PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Яңалыклар

"Халкым өчен нәрсә эшләрмен?!" региональ иншалар бәйгесендә


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


17.05.2012

Март - апрель айларында "Сәләт-Чаллы” балалар һәм яшьләр оешмасы "Көмеш кыңгырау” газетасы редакциясе белән берлектә инде икенче ел рәттән "Халкым өчен нәрсә эшләрмен?” иншалар бәйгесен үткәрде. Аның максаты – яшь буынны милләт язмышы, илебез язмышы турында уйландыру, халкыбызның асыл егет-кызлары итеп тәрбияләргә тырышу. Быел бәйгедә 50гә якын бала катнашты. Иҗат җимешләрен Татарстаныбызның төрле төбәкләреннән җибәрделәр: Чаллы, Мөслим, Актаныш, Сарман, Арча, Чирмешән, Чистай. Укучыларның иншаларында милләтебезнең рухи һәм физик сәламәтлеге, татар авылының бүгенге аянычлы хәле, табигать чисталыгы һәм башка мөһим мәсьәләләр күтәрелә. Яшьләребезне иң борчыган проблема – туган телебезнең дәрәҗәсе. Бәйгедә Мөслим урта мәктәбеннән 3 укучы катнашты. 6 нчы сыйныф укучысы Зөһрә Латыйпова 3 нче урынга лаек булды. Зөһрә диплом һәм "Көмеш кыңгырау" газетасының яртыеллык подпискасы белән бүләкләнде. Барлык катнашучыларга да диплом һәм истәлек бүләге, аларны бәйгегә әзерләгән Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызына Рәхмәт хаты тапшырылды.




Сайт создан в системе uCoz