PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Яңалыклар

"Белем җәүһәрләре - 2011" бәйгесендә


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


29.10.2011

Татарстан Республикасы мәгариф һәм мәгариф министрлыгы “Белем.ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән берлектә туган телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү, интернет-технологияләр ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, прогрессив белемле укытучылар, укучылар һәм гаиләләрне барлау максатында, “Белем җәүһәрләре” дип исемләнгән II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе үткәрде. Жюри әгъзалары барлыгы 41 интернет-проектка бәя бирде. Шулар арасыннан районыбыз мөгаллимнәре эшләгән 5 проект аерым игътибарга лаек булды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

I урын - “Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты” интернет-проекты (http://gzalilova.narod.ru) авторы/җитәкчесе "Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелүче Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы (“Укытучы – җәүһәр” номинациясе);

II урын - “Якты йолдыз булып яна Әмәкәй күңелемдә” интернет-проекты (http://tugan-awlm.blogspot.com) авторлары/алып баручылары Хәкимова Гөлнара Шәрипҗан кызы җитәкчелегендә укучыларның Әмәкәй урта мәктәбенең Туган як тарихын өйрәнү түгәрәге коллективы (“Укучы – җәүһәр” номинациясе);

III урын - “Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайты” интернет-проектының (http://muslum-tat.narod.ru) идея авторы Мөслим мәгълүмати-методик үзәгенең милли мәгариф буенча югары категорияле методисты Шәймәрдәнова Нурания Әзһәм кызы, проект җитәкчесе Мөслим гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тимергалиева Эльмира Васил кызы һәм администратор "Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелүче Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы (“Укытучы – җәүһәр” номинациясе);

Лауреатлар - "Туган телдә данлап яшик туган җирне!" интернет-проекты (http://tugan-tel.blogspotucoz.ru) авторы/җитәкчесе Тойгелде урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтова Рушания Фатих кызы (“Укытучы – җәүһәр” номинациясе); “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара сайты” интернет-проекты (http://tuan-tel.blogspot.com) авторы/җитәкчесе Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара Шәрипҗан кызы (“Укытучы – җәүһәр” номинациясе).

Кызларыбыз 29 нчы октябрь көнне "Казан" милли-мәдәни үзәгендә үтәчәк тантанага чакырулы.

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә тагы да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез. Булдырасыз, кызлар!

Шәймәрданова Н.Ә., милли мәгариф буенча методист.





Сайт создан в системе uCoz