәктәбендә V республика мәгариф учреждениеләре интернет-сайтлары конкурсының йомгаклау тантанасы узды. Тантанага чакырылучы сайт хуҗалары арасында Мөслим районы мәгариф хезмәткәрләре дә бар иде. Бәйгедә республикабызның 200 дән артык мәгариф учреждениесе катнашты, шуларның 46 сы төрле номинацияләрдә җиңүгә иреште. Җиңүчеләр 5 номинациядә билгеләнде. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайты (http://muslum-tat.narod.ru ) “Иң популяр сайт” номинациясендә 3 нче урынга лаек булды. Сайт авторлары Шәймәрдәнова Нурания Әзһәм кызы, Тимергалиева Эльмира Васил кызы, Җәлилова Гөлназ Илсур кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының III дәрәҗә дипломы белән бүләкләнделәр. Җәлилова Г.И. әлеге тантанада сайтның презентациясе белән чыгыш ясады. “Иң кызыклы сайт” (“Самый познавательный сайт”) номинациясендә Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе мөгаллимнәре Җәлилова Гөлназ Илсур кызы һәм Сәрвәрова Венера Фирдәвис кызы ясаган “Йөрәкләрдә безнең син, Тукай!” сайты (http://ravilya-z.narod.ru), материалны үзенчәлекле тәкъдим иткән өчен, Мактау грамотасына лаек булды.


28.01.2012

27 нче январь көнне районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларыннан торган делегация Мәгълүмати-методик үзәкнең милли мәгариф буенча методисты Н.Ә.Шәймәрданова җитәкчелегендә Зәй шәһәрендә узган Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең “Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы” дигән темага багышланган IX республикакүләм педагогик укуларында катнашты.

тулырак


26.01.2012

25 нчы январь көнне районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында халык шагыйре Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел тулуга багышланган “Саекмас чишмәләргә тиң иҗат” дигән төбәкара фәнни-практик конференция үткәрделәр.

тулырак


24.01.2012

Чувашстан татарлары оештырган "Минем шәҗәрә" исемле II "Көмеш каләм" конкурсына йомгак ясалды.

тулырак


25.12.2011

23 нче декабрь көнне Мөслим мәдәният йортында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, “Татарстан - Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә әдәби-драматик тапшыруларның өлкән редакторы булып эшләүче якташыбыз Шәмсия Җиһангированың иҗат кичәсе булды.

тулырак


23.12.2011

22-23 нче декабрь көннәрендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, “Татарстан - Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә әдәби-драматик тапшыруларның өлкән редакторы булып эшләүче якташыбыз Шәмсия Җиһангирова районыбызның берничә мәктәбендә (шул исәптән Октябрь, Күбәк, Тойгелде, Мөслим урта мәктәбендә) кунакта булды, укучылар белән очрашуларда катнашты.

тулырак


21.12.2011

20 нче декабрь көнне Мамадыш шәһәренең 2 нче санлы мәктәбендә телче, фольклорчы һәм педагог Хуҗа Бәдигыйнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган II республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары үтте. Анда республикабызның төрле районнарыннан укучылар үзләренең фәнни эшләре белән катнаштылар. Конференциядә Мөслим урта мәктәбе укучылары да чыгыш ясады. “Тел язмышы-милләт язмышы” номинациясендә 7б сыйныф укучысы Хамматуллина Рәилә 2 нче урын яулады (фәнни җитәкчесе Даутова Г.М.), 9б сыйныф укучысы Сәйфетдиярова Алсу да “Илем тарихы - халкым тарихы” номинациясендә 2 нче урынга лаек булды (җитәкчесе Гәйнетдинова Г.Ф.). Укучыларны һәм хезмәттәшләребезне җиңүләре белән ихластан котлыйбыз, яңадан-яңа үрләр телибез.


20.12.2011

14 декабрь көнне район мәдәният йортында Түреш егете - ТР ның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил исемнедәге республика премиясе иясе, язучы Ләбиб Леронның иҗат кичәсе үтте.

тулырак


7.12.2011

5 декабрь көнне К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры бинасында ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил исемендәге республика бүләге иясе, язучы, якташыбыз Ләбиб Лероннның 50 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе үтте. Юбилярны котларга Мөслим районыннан делегация дә катнашты. Юбилярга район башлыгы Р.Хәбиповның котлау адресы тапшырылды. Тантанада ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Фоат Садриев, шагыйрә Лилия Садриева, хезмәт ветераны Илгиз Низамов, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов та юбилярга җылы теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләкләр тапшырды. Ләбиб Леронның иҗат кичәсе район мәдәният йортында 14 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә үтәчәк. Соңыннан Түбән Кама театры артистлары спектакль куячак.


1.12.2011

30 нчы ноябрь көнне Мөслим гимназиясе базасында татар драматургиясе классигы Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 120 ел тулуга багышланган “Халык күңелендә калган моң” дигән төбәкара фәнни-практик конференция үткәрелде. Конференциядә Сарман районының Сарман гимназиясеннән, Карашай Саклау төп мәктәпләреннән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашты.

тулырак


19.11.2011

18 нче ноябрь көнне Казан (Идел буе) Федераль университетының Алабуга шәһәрендәге филиалында урта белем бирү оешмалары укучыларының "Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге" темасына II Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе үтте. Конференциягә Пермь өлкәсеннән, Башкортстаннан, Чувашстаннан, Татарстанның барлык районнарыннан сәләтле укучылар һәм аларның укытучылары җыелды. Пленар утырыштан соң укучылар төрле секцияләрдә үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Конференция материаллары "Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге" дип исемләнгән җыентыкка кертелгән. Әлеге җыентыклар конференциягә килгән укучыларга таратылды. Әлеге чарада Мөслим районыннан Яңа Усы, Мөслим лицее, Мари Бүләре, Татар Шураны, 2 нче номерлы урта мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашты. Татар Шураны укучысы Софина Л. 2 нче урынга лаек дип табылды, калган укучыларыбыз сертификатларга ия булдылар. Мөслим лицее, Яңа Усы мәктәбе коллективлары "Рәхмәт хатлары" белән бүләкләнделәр.


17.11.2011

17 ноябрь көнне район үзәге мәктәпләрендә белем алучы укучылар "Колос" кинотеатрында "Бибинур" кинофильмын карадылар. Фильм тәмамлангач, "Халыкара мөселман киносы" фестивалендә "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә гран-прига лаек булган Татарстанның халык артисткасы Фирдәвес Әхтәмова белән очрашу оештырылды.


11.11.2011

Көзге каникул көннәрендә район методик берләшмәсе үзенең чираттагы утырышын Казан шәһәрендә үткәрде. Яратып укый һәм дәресләрдә, тәрбия чараларында даими куллана торган "Сөембикә" журналы, "Мәгърифәт" газетасы журналистлары һәм авторлары белән очрашып, китаплар җыеп, Казанның истәлекле урыннарында йөреп, Камал театрында спектакль карап кайту максатын күздә тоткан иде әлеге сәфәребез.

тулырак


6.11.2011

26 нчы октябрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында бер төркем әдипләргә һәм башлап язучыларга шагыйрә Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия тапшыру тантанасы булды. Төп премиягә язучы Нур Әхмәдиев һәм шагыйрә Ләйсән Кәшби лаек булды. Актив әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнүче студентларга исә С.Сөләйманова исемендәге стипендияләр тапшырылды. Республика буенча 10 студент арасында әлеге бүләккә якташыбыз - Тойгелде авылы кызы Алия Габделхакова да лаек булды. Алия бүгенге көндә Яр Чаллы педагогия институтының филология факультетында 5 нче курста укый. Әлеге тантанада Мөслимнән шагыйрә Лилия Садриева һәм язучы Роза Хәбибуллина да катнашты. Лилия Яссировна, Алияне район хакимияте исеменнән тәбрикләп, чәчәк бәйләмнәре һәм истәлек бүләге тапшырды.


31.10.2011

Җәлилова Г.И., Хәкимова Г.Ш., Дәүләтова Р.Ф. 29 нчы октябрь көнне “Белем җәүһәрләре” исемле II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең "Казан" милли-мәдәни үзәгендә оештырылган йомгаклау тантанасында катнаштылар.

фото һәм видеорепортаж

тулырак мәгълүмат


29.10.2011

Татарстан Республикасы мәгариф һәм мәгариф министрлыгы “Белем.ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән берлектә туган телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү, интернет-технологияләр ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, прогрессив белемле укытучылар, укучылар һәм гаиләләрне барлау максатында, “Белем җәүһәрләре” дип исемләнгән II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе үткәрде. Жюри әгъзалары барлыгы 41 интернет-проектка бәя бирде. Шулар арасыннан районыбыз мөгаллимнәре эшләгән 5 проект аерым игътибарга лаек булды.

тулырак


28.10.2011

Мөслим гимназиясенең татар татар теле һәм әдәбияты укытучысы, методик берләшмә җитәкчесе Тимергалиева Эльмира Васил кызы Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм сәнгать институтында атаклы тел белгече, академик Диләрә Тумашевага багышланган Халыкара тюркологик конференция эшендә катнашты. Конференциядә Татарстан вәкилләре белән бергә, Төркия, Казахстан, Кытай, Үзбәкстан, Венгрия, Болгария, Украина һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән галимнәр докладлар белән чыгыш ясады. Докладлар рус, татар, чуаш, башкорт, төрек телләрендә яңгырады, алар электрон рәвештә турыдан-туры тәрҗемә ителде. Конференциядә катнашучылар галимәнең Яңа бистә зиратындагы каберенә барып чәчәк бәйләмнәре салды һәм рухына дога кылды.


15.10.2011

13 нче октябрь көнне Мөслимнең "Мизгел" Яшьләр үзәгендә шигърият бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Исхакый премиясе лауреаты, язучы һәм шагыйрь, "Көмеш кыңгырау" балалар газетасының баш мөхәррире Факил Сафин һәм районыбызның талантлы язучы, шагыйрьләре кунак итеп чакырылган иде. Кичәдә Мөслим җирлегендә яшәп иҗат итүче, танылган прозаик һәм драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев, А.Алиш исемендәге премия лауреаты, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, районның Зөлфәт исемендәге яшь иҗатчылар клубы җитәкчесе шагыйрә Лилия Садриева, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Солтанов Р.Җ., 5 китап авторы, ветеран укытучы Роза Хәбибуллина, Татарстанның атказанган укытучысы Роза Низамова, Зөлфәт клубы әгъзалары, шигырь сөюче укучылар, укытучылар, авыл китапханәчеләре катнашты. Бу кичәдә Факил Сафинның "Галәм күзе" дигән өр-яңа шигырьләр китабы тәкъдир ителде.


8.10.2011

7 нче сентябрь көнне районыбыз мөгаллимнәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган зур чара укытучыларны Мөслим сабантуе үтә торган мәйданга җыйды. Мәгариф хезмәткәрләрен район башлыгы Ришат Рәшит улы Хәбипов тәбрикләде. Котлау сүзләре белән беррәттән, ул берничә укытучыга, шул исәптән Тойгелде урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтова Раушания Фатих кызына, күпьеллык фидакарь хезмәтен искә алып, Мактау кәгазе тапшырды. Мөслим урта мәктәбенең профсоюз оешмасы рәисе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Даутова Гөлчәчәчк Минсалих кызы РФнең Фән һәм халык мәгарифе профсоюз хезмәткәрләре Татарстан оешмасының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Берничә укытучы район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазенә лаек булды.


7.10.2011

Мөслим лицееның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Чулпан Индус кызы 5 нче октябрь көнне башкаланың "Корстон" күңел ачу үзәгендә Укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән зур чарада катнашты.


23.09.2011

22 нче сентябрь көнне Мөслим мәдәният йортында район үзәге мәктәпләрендә белем алучы меңнән артык укучы "Әкият" Татар дәүләт курчак театры спектаклен карады. Г.Тукай әсәре һәм З.Хөснияр инсценировкасы буенча куелган "Су анасы" исемле әлеге 2 пәрдәлек спектакль Төркиянең Искешәһәр һәм Анкара шәһәрләрендә үткәрелгән халыкара курчак фестивальләрендә, Төрки халыкларның IX "Нәүрүз" театр фестивалендә катнашкан.


19.09.2011

19 нчы сентябрьдән 29 нчы сентябрьгә кадәр районның 44 татар теле һәм әдәбияты укытучысы өчен мәгълүмати-методик үзәк базасында Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты белән берлектә “Яңа укыту стандартлары кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытуның актуаль проблемалары” дигән тема астында белем күтәрү курслары үтә. 72 сәгатькә исәпләнгән курслар барышында мөгаллимнәр татар теленнән иҗади үсеш технологиясенә корып төзелгән укыту-методик комплектлар, татар әдәбиятын укытуда А.Яхин системасы, Рәхимов технологиясен куллану үзенчәлекләре, әдәби әсәрләрне анализлау алгоритмнары, социаль-психологик анализ ясау үзенчәлекләре, Шадриков методикасы белән таныша. Лекцияләрне Р.М.Исхакова, Р.З.Хәйдәрова, Л.В.Рәхмәтуллина, К.Д.Уляшев, Р.Г.Хәсәншина, З.М.Сафина укый. Курсның җитәкчесе - институтның андрагогика кафедрасының өлкән укытучысы З.М.Сафина.

Конфликтология (Рәхмәтуллина Л.В. материаллары)


6.09.2011

Республикакүләм үткән "Иң яхшы укытучы" конкурсының соңгы нәтиҗәләре билгеле. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 4227/11 номерлы боерыгы (1.09.2011) нигезендә районыбызның 8 татар теле һәм әдәбияты укытучысы бер ел дәвамында хезмәт хакына ай саен өстәмә түләү рәвешендә биреп барылачак бүләккә лаек булды. Хезмәттәшләребезне зур җиңүләре белән ихластан котлыйбыз, сәламәтлек, гаиләләренә иминлек, эшләрендә яңадан-яңа уңышлар, тагын да югарырак үрләр телибез!

тулырак


27.08.2011

24-25 нче августта районыбызда укытучыларның традицион август киңәшмәсе үтте. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Мөслим гимназиясе базасында үткән секция утырышында Удмуртия Республикасының Ижау шәһәре мәгариф идарәсе вәкилләре, шулай ук ут күршебез Азнакай районы мәгариф бүлегеннән дә кунаклар бар иде.

тулырак


17.08.2011

Бүген Алабуга ләүләт педагогика университетында Мәктәп укытучыларының II бөтенроссия фестивале башланды. Россиядә аналогы булмаган әлеге чарада катнашу хокукына РФ Президенты Грантын алган хезмәттәшебез Ситдыйкова Чулпан Индус кызы ия булды. Мөгаллимнәр Россия югары йортлары галимнәре генә түгел, чит ил фән докторлары һәм кандидатларының мастер-классларында тәҗрибә туплый, үзләре мастер-класс күрсәтә, мәдәни чараларда, кызыклы очрашуларда катнаша. Фестиваль эше 19 августка кадәр дәвам итә.

тулырак




Сайт создан в системе uCoz