PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Яңалыклар архивы

2011-2012 нче уку елы


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


Хөрмәтле кунакларыбыз. Сайтыбыз материаллары урнашкан хостинг башка урынга күчерелү сәбәпле, http://muslum-tat.narod.ru/ адресы буенча урнашкан сайтны яңарту эше туктатылу турында хәбәр итәбез. Сезне яңа сайтыбызда көтеп калабыз.


  1 2 бит

23.09.2012

Ситдыйкова Ч.И. хәбәр итә: "20 нче сентябрь көнне Мөслим лицее “Ялкын” журналыннан килгән кунакларны кабул итте. Журналның баш мөхәрррире Йолдыз Миңнуллина, “Мин һәм дөнья” рубрикасы мөхәррире Искәндәр Хәбибуллин, “Дөнья” рубрикасы өчен җаваплы Раилә Сабирова, “Мин” рубрикасыннан Луиза Шарова укучыларга журнал турында бик кызыклы итеп сөйләделәр, әңгәмәдә катнаштылар, укучыларның күп санлы сорауларына җавап бирделәр. Иң актив укучылар “Ялкын”ның махсус призларына лаек булды. “Ялкын” хезмәткәрләре “Минутка иң тиз укучы” акциясе нәкъ менә Мөслим районында башлануын игълан иттеләр. Мәктәпкүләм конкурста күп укучылар көчләрен сынап карады. 11 а сыйныфы укучысы Ләйсән Сабирова абсолют беренчелеккә иреште, журналның махсус бүләгенә лаек булды".


29.08.2012

Республикакүләм үткән "Иң яхшы укытучы" конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 4718/12 номерлы боерыгы (28.08.2012) нигезендә районыбызның 4 татар теле һәм әдәбияты укытучысы (Гайнетдинова Г.Ф., Латыйпова Г.Х., Шәңгәрәева З.Н., Ситдыйкова Ч.И.) бер ел дәвамында хезмәт хакына ай саен өстәмә түләү рәвешендә биреп барылачак бүләккә лаек булды. Хезмәттәшләребезне зур җиңүләре белән ихластан котлыйбыз, сәламәтлек, гаиләләренә иминлек, эшләрендә яңадан-яңа уңышлар, тагын да югарырак үрләр телибез!


21.08.2012

Укытучыларның традицион август киңәшмәсе быел "Дәрестән соң мәктәп" проектын тормышка ашыруда мәгариф учреждениеләренең эшчәнлеге" исеме астында узды. Киңәшмәдә ТР Фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов катнашты.

тулырак


19.08.2012

15-18 август көннәрендә Алабуга шәһәре кунаклардан гөрләп торды. Төрле төбәкләрдән, чит илләрдән иң яхшы укытучылар, галимнәр Мәктәп укытучыларының III Бөтенроссия Фестиваленә җыелды. Германия, Болгария, Сингапур, Латвия, Голландия, Алтай крае, Мәскәү, Липецк өлкәсе, Санкт-Петербург, Рязань һәм башка төбәкләрдән килгән галимнәр-модераторлар мастер-класслар үткәрделәр. 3 көн дәвамында мөгаллимнәр мастер-классларда катнашып фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Һәр көнгә йомгак ясалды, актив катнашучылар дипломнар белән бүләкләнде. Әлеге матур чарада быел хезмәттәшебез Хәкимова Гөлнара Шәрипҗан кызы да катнашты. Гөлнара Шәрипҗановна үзенең эш тәҗрибәсен яктырткан мастер-класс күрсәтеп сертификат алды, фестивальнең актив катнашучысы буларак та Диплом белән бүләкләнде.




Сайт создан в системе uCoz