PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Яңалыклар

"Минем шәҗәрә" исемле II "Көмеш каләм" конкурсы


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


24.01.2012

Чувашстан татарлары оештырган "Минем шәҗәрә" исемле II "Көмеш каләм" конкурсына йомгак ясалды. Әлеге бәйгедә Чувашстан, Татарстан, Башкортостан республикаларыннан, Пенза өлкәсеннән 100 гә якын конкурсант нәсел шәҗәрәсенә багышланган иншалар белән катнаштылар. Шулар арасыннан 17 кеше җиңүче итеп билгеләнде.

Йомгаклау тантанасы Казан шәһәрендә урнашкан Бөтендөнья татар конгрессы бинасында үтте. Тантана танылган шәхесләр, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Бөтенрусия татар авыллары оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗапов, Урмай авылы мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Сафиуллин, конкурсның төп оештыручы Фәрит Гыйбатдинов, конкурсның жюри әгъзалары Александр Долгов, Римма Бикмөхәммәтәва, Азат Шәймарданов, журналистлар һәм Татарстанның ТНВ һәм ГТРК тележурналистлары катнашында үтте. Музыкаль яктан бәйрәмне Урмай авылының танылган "Мишәр” фольклор һәм эстрада ансамбле белән Шыгырдан авылының яшь җырчысы Рәмис Халитов бизәделәр.

Мин 2 дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләндем. Соңыннан Г.Камал театрында Ркаил Зәйдулланың юбилей кичәсендә катнаштым.

Дәүләтова Р.Ф., Тойгелде урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.





Сайт создан в системе uCoz