PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Яңалыклар

Татар драматургиясе классигы Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 120 ел тулуга багышланган "Халык күңелендә калган моң" дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


1.12.2011

30 нчы ноябрь көнне районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Мөслим гимназиясе базасында татар драматургиясе классигы Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 120 ел тулуга багышланган "Халык күңелендә калган моң" дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрделәр. Конференциядә Сарман районының Сарман гимназиясеннән, Карашай Саклау төп мәктәпләреннән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашты.

Конференциядә "М.Фәйзи – татар әдәбиятында музыкаль драма жанрына нигез салучы" дигән өлешендә язучы иҗатын мәктәптә өйрәнү тәҗрибәсеннән "М.Фәйзинең "Галиябану" музыкаль драмасын А.Яхин концепциясе буенча анализлау" дигән темага Симәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дамира Садретдинова, "Милли киемнәребез: М.Фәйзинең "Галиябану" музыкаль драмасында һәм бүген” дигән темага Ю.Табын төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Инсия Шәрипова, "М.Фәйзинең "Галиябану" музыкаль драмасында монологлар һәм әсәрнең идея-эстетик кыйммәтен ачуда аларның роле" дигән темага Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Айгөл Хөсәенова (укытучысы Илсөя Шәйгарданова), "М.Фәйзинең "Галиябану" музыкаль драмасында этнографик детальләрнең роле" дигән темага Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Мирзаморатова чыгыш ясады.

Конференциянең "М.Фәйзинең "Ак калфак", "Асылъяр" драмаларында музыкаль детальләр" дигән өлешендә исә, төп рольләр булган Хәмдия, Асылъяр башкарган җырларны Баек урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Садриева, Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Фәнзил Вәлиев башкардылар.

Конференциянең "М.Фәйзинең "Галиябану" музыкаль драмасы – XX йөз башы драматургиясенең даны һәм таҗы" дигән бүлегендә Мөслим гимназиясе, аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелүче Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе, Мөслим гимназиясе укытучылары көче белән "Галиябану" музыкаль драмасыннан өзек сәхнәләштерелде.

Конференция ахырында резолюция кабул ителде, Сарман һәм Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты.

Шәймәрдәнова Н.Ә.



Резолюция:


Татар драматургиясе һәм театрының үсеш-үзгәреш тарихында җуелмас эз калдырып, иҗатлары белән халыкның рухи дөньясын баеткан, көч-ышаныч биргән, матурлыкка мәхәббәт, начарлыкка нәфрәт тәрбияләгән, тормыштан гамь һәм тәм табып яшәргә чакырган әдипләр арасында Мирхәйдәр Фәйзи исеме аерым бер урын алып тора. М.Фәйзи иҗаты үзе исән вакытта ук зур кызыксыну уятып, XX гасыр дәвамында әдәбият-сәнгать белгечләренең, укучы-тамашачыларның игътибарын даими җәлеп итеп килә. Аның бай иҗаты, бигрәк тә атаклы «Галиябану» музыкаль драмасы, дистә еллар дәвамында укылып, сәхнәләрдә куелып-каралып, гуманистик табигате, милли эчтәлек-сурәтләре, халыкчан җыр-моңы белән берничә буын укучы-тамашачының күңелен биләде, күпләрне әдәбият-сәнгать дигән олы, серле дөньяга алып керде. Тормыш-яшәештәге иҗтимагый, социаль-мәдәни шартлар йогынтысында рухи кыйммәтләргә караш-мөнәсәбәтләр үзгәрүе мәгълүм. М.Фәйзи иҗатының әдәби-эстетик кыйммәте нәрсәдә? Әлеге бай мирас, чор сынауларын үтеп, бүген дә заманча яңгырыймы? Заман укучысы өчен М.Фәйзи иҗаты нәрсә бирә ала? ХХI гасыр укучысы өчен М.Фәйзи әсәрләрен нинди формада бирү отышлы булыр? Әдипнең тууына 120 ел тулуны билгеләп үткәндә әлеге сораулар аеруча актуаль яңгырый.

1. Классик драматург М.Фәйзи иҗатын мәктәптә өйрәнү өчен, дәрес вакытын иҗади сайларга мөмкинлек бирергә, сыйныфтан тыш уку сәгатьләре хисабына, эш программасына үзгәрешләр кертеп, тирәнтен өйрәнергә.
2. Яшь буында әхлакый сыйфатлар формалаштыру, тормышка хәзерләү максатыннан, М.Фәйзи иҗатының мөмкинлекләреннән киңрәк файдаланырга.
3. М.Фәйзи драмаларының лексик-семантик, стилистик үзенчәлекләрен тикшерү аша, телебезнең төзеклеген камиллеген өйрәтүгә ирешергә.
4. Әдәби түгәрәкләр эшчәнлегендә әдип иҗатының үзенчәлекләрен тикшерергә, класстан тыш чараларда М.Фәйзи драмаларыннан өзекләрне сәхнәләштерергә, укучыларга аерым персонажларның җырларын өйрәтергә.



Конференция материаллары:


1. Мирхәйдәр Фәйзи. Тормыш һәм иҗат сәхифәләре.
2. "Галиябану" музыкаль драмасының сәнгатьчә эшләнеше.
3. Хөсәенова Айгөл Әсгать кызы, Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы. Фәнни-тикшеренү эше: "Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" драмасында монологлар һәм әсәрнең идея-эстетик кыйммәтен ачуда аларның роле”.
4. Садертдинова В.З. "А.Г.Яхин концепциясе буенча укытуда М.Фәйзинең "Галиябану" драмасын өйрәнү".
5. Шәрипова И. "Милли киемнәребез: элек һәм хәзер".
6. Мирзаморатова Г. "Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” драмасында этнографик детальләрнең бирелеше".
7. "Галиябану" спектакленнән өзек. Сәхнәдә - Мөслим мәктәпләре мөгаллимнәре.






Сайт создан в системе uCoz