PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Яңалыклар

Мөслимдә - Л.Леронның иҗат кичәсе


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


20.12.2011

14 декабрь көнне район мәдәният йортында Түреш егете - ТР ның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил исемнедәге республика премиясе иясе, язучы Ләбиб Леронның иҗат кичәсе үтте. Әлеге чарада Л.Леронның иҗатташ дуслары, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мөгаллимнәр, китапханә хезмәткәрләре һәм язучының иҗатын яратучы башка бик күп тамашачылар катнашты. Юбилярны иҗатташ дуслары, авылдашлары, сәнгать мәктәбе укучылары котлады. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Солтанов район башлыгы Р.Р.Хәбиповның тәбрикләвен җиткерде. ТР Язучылар берлеге рәисе И.Ибраһимов район башлыгына Татарстан Язучылар берлегенең Рәхмәт хатын тапшырды. Соңыннан Түбән Кама татар дәүләт драма театры Л.Лерон әсәре буенча куелган "СССРда ясалган...нар" исемле кәмит-тамаша күрсәтте.

Гөлназ Җәлилова фотолары:






Сайт создан в системе uCoz