PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Яңалыклар

“Саекмас чишмәләргә тиң иҗат” дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


26.01.2012

25 нчы гыйнвар көнне районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында халык шагыйре Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел тулуга багышланган “Саекмас чишмәләргә тиң иҗат” дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрделәр. Конференциядә Актаныш районының Чуракай төп мәктәбеннән, Башкортстан Республикасы Бакалы районы Куян, Яңа Әгъбәз урта мәктәпләреннән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашты.

Конференциянең беренче өлешендә Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары әзерләгән әдәби музыкаль композиция каралды, икенче өлешендә шагыйрь иҗатын мәктәптә өйрәнү тәҗрибәсеннән “С.Хәким иҗатында туган як темасы” дигән темага Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Мәхмүтова, “С.Хәким иҗатында ана темасы” дигән темага Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда Ихсанова, “С.Хәким иҗатында әниләргә мәхәббәт хисләренең чагылышы” дигән темага Эльвира Ситдикова чыгыш ясады.

Конференциянең “Сибгат Хәким шигърияте” дигән өченче өлешендә исә, шагыйрьнең шигырьләре, көйгә салынган җырлары яңгырады.

Конференция ахырында резолюция кабул ителде, Актаныш, Башкортстан Республикасы мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары эшчәнлеге турында фикер алышынды, тәҗрибә уртаклашылды.

Шәймәрданова Н.Ә., милли мәгариф буенча методист.





Җәлилова Г.И., А.Шамс, Хәкимова Г.Ш. фотолары.

Конференция материаллары



Ситдикова Э. “С.Хәким иҗатында әниләргә мәхәббәт хисләренең чагылышы” (презентация белән).

Ихсанова Р. “С.Хәким иҗатында ана темасы” (презентация белән)




Сайт создан в системе uCoz