PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Яңалыклар

Шагыйрә Клара Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


6.04.2012




4 нче апрельдә Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының актлар залында әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен шагыйрә Клара Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы уздырылды. Тантанада шагыйрә Клара Булатова, Әлмәт Язучылар идарәсе вәкилләре Илүсә Нәбиуллина, Минзифа Әхмәтшина һ.б. катнашты. Әлеге чара Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты хезмәткәрләре, студентлар көче белән әзерләнгән. Клара Булатованың Туган як гимнына әверелгән “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип аталган җыры белән башланып киткән тантанада шагыйрә үзе чыгыш ясады, аның шигырьләре яңгырады, иҗатына багышланган фәнни эшләр тыңланды, яшь каләм тибрәтүчеләрнең иҗади эшләре яңгырады.

Конкурс гомуми урта белем бирү мәктәпләре, лицей, гимназия укучылары, югары уку йортлары студентлар арасында уздырылды. Быел беренче тапкыр уздырылучы әлеге конкурста Мөслим районы мәктәпләрендә укучы егетләр һәм кызлар бик теләп катнаштылар. Конкурс әдәби-иҗат процессын стимуллаштыру, яшь буынның рухи һәм әхлакый үсешенә йогынты ясау, шулай ук Клара Булатова иҗатын пропагандалау максатыннан уздырылды. Катнашучылар “Әдәби иҗат” һәм “Фәнни эш” юнәлешләре буенча көч сынашты.

Тат. Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы укучысы Резеда Сәетгәрәева үзе язган шигырьләрен яттан укыды, “Әдәби иҗат” номинациясендә II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Шул ук номинациядә III дәрәҗә Дипломга Тойгелде урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы укучысы Язилә Габделхакова лаек булды. Мөслим гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучысы Язилә Әһлиуллина һәм Тат. Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы укучысы Алмаз Хәертдинов махсус кызыксындыру бүләкләренә һәм Дипломнарга лаек булдылар. Тат. Бүләр мәктәбеннән Алинә Акмалова, Айгөл Мирзаянова, Ильмира Миркасыймова, Гөлия Исламова, Яңа Усы мәктәбе укучысы Романова Лариса, Югары Табын мәктәбе укучысы Җәләлетдинова Айгөл Мөслим лицее укучылары Йолдыз Хөрмәтуллина һәм Алмаз Ногманов та Дипломнарга ия булды. Әлеге укучыларның җитәкчеләре – татар теле һәм әдәбияты укытучылары Җ.М.Сәхбетдинова, Э.В.Тимергалиева, Ч.И.Ситдикова, Х.Галимҗанова, С.М.Григорьева. Тантанада чыгыш ясаучылар Мөслим районы мәктәпләрендә укучыларның иҗатка тартылуын матур күренеш дип бәяләделәр. Алдагы елларда да яңа уңышлар сезгә, яңа үрләр яулавыгызны телибез.


Тимергалиева Э.В.- Мөслим гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы.





Сайт создан в системе uCoz