PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Яңалыклар

"Татнет йолдызлары - 1012" бәйгесендә


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


19.05.2012

18 нче май көнне "Татмедиа" агентлыгының брифинглар залында "Татнет йолдызлары - 2011" интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Тантанада "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе урынбасары Беломоина Нурия Абдулла кызы, бәйгенең оештыру комитеты рәисе Гатауллин Раил Мәүлет улы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәистәше һәм жюри әгъзасы Римзил Вәлиев, Татарстан Республикасы Президенты Тышкы элемтәләр департаментының Татарстан Республикасы вәкиллекләре белән эшләү һәм контрольдә тоту секторы мөдире һәм жюри әгъзасы Ахтареев Азат Чулпан улы һ.б. катнаштылар. Бәйгедә бу юлы 220 сайт катнашты, гаризалар Татарстан һәм Россия төбәкләреннән генә түгел, бәлкем, Казахстан, Украина, Кыргызстаннан да килгән иде.Бәйгенең җиңүчеләре һәм лауреатлары сыйфатында Татарстаннан, Казахстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән (Чувашия Республикасы, Свердловск, Самара, Киров, Новосибирск өлкәләре, Мәскәү һәм Новосибиирск шәһәрләре) 48 сайт бүләкләнде. Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайты "Фән һәм мәгариф, тел һәм тәрбия" номинациясендә кыксындыру бүләгенә - дипломга лаек булды.

Җиңүчеләр исемлеге






Сайт создан в системе uCoz