PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Яңалыклар

Яңа Усы урта мәктәбендә - РМБ семинары


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


22.02.2012

22 нче февральдә Мөслим районы Яңа Усы урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе семинары үтте. Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Григорьева Сөмбел "Татар әдәбияты дәресләрендә фәнни эшләрнең әһәмияте" темасына ачык дәрес күрсәтте. "Тәүге адымнар" исемле балалар иҗаты презентациясе берәүне дә битараф калдырмагандыр. Укучылар төрле газета-журналларда басылып чыккан иҗат җимешләре белән таныштырдылар, җыр-биюдә осталыкларын күрсәттеләр. Соңыннан ачык дәрес һәм сыйныфтан тыш чарага анализ, яртыеллыкта башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, алда торган бурычлар билгеләнде.

Ситдыйкова Ч.И., Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Җәлилова Г.И, Тимергалиева Э.В. фоторепортажы.



Сайт создан в системе uCoz