PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Яңалыклар

Мөслим районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары сулышы


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


24.08.2012

Мөслим районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары сулышы
(2011-2012 нче уку елына татар теле һәм әдәбияты укытучылары эшчәнлегенә анализ)

Һәр чорда да татар теле һәм әдәбияты укытучысы алдында укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү бурычы торды. “Яңа мәктәп” илкүләм проекты кысаларында укытучы алдына шәхси фикере, идеяләре булган, фантазияле, иҗади сәләтле, эшлекле укучылар әзерләү максаты куела. Икенче буын Федераль белем бирү стандартлары буенча да белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Әлеге стандартлар буенча, дәресләрнең структурасы тамырдан үзгәрәчәк. Фән ияләре укучыларга әзер белем бирү белән шөгыльләнмичә, белемне укучыларның үзләреннән таптырту алымнарын күздә тотып эшләргә, белемнәрне тормышта куллана белергә өйрәтергә тиешләр. Шул очракта гына безнең укучылар яңа тормыш шартларына яраклашкан, гомуми мәдәни үсешкә ирешкән, үз фикере булган һәм җәмгыятькә файдалы шәхесләр булачаклар. Алда торган бурычларны тормышка ашырырырга мөмкинлеләр бармы? Бу бурычларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы нинди юллар белән тормышка ашыра ала соң? Балаларның гомуми үсешенә йогынты ясарлык нинди чаралар бар?

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының РМБ составына 52 татар теле һәм әдәбияты укытучысы укытучысы керә. Район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе педагогларның фән буенча, педагогика, психология, укыту методикасы буенча белемнәрен күтәрү, аларның һөнәри осталыкларын үстерү юнәлешендә максатчан эш алып бара. Педагогларның аралашу культурасын үстерү, педагогик коллективта (командада) эшләргә өйрәтү, педагогик этика, корпоратив фикер йөртү һәм гамәл кылу кагыйдәләрен үзләштерү буенча да эш башкарыла. Укыту-тәрбия процессында таләп ителгән документлар төзүдә юнәлеш бирү эше, яшь белгечләр өчен консультацияләр үткәрү, укытуга инновацион технологияләрне кертүгә юнәлеш бирү, БРИга әзерлек эшенә юнәлеш бирү, педагогик мониторинг төзү эшенә юнәлеш бирү – болар барысы да методик берләшмә эшчәнлегенә караган эш төрләре. Соңгы елларда исә фәнни-тикшеренү методикасын үзләштерү, укучыларны фәнни эш белән шөгыльләндерү юнәлешендә эшли башладык. Район мәгариф бүлегенең милли мәгариф буенча методисты Н.Ә.Шәймарданова район укытучыларының шәхси педагогик тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм таратуның төрле формаларын гамәлгә ашыра. Ачык дәресләр, тәрбия чаралары, фәнни-методик семинарлар, фәнни-гамәли конференцияләр, педагогларның август киңәшмәсе (секция утырышы), фәнни-методик проблемаларга лекцияләр белән беррәттән, эшлекле уеннар, педагогик практикумнар, мастер-класслар, тренинглар, түгәрәк өстәл, конкурс, бәйгеләр, фестивальләр, төрле редакция хезмәткәрләре белән, язучылар белән очрашу, китап тәкъдир итү кичәләре, яшь каләм тибрәтүчеләр форумы һ.б. чаралар үткәрелә. Мондый чаралардан бер генә укытучы да читтә калмый.

Белем һәм тәрбия бирүдә информацион технологияләрнең өстенлекле яклары күп. Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары заманча укыту технологияләрен файдаланып эш итәләр. Материалны мультимедиа мөмкинлекләргә ия булган югары сыйфатлы күрсәтмәлелек ярдәмендә җиткерү аң үсешенә уңай тәэсир итеп, хәтерләү сәләтен, укучының шәхси сыйфатларын үстерүгә, шулай ук укытуны интенсивлаштыруга хезмәт итә. Төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдырып, укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү аркасында, дәресләрнең эчтәлеге байый һәм кызыклырак була. Контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлекләр арта, чөнки материалны кабат укып, хатаны шунда ук төзәтергә, проблема чишүнең берничә вариантын файдаланып карарга була. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен дә компьютер технологияләре ярдәмгә килә. Дәресләрдә укучыларны өстәмә мәгълүмат белән эшләргә, үзлектән белем алырга өйрәтүгә әһәмият бирелә.

Соңгы елларда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән интерактив кулланмалар мөгаллимнәребезнең алыштыргысыз ярдәмчесенә әверелде. Белем сыйфатын күтәрү максатыннан, дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда язучылар иҗатына багышланган мультимедияле программалар, электрон интерактив дәреслекләр уңышлы кулланыла. Мультимедияле кулланмаларны иҗади эшләүче мөгаллимнәребез үзләре әзерли, бу эшкә сәләтле укучылар да җәлеп ителә. Төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинарларда укучылар да, мөгаллимнәребез дә үзләре әзерләгән мультимедияле компьютер презентацияләрен кулланып чыгышлар ясыйлар, конкурсларда катнашалар һәм призлы урыннар алалар. Бүгенге көнгә районыбыз мәктәпләрендәге татар теле һәм әдәбияты кабинетларында шактый материал тупланып системага салынган, электрон укыту лабораторияләрен булдырган укытучыларыбыз да бар.

Соңгы елларда зур тизлек белән үсүче Интернет челтәрен укытучыларыбыз үзләренең педагогик һәм методик осталыгын үстерүдә, белемен күтәрүдә, тәҗрибә алмашуда, ата-аналар белән эшләүдә, дәрес һәм сыйныфтан тыш чараларны әзерләү һәм үткәрүдә оста кулланалар. Татар теле укытучыларының шәхси сайтлары уңышлы эшләп килә. Методик берләшмәнең үз сайты булдырылды. Җәлилова Гөлназ, Хәкимова Гөлнара, Дәүләтова Раушания, Ситдикова Чулпан, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Гайнетдинова Гөлназ, Даутова Гөлчәчәк, Якупова Гөлшатларның сайтларын, сыйныфтан тыш эшчәнлеккә багышланган блогларын республикабызның татар теле укытучылары күптән беләләр һәм югары бәяләргә өлгерделәр. Соңгы көннәрдә бу исемлеккә Венера Шаева һәм Эльвира Әхмәтҗанова өстәлде. Әлеге интернет-проектлары белән укытучыларыбыз республикакүләм конкурсларда катнашып киләләр, җиңү яулыйлар. Укытучылар онлайн технологияләрне дәрес барышында, укучыларның проект эшләрен оештыруда кулланалар. Башка мөгаллимнәребез дә эш тәҗрибәләре белән мәктәп сайтларында, “Белем.ру” һәм ТР Мәгариф министрлыгының “Белем порталы”нда, “Открытый класс”, “Методисты”, “Завуч.инфо”, “Про школу.ру” сайтларындагы һөнәри берләшмәләрдә уртаклаша, күбесенең “Электрон белем бирү” сайтында урнаштырылган шәхси интернет-берләшмәләре уңышлы эшләп килә. Татарстан Республикасы мәгариф һәм мәгариф министрлыгы “Белем.ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән берлектә туган телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү, интернет-технологияләр ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, прогрессив белемле укытучылар, укучылар һәм гаиләләрне барлау максатында, “Белем җәүһәрләре” дип исемләнгән II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе үткәрде. Жюри әгъзалары барлыгы 41 интернет-проектка бәя бирде. Шулар арасыннан районыбыз мөгаллимнәре эшләгән 5 проект аерым игътибарга лаек булды. Җәлилова Г.И., Хәкимова Г.Ш., Дәүләтова Р.Ф. 29 нчы октябрь көнне “Белем җәүһәрләре” исемле II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең "Казан" милли-мәдәни үзәгендә оештырылган йомгаклау тантанасында катнаштылар.

Мәгълүмати технологияләрдән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларыбыз татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән республикүләм олимпиадаларда, фәнни-тикшеренү укуларында, интеллектуаль һәм иҗади бәйгеләрдә Мөслимбез данын яклап чыгыш ясыйлар, призлы урыннар яулыйлар, бердәм республика имтиханын уңышлы тапшырып, үзләре теләгән уку йортларында һөнәр үзләштерәләр. Мактаулы исемнәргә лаек булучылар арасында, һөнәри бәйгеләрнең җиңүчеләре рәтендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының да күп булуы мөгаллимнәребезнең үз эшенә чын күңелдән бирелгән компетентлы белгечләр булуын раслый. “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында уздырылган “Иң яхшы укытучы” конкурсында җиңеп, Россия Федерациясе президенты Грантына лаек булучы татар теле һәм әдәбияты укытучылары Мөхәмәтгәрәева Гөлфия Вагыйз кызы, Шәнгәрәева Зөлфирә Нәсих кызы, Тимергалиева Эльмира Васил кызы, Ситдикова Чулпан Индус кызы – әнә шундыйлардан. 2011 нче елда Республикакүләм үткән "Иң яхшы укытучы" конкурсының нәтиҗәләре буенча 8 татар теле һәм әдәбияты укытучысының Татарстан Республикасы Грантына лаек булуы да әлеге фикерне раслый торган факт. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 4227/11 номерлы боерыгы (1.09.2011) нигезендә алар бер ел дәвамында хезмәт хакына ай саен өстәмә түләү рәвешендә биреп барыла торган бүләккә лаек булды.

19 нчы сентябрьдән 29 нчы сентябрьгә кадәр районның 44 татар теле һәм әдәбияты укытучысы өчен мәгълүмати-методик үзәк базасында Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты белән берлектә “Яңа укыту стандартлары кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытуның актуаль проблемалары” дигән тема астында белем күтәрү курслары үтте. 72 сәгатькә исәпләнгән курслар барышында мөгаллимнәр татар теленнән иҗади үсеш технологиясенә корып төзелгән укыту-методик комплектлар, татар әдәбиятын укытуда А.Яхин системасы, Рәхимов технологиясен куллану үзенчәлекләре, әдәби әсәрләрне анализлау алгоритмнары, социаль-психологик анализ ясау үзенчәлекләре, Шадриков методикасы белән таныша алдылар. Лекцияләрне Р.М.Исхакова, Р.З.Хәйдәрова, Л.В.Рәхмәтуллина, К.Д.Уляшев, Р.Г.Хәсәншина, З.М.Сафина укыды. Курсның җитәкчесе - институтның андрагогика кафедрасының өлкән укытучысы З.М.Сафина булды.

Язгы каникуллар вакытында Мөслим лицее базасында районның барлык мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Федераль дәүләт укыту стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы-эшлекле якын килү” темасы астында чираттагы республикакүләм семинары узды. Семинарда Казан федераль университеты каршында укытучыларның квалификацион белемен күтәрү төбәкара үзәге белгечләре Г.М.Низаметдинова һәм З.И.Җамалетдинова катнашты. Укытучылар әлеге үзәкнең эшчәнлеге, дәүләт стандартлары, эш программалары, дәрес планнары һәм аларның структуралары, республикакүләм бәйгеләрнең нигезләмәләрендә каралган таләпләр, проект эшләре, дәреслекләр турында сөйләделәр, шулай ук татар теле һәм әдәбият дәресләреннән мастер-класслар күрсәттеләр. Районыбыз укытучылары семинар кысаларында үзләрен борчыган бик күп сорауларга җаваплар алдылар һәм “Тәгәрәк өстәл” артында сөйләшүдә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

2011-2012 нче уку елында барлыгы 4 район семинары, 2 төбәкара конференция планлаштырылган иде. Үткәрелгән чараларның барысына да диярлек чит республикалардан кунаклар чакырылды, алар зур масштаблы, эшлекле төс алды. Удмуртия, Башкортостан республикасы вәкилләре катнашында үткән әлеге чараларда шактый укытучылар үзләренең эш тәҗрибәсен таратты, ачык дәресләр, мастер-класс, класстан тыш чаралар күрсәтелде.

Көзге каникул көннәрендә район методик берләшмәсе үзенең чираттагы утырышын Казан шәһәрендә үткәрде. Яратып укый һәм дәресләрдә, тәрбия чараларында даими куллана торган "Сөембикә" журналы, "Мәгърифәт" газетасы журналистлары һәм авторлары белән очрашып, китаплар җыеп, Казанның истәлекле урыннарында йөреп, Камал театрында Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” спектаклен тамаша кылдык.

18 нче ноябрь көнне Казан (Идел буе) Федераль университетының Алабуга шәһәрендәге филиалында урта белем бирү оешмалары укучыларының "Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге" темасына II Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе үтте. Конференция материаллары "Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге" дип исемләнгән җыентыкка кертелгән. Әлеге чарада Мөслим районыннан Яңа Усы, Мөслим лицее, Мари Бүләре, Татар Шураны, 2 нче номерлы урта мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашты. Татар Шураны укучысы Софина Л. 2 нче урынга лаек дип табылды, калган укучыларыбыз сертификатларга ия булдылар. Мөслим лицее, Яңа Усы мәктәбе коллективлары "Рәхмәт хатлары" белән бүләкләнделәр.

30 нчы ноябрь көнне Мөслим гимназиясе базасында татар драматургиясе классигы Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 120 ел тулуга багышланган “Халык күңелендә калган моң” дигән төбәкара фәнни-практик конференция үткәрелде. Конференциядә Сарман районының Сарман гимназиясеннән, Карашай Саклау төп мәктәпләреннән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашты. Чыгышлар, проект эшләре тыңланды, М.Фәйзинең төрле драма әсәрләреннән җырларны татар теле укытучылары үзләре тамашачыга җиткерде. Соңыннан укытучыларыбыз көче белән “Галиябану” спектакленнән өзек сәхнәләштерелде. Төп рольләрне район үзәге укытучылары башкарды.

20 нче декабрь көнне Мамадыш шәһәренең 2 нче санлы мәктәбендә телче, фольклорчы һәм педагог Хуҗа Бәдигыйнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган II республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары үтте. Конференциядә Мөслим урта мәктәбе укучылары да чыгыш ясады. “Тел язмышы-милләт язмышы” номинациясендә 7б сыйныф укучысы Хамматуллина Рәилә 2 нче урын яулады (фәнни җитәкчесе Даутова Г.М.), 9б сыйныф укучысы Сәйфетдиярова Алсу да “Илем тарихы - халкым тарихы” номинациясендә 2 нче урынга лаек булды (җитәкчесе Гәйнетдинова Г.Ф.).

Декабрь ае юбилейларга бай булды. Мөслим мәдәният йортында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, “Татарстан - Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә әдәби-драматик тапшыруларның өлкән редакторы булып эшләүче якташыбыз Шәмсия Җиһангированың иҗат кичәсе булды. Якташыбыз Шәмсия Җиһангирова районыбызның берничә мәктәбендә (Октябрь, Күбәк, Тойгелде, Мөслим урта мәктәбендә) кунакта булды, укучылар белән очрашуларда катнашты.14 декабрь көнне район мәдәният йортында Түреш егете - ТР ның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил исемнедәге республика премиясе иясе, язучы Ләбиб Леронның иҗат кичәсе үтте. Укытучылар бу чараларга укучылар чыгышлары әзерләделәр.

25 нчы январь көнне Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында халык шагыйре Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел тулуга багышланган “Саекмас чишмәләргә тиң иҗат” дигән төбәкара фәнни-практик конференция үтте. Моңа кадәр әдипләрнең иҗатына багышланган чаралар район үзәге мәктәпләре базасында уздырып килә иде. Әлеге җитди чараны Әмәкәй мәктәбендә оештыру идеясе очраклы гына тумады. Мөслим районы мәгълүмати үзәгенең милли мәгариф буенча методисты Н.Ә. Шәймарданова биредә хезмәт куючы татар теле укытучыларының компетентлылыгын, һәр эшкә җаваплы карауларын һәрвакыт бәяләп килде. Сәләтле укытучыларны тагын да үстерү, аларның эш тәҗрибәсен башкаларга тарату максатыннан, регионара конференция уздыру беренче категорияле укытучылар Г.Ш.Хәкимова һәм Р.Д.Шамсовага йөкләнде. Конференциядә Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән беррәттән, Актаныш районы мәгариф идарәсе вәкиле буларак, Чуракай төп мәктәбе директоры, укучылар, шулай ук Башкортстан Республикасы Бакалы районының татар теле укытучылары катнашты. Конференциянең беренче өлешендә әдәби-музыкаль композиция, икенче өлешендә фәнни-методик темаларга чыгышлар тәкъдим ителде. Тат. Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле татар теле укытучысы Э.С.Мәхмүтова “Туган як – мәңгелек моң” темасына чыгышында дәрестә С.Хәкимнең туган якка багышланган әсәрләрен укытуга карашлары белән уртаклашты. Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Р.Я.Иксанова С.Хәким иҗатында ана темасын мәктәптә өйрәнү мәсьәләләренә тукталды. Мөслим лицее укытучысы Э.Д.Ситдикова “С.Хәким иҗатында әнкәйләргә мәхәббәт хисләренең чагылышы” темасына чыгыш ясады. Укытучылар заман технологияләреннән уңышлы файдаланалар. Һәрбер чыгыш электрон презентация белән тәэмин ителгән, алар укытучыларга үз эшләрендә файдалану өчен таратылды. Татар теле укытучылары, гомумән, сәнгать яратучы, сәләтле, зыялы кавем. Әлеге әдәби чарага район укытучыларының чыгышлары да өстәлде. Баланны төп белем бирү мәктәбе укытучысы Г.Ш.Якупова, Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбеннән А.Ф.Мөхәммәдиева, Баек урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Г.М.Садриева, Тат. Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенән Э.С.Мәхмүтова, Т.Табын урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы А.Зарипованың С.Хәким сүзләренә башкарган җырлары кичәнең матур бизәгенә әверелде. Күбәк урта мәктәбеннән укытучы З.Х.Рәхимованың “Тәбикмәк”, аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелүче Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Г.М.Даутованың “Әнкәй” шигырен сөйләвен яратып кабул иттек. Чыгыш ясаучыларны тыңлагач, үзе талантлы укытучының укучылары да булдыклы булуына тагын бер кат инандык.

Конференция кунаклары – Актаныш районы Чуракай төп мәктәбе укучылары да шигъри һәм музыкаль күчтәнәчләрен тәкъдим иттеләр, эчтәлекле, матур чыгышлары белән күңелләргә кереп калдылар.

27 нче январь көнне районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларыннан торган делегация Мәгълүмати-методик үзәкнең милли мәгариф буенча методисты Н.Ә.Шәймәрданова җитәкчелегендә Зәй шәһәрендә узган Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең “Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы” дигән темага багышланган IX республикакүләм педагогик укуларында катнашты.

8 нче февраль көнне Казан шәһәренең Совет районында урнашкан аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 171 номерлы мәктәбендә V республика мәгариф учреждениеләре интернет-сайтлары конкурсының йомгаклау тантанасы узды. Тантанага чакырылучы сайт хуҗалары арасында Мөслим районы мәгариф хезмәткәрләре дә бар иде. Бәйгедә республикабызның 200 дән артык мәгариф учреждениесе катнашты, шуларның 46 сы төрле номинацияләрдә җиңүгә иреште. Җиңүчеләр 5 номинациядә билгеләнде. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайты (http://muslum-tat.narod.ru ) “Иң популяр сайт” номинациясендә 3 нче урынга лаек булды. Сайт авторлары Шәймәрдәнова Нурания Әзһәм кызы, Тимергалиева Эльмира Васил кызы, Җәлилова Гөлназ Илсур кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының III дәрәҗә дипломы белән бүләкләнделәр. Җәлилова Г.И. әлеге тантанада сайтның презентациясе белән чыгыш ясады. “Иң кызыклы сайт” (“Самый познавательный сайт”) номинациясендә Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе мөгаллимнәре Җәлилова Гөлназ Илсур кызы һәм Сәрвәрова Венера Фирдәвис кызы ясаган “Йөрәкләрдә безнең син, Тукай!” сайты (http://ravilya-z.narod.ru), материалны үзенчәлекле тәкъдим иткән өчен, Мактау грамотасына лаек булды. Мәктәп укучылары бөтенроссия олимпиадасының татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән региональ этабында районыбыз укучылары һәм мөгаллимнәре сынатмый. Мөслим гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Җиһангирова Ләйсәния Бәшир кызы (укытучысы - Шәңгәрәева З.Н.) рус мәктәпләрендә укучы татар балалары арасында татар теле фәненнән, Мөслим лицееның 10 нчы сыйныф укучысы Хөрмәтуллина Йолдыз Сәлим кызы (укытучысы - Ситдыйкова Ч.И.), Түбән Табын урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Фәйзелхакова Язилә Фаил кызы (укытучысы - Шакирова Ә.М.) татар мәктәпләрендә укучы балалар арасында татар теле фәненнән, Мөслим гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Гыйздәтова Эльза Гегель кызы (укытучысы - Шәңгәрәева З.Н.) татар мәктәпләрендә укучылар өчен әдәбият фәненнән үткәрелгән олимпиадаларда призлы урыннарга лаек булсалар, Мөслим лицееның 10 нчы сыйныф укучысы Хөрмәтуллина Йолдыз Сәлим кызы (укытучысы - Ситдыйкова Ч.И.) татар мәктәпләрендә укучылар өчен әдәбият фәненнән абсолют җиңүгә иреште.

Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары һәм махсус урта белем бирү йортларында белем алучылар өчен "Мин туган телемдә сөйләшәм" исемле иҗади бәйге үткәрелде. Бәйгенең максаты – укучыларда татар филологиясенә карата кызыксыну уяту, татар халкының телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, гуманитар юнәлештә сәләтле яшьләр белән эшләү, аларга ФСИ да белем алу мөмкинлекләре турында мәгълумат бирү.

Бәйге читтән торып уздырылды. Нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2012 нче елның 19 нчы февралендә Абитуриентлар көнендә оештырылады. Әлеге чарада Тойгелде урта мәктәбеннән Дәүләтова Айгөл Булат кызы III дәрәҗә дипломга лаек булды. Бәйгедә Мөслим урта мәктәбеннән катнашкан 2 укучы (Гайнетдинова Чулпан, Кирамова Чулпан), Тат.Бүләр урта мәктәбеннән 4 укучы - конкурс сертификаты, аларны әзерләгән мөгаллимәләр Гайнетдинова Г.Ф., Сәхбетдинова Җ.М., Дәүләтова Р.Ф. Рәхмәт хаты алып кайтты.

ЮНЕСКО тарафыннан кабул ителгән халыкара Туган тел көнен район укытучылары аеруча зур фантазия белщн уздыралар. Бу уку елында да мәктәпләрдә төрле формада мавыктыргыч чаралар уздырылды.

22 нче февральдә Мөслим районы Яңа Усы урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе семинары үтте. Семинар “Татар теле һәм әдәбияты укытуда проект технологияләренең роле” темасы астында үткәрелде, укытучылар тәҗрибә уртаклашты.

28 нче февраль көнне Сарман муниципаль районы 2 нче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбендә Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 106 ел тулуга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә районыбыздан бер төркем укучылар һәм укытучылар катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Мөслим гимназиясенең 11 нче сыйныф укучылары Гүзәл Мәһдиева “Гөлшат Зәйнәшева җырларында кош сурәтләрнең вазифасы” дигән фәнни эзләнү хезмәте өчен I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде (укытучысы Эльмира Тимергалиева), Гүзәл Сәфәргалина “Аяз Гыйлаҗев әсәрләрендә конфликт” дигән хезмәте өчен “Халкым мирасы” номинациясендә җиңүче булды (укытучысы Гөлшат Мирзаморатова).

29 нчы февраль көнне Әлмәт шәһәрендә Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты Риза Фәхреддин укулары кысаларында “Р.Фәхреддиннең томыш юлы һәм иҗаты” дигән республикакүләм презентацияләр конкурсы үткәрде. Конкурста районыбыздан бер төркем укучылар һәм укытучылар төрле секцияләрдә катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Якупова “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда Р.Фәхреддин мирасын куллану” дигән презентациясе белән җиңү яулады һәм III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелүче Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлчәчәк Даутова, Гөлназ Гайнетдинова, Яңа Усы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Ришат Кондратьев, Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Эльвира Бакиева, Югары Табын төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Фәнзилә Закирова (укытучылары Сөмбел Григорьева, Гөлнара Нәҗмиева, Фәимә Гыйльманова) шулай ук мәгърифәтченең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентацияләрен яклап чыгыш ясадылар һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр.

15 нче март көнне Яр Чаллы шәһәрендә КФУ базасында V регионара укучылар фәнни конференциясе үтте. Анда Мөслим лицеееның 11 а сыйныфы укучысы Гыйльметдинова Алсу "Торыш авылы тарихы һәм микротопонимиясе" темасы буенча эзләнү-тикшеренү эше белән 3 нче урынны алды (фәнни җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Чулпан Индус кызы).

"Мәгариф" милли проекты кысаларында узучы "2012 нче елның яхшы укытучысы" бәйгесендә Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Гөлназ Фәнис кызы катнашты. "Ел укытучысы - 2012" бөтенроссия бәйгесенең муниципаль турында быел 3 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты. Бәйгенең читтән торып үткәрелгән этабында югары баллар җыйган Даутова Гөлчәчәк Минсалих кызы һәм Хәкимова Гөлнара Шәрипҗан кызы финал ярышында катнашты һәм югары нәтиҗәләр күрсәтте. Гөлчәчәк Минсалиховна 2 нче урынны яуласа, Гөлнара Шәрипҗановна гран-прига лаек булды һәм Казан шәһәрендә уздырылган республика этабында Мөслим районы данын яклап кайтты.

25 нче мартта Актаныш районы “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия–интернаты”нда “Без яшь, без сәләтле” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Татар әдәбияты секциясендә Мөслим лицееның 10а сыйныфы укучысы Хөрмәтуллина Йолдыз катнашты. Ул, уңышлы чыгыш ясап, 1 нче урынга лаек булды.

Март аенда Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары "Бөтенроссия мастер-класс бәйгесе"нең финал туры үтте. Әлеге чарада районыбыздан Симәк урта мәктәбе директоры, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садретдинова Дамира Зөфәр кызы катнашты.

4 нче апрель көнне Әлмәт шәһәрендә Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты базасында Клара Булатова премиясенә лаек булган укучылар чакырылды. Әлеге күркәм чарада безнең район мәктәпләрендә укучы яшь каләм тибрәтүче укучыларыбыз да чакыру алды һәм катнашты. “Әдәбият” номинациясендә җиңүче Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Сәетгәрәева Резеда (укытучысы Җ.М.Сәхбетдинова) булды һәм II дәрәҗә Диплом (700 сум премия) белән бүләкләнде, “Иң яхшы шигырь язучы” һәм III дәрәҗә Диплом (500 сум премия) белән Тойгелде урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Габделхакова Язилә (укытучысы Р.Г.Фазуллина) булды. Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Хәертдинов Алмаз (укытучысы Җ.М.Сәхбетдинова), Мөслим гимназиясеннән Әгълиуллина Язилә (укытучысы Э.В.Тимергалиева) шулай ук Клара Булатова тарафыннан әзерләнгән махсус бүләкләргә лаек булдылар. Әлеге бәйгедә катнашкан Югары Табын төп мәктәбеннән А.Җәләлетдинова (укытучысы Ф.Н.Гыйльманова), Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбеннән И.Миркасимова, А.Мирзаянова, Г.Исламова (укытучылары Җ.М.Сәхбетдинова), Мөслим лицееннан А.Ногуманов, Й.Хөрмәтуллина (укытучылары Ч.И.Ситдикова), Яңа Усы урта гомуми белм бирү мәктәбеннән Л.Романова (укытучысы С.Г.Григорьева) бәйгедә катнашучы сертификатларына лаек булдылар.

Укытучылар өчен бөтенроссия күләмендә үткәрелгән "Зирәк тиен" бәйгесенең спорт зачетында Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Латыйпова А.Г., Ситдыйкова Э.Д., Ситдыйкова Ч.И. 3 нче урынга лаек булды.

19 нчы апрель көнне Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтында “Каурый каләм” Татарстан, Башкорстан, Чувашстан республикалары һәм Пермь, Самара, Оренбург өлкәләре укучылары иҗат конкурсының II туры үтте. Конкурс 10 нчы сыйныф укучылары арасында иҗади һөнәрләргә карата кызыксыну, татар халкының телен, әдәбиятын, мәдәниятын саклау һәм үстерү, гуманитар юнәлнештә сәләтле яшьләрне эзләү һәм алар белән эшләү, киләчәктә аларга Алабуга институтында белем алу мөмкинлеге бирү максатыннан үткәрелде. Һәр конкурсант, үзе белән таныштырып, 1 иҗади эшен тәкъдим итте. Мөслим лицееның 10 нчы сыйныф укучысы Хөрмәтуллина Йолдыз (укытучысы Чулпан Ситдикова) әлеге конкурста 1 нче урынны яулады. Йомгаклау турында катнашучы балаларга лауреат Дипломы, укучыларның иҗади эшләре тупланган җыентыклар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Һәр елдагыча, 26 нчы апрель көнне татар теле укытучылары сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен зур хөрмәт белән билгеләп үттеләр. “Мизгел” яшьләр ял үзәгендә “Тукай – милләтебезнең йөзек кашы” исемле музыкаль әдәби бәйрәм кичәсе үзды. Бәйрәмдә Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты урынбасары Рушат Җәүдәт улы Солтанов, мәгариф бүлеге начальнигы Ларис Хәмбәл улы Бариев, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев, Татарстан Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы, мәгариф ветераны, Абдулла Алиш исемендәге премия иясе Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрь Әхмәт Дусайлы, шагыйрә Лилия Садриева катнашты. Районыбыз мәктәпләреннән килгән шигърият яратучы, шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән җырлар башкаручы укучыларыбыз Габдулла Тукай иҗатына дан җырладылар. Шулай ук Г.Тукай иҗатын яктырткан әдәби күргәзмә, укытучыларыбыз әзерләгән презентацияләр каралды. Төп оештыручылар Мөслим мәктәбе укытучылары булды.

Март - апрель айларында "Сәләт-Чаллы” балалар һәм яшьләр оешмасы "Көмеш кыңгырау” газетасы редакциясе белән берлектә инде икенче ел рәттән "Халкым өчен нәрсә эшләрмен?” иншалар бәйгесен үткәрде. Аның максаты – яшь буынны милләт язмышы, илебез язмышы турында уйландыру, халкыбызның асыл егет-кызлары итеп тәрбияләргә тырышу. Быел бәйгедә 50гә якын бала катнашты. Укучыларның иншаларында милләтебезнең рухи һәм физик сәламәтлеге, татар авылының бүгенге аянычлы хәле, табигать чисталыгы һәм башка мөһим мәсьәләләр күтәрелә. Яшьләребезне иң борчыган проблема – туган телебезнең дәрәҗәсе. Бәйгедә Мөслим урта мәктәбеннән 3 укучы катнашты. 6 нчы сыйныф укучысы Зөһрә Латыйпова 3 нче урынга лаек булды. Зөһрә диплом һәм "Көмеш кыңгырау" газетасының яртыеллык подпискасы белән бүләкләнде. Барлак катнашучыларга да диплом һәм истәлек бүләге, аларны бәйгегә әзерләгән Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызына Рәхмәт хаты тапшырылды.

16 май көнне "Безнең яңа мәктәп" проектын тормышка ашыру шартларында татар теле һәм әдәбияты фәннәренең шәхесне үстерүдә тоткан урыны" дигән темага Баек урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә утырышы булып узды. Семинарга Башкортстанның Бакалы районы укытучылары да чакырылган иде. Якташ шагыйрәбез, Баек авылы кызы Лилия Садриеваның "Күңелләр чәчәк тели" китабын тәкъдир итү кичәсендә укучылар аның өр-яңа шигырьләре белән таныштырдылар. Шагыйрә үзе дә шигырьләрен укыды. Укытучылар мәктәпнең "Туган як" музее белән таныштылар. Ахырдан берләшмәнең 2011-2012 уку елындагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Семинар табигать кочагында дәвам итте. Татар теле укытучылары мәктәп коллективы белән берлектә Изге чишмә буенда ял иттеләр, уйнадылар, күңел ачтылар.

Март - июнь айларында узган I Бөтенроссия "Иң яхшы татар теле дәресе проекты" бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Районыбыз мөгаллимнәре (Якупова Г.Ш., Даутова Г.М., Шәнгәрәева З.Н., Тимергалиева Э.В., Латыпова Г.Х.) әлеге бәйгенең сертификатларына лаек булдылар.

“Россия тарихында – минем якташларым” Бөтенроссия сочинениеләр бәйгесендә катнашып, район укучылары шактый матур нәтиҗәләргә ирештеләр. 2-3 дәрәҗә Диплом һәм сертификат алучы укучылар – Латыпова Г.Х.(С.Мухан), Тимергалиева Э.В., Шәнгәрәева З.Н. (Мөслим гимназиясе) укучылары.

18 нче майда Актаныш районы “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия–интернаты”нда республикакүләм “Гамил Афзал укулары” оештырылды. Т.Миннуллин иҗатына багышланган конференция укытучыларның фәнни-тикшеренү эшләре, мастер-класслар рәвешендә узды. Мөслим гимназиясе укытучысы Тимергалиева Э.В. “Татар театрының көзгесе” темасына мастер-класс күрсәтте, “Мастер-класс” номинациясендә 2 нче урын яулады. Укытучыларның чыгышлары Туфан Миңнуллин иҗатын мәктәптә укыту өчен методик әсбап итеп туплап бастырылгын.

18 нче май көнне "Татмедиа" агентлыгының брифинглар залында "Татнет йолдызлары - 2011" интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйгедә бу юлы 220 сайт катнашты, 48 сайт бүләкләнде. Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайты "Фән һәм мәгариф, тел һәм тәрбия" номинациясендә кыксындыру бүләгенә - дипломга лаек булды. Татар теле укытучыларының МБ сайты чын мәгънәсендә укытучыларның ярдәмчесенә әверелде. Җәлилова Г.И. тынгысыз хезмәте аркасында ул һәрвакыт яңартылып, тулылындырылып тора. Хезмәтеннән тәм табып эшләгәнгә күрә, нәтиҗәләр дә куанычлы. Безнең эшләребезне яктыртып баруы өчен зур рәхмәт аңа!

Мәктәпләрдә чын мәгънәсендә үз эшенең осталары хезмәт куя. Аларның һәрберсенең үз юлы, үз эзе бар. Өйрәнерлек уңай тәҗрибә дә, күркәм нәтиҗәләр дә бар. Шулай да – осталыкка чикләр юк. Һәрдаим үсештә, эзләнүдә булган укытучы гына матур нәтиҗәләргә ирешә ала.

Татар теле мөгаллиме бүгенге көндә укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирә; аны мәдәниятле итә; һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Шуңа күрә Укытучы укучының тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала да. Хезмәтегез куаныч китерсен, хөрмәтле коллегалар! Яңа уку елында яңа үрләр яулавыгызны телим!

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Тимергалиева Э.В.





Сайт создан в системе uCoz