PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Яңалыклар

Мөгаллимнәр - Казанда


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


12.11.2011

11 нче ноябрь көнне районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Казан шәһәрендә үзләренең чираттагы “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укытучы-укучы эшчәнлеген оештыруның яңа формалары” дигән семинарларын үткәрделәр. Семинар кысаларында алар Бауман урамында урнашкан “Нур” китап йортында “Сөембикә”, “Мәгърифәт” газетасы редакциясе мөхәррирләре, әдәби бүлек җитәкчеләре белән семинар темасында күтәрелгән проблемаларны ачу өлкәсендә фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Семинарда Ю.Табын, Баланны, Метрәй төп, Баек урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ф.Гыйльманова, И.Шәрипова, Г.Якупова, Х.Галимҗанова, Г.Садриева чыгышлар ясадылар.

Семинар барышында шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетыннан килгән кунаклар белән дә очрашу булды. Укытучылар “Сөембикә” журналы баш мөхәррире Ләйсән Юнысова, әдәби мөхәррир Эльмира Закирова, бүлек мөхәррирләре Роза Камалетдинова, Гөлнур Хәсәншина, “Мәгърифәт” газетасының баш мөхәррире Хөсәен Вәлиәхмәтовка үзләренең теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Очрашу азагында үзләре белән алып килгән Мөслим районыннан чыккан язучыларның, үз эш тәҗрибәләрен яктырткан китапларын, күчтәнәч чәк-чәкләрен тапшырдылар.

Семинарның “Нур” китап йортында үтүе укытучыларга әдәби, методик кулланмалар алу, яңа басылып чыккан язмалар белән танышу өчен бик тә кулай булды. Кичен исә районның 49 татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Т.Миңнуллинның “Гөргери кияүләре” дигән комедиясен карадылар. Театр азагында төп рольләрнең берсен башкарган Нәҗибә Ихсановага алып килгән күчтәнәчләрен, истәлекле бүләкләрне тапшырдылар.

Шәймәрдәнова Н.Ә.





Сайт создан в системе uCoz