27.08.2011
24-25 нче августта районыбызда укытучыларның традицион август киңәшмәсе үтте. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Мөслим гимназиясе базасында үткән секция утырышында Удмуртия Республикасының Ижау шәһәре мәгариф идарәсе вәкилләре, шулай ук ут күршебез Азнакай районы мәгариф бүлегеннән дә кунаклар бар иде. Секция утырышы эшлекле формада узды. Мәгълүмати-методик үзәкнең милли мәгариф буенча методисты Шәймәрдәнова Н.Ә. кереш сүзеннән соң, алда планлаштырганча, түбәндәге мөгаллимнәр чыгыш ясады:
1. Татар теле һәм әдәбиятын укыту кабинеты. Виртуаль лаборатория. Тимергалиева Э.В.
2. Яңа мәктәп шартларында дәрес структурасы. Шадриков методикасы буенча дәрес планнары төзү. Латыйпова А.Г.
3. Методик семинар оештыру тәҗрибәсеннән. Латыйпова Г.Х.
4. Россиякүләм "Мастер-класс" бәйгесе. Шәңгәрәева З.Н.
5. "Әдәбиятта һәм сәнгатьтә охшаш мотивлар" - мастер-класс. Тимергалиева Э.В., Фәхретдинова Г.Ә.
6. Укучыларның татар теле һәм әдәбиятыннан иҗади активлыкларын һәм сәләтләрен үстерү. Гыйльманова Ф.Н.
7. Татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси сайтларына күзәтү. Җәлилова Г.И., Хәкимова Г.Ш., Дәүләтова Р.Ф, Ситдыйкова Ч.И.
Пленар киңәшмә исә быел "Безнең яңа мәктәп" милли инициативасын тормышка ашыру кысаларында мәгариф муниципаль системасын үстерү" исеме астында үтте. Киңәшмәдә район башлыгы Ришат Хәбипов, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының милли мәгариф бүлеге начальнигы Р.К.Зиннәтуллин катнашты. Киңәшмәдә, традиция буенча, лаеклы ялга китүче укытучылар, яшь белгечләр хөрмәтләнде, фидакарь педагоглар район башлыгының, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасының бүләкләренә лаек булдылар.