PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Яңалыклар

“Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы” дигән темага багышланган IX республикакүләм педагогик укулары


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


28.01.2012

27 нче январь көнне районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларыннан торган делегация Мәгълүмати-методик үзәкнең милли мәгариф буенча методисты Н.Ә.Шәймәрданова җитәкчелегендә Зәй шәһәрендә узган Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең “Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы” дигән темага багышланган IX республикакүләм педагогик укуларында катнашты. Делегация составында Михайловка урта, Метрәй, Ю.Табын, Баланны төп мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Резеда Ихсанова, Римма Даутова, Инсия Шәрипова, Гөлшат Якупова бар иде. Укытучылар педагогик укуларның пленар утырышында катнаштылар, Зәй муниципаль районы “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 7 нче гомуми урта белем мәктәбе” укытучылары әзерләгән мастер-класслар карадылар, “Түгәрәк өстәл” вакытында фикер алышуда, тәҗрибә уртаклашуда катнаштылар. Республикакүләм педагогик укуларда катнашкан һәр укытучыга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры А.Х.Гильмутдинов имзасы куелган сертификатлар тапшырылды.

Шәймәрданова Н.Ә., милли мәгариф буенча методист.





Сайт создан в системе uCoz