29.02.2012
Гимназиянең 11нче сыйныф укучылары 2012 нче елның 28 нче февралендә Сарман муниципаль районы икенче санлы Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбендә Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 106 ел тулуга багышланган реcпубликакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Эш төрле юнәлештәге 8 секциядә оештырылган иде.
Укучыларның чыгышларын Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы, КФУ, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәте, Әлмәт дәүләт нефть институты галимнәре катнашындагы эксперт комиссиясе бәяләде.
11а сыйныфы укучысы Мәһдиева Гүзәл “Гөлшат Зәйнашева иҗатында кош сурәтләре” темасына фәнни-эзләнү эшен тәкъдим итте һәм икенче урын яулап, Диплом белән бүләкләнде. КФУ профессоры Хатип Миңнегулов Гүзәлгә уңышлар теләде, үзенең шәхси бүләген тапшырды. Фәнни җитәкче – югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тимергалиева Э.В.
11а сыйныфы укучысы Бакиров Искәндәргә «Сравнительная характеристика притяжательного падежа существительных в английском и татарском языках» темасына чыгышы “Грани науки” номинациясендә җиңү китерде. Искәндәрнең фәнни җитәкчесе - югары категорияле инглиз теле укытучысы- Бакирова Г.Р.
11в сыйныфы укучысы Сафаргалина Гүзәл “Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә конфликтлар бирелеше” темасын яктыртты. Аның хезмәте “Халкым мирасы” номинациясе белән бәяләнде. Укытучысы - беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мирзамуратова Г.М.
Тимергалиева Э.В.- Мөслим гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы.