PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Яңалыклар

Мөслим 2 нче урта мәктәбеннән хәбәр итәләр: “Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге” исемле республикакүләм фәнни-гамәли конференция


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


11.12.2010

Алабуга дәүләт педагогика университетының татар теле һәм чагыштырма филология факультеты 10 нчы декабрьдә гомуми урта (9-11 сыйныфларда), махсус урта һәм югары белем бирү йортларында белем алучыларны “Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге” дип исемләнгән республикакүләм фәнни-гамәли конференциягә җыйды. Әлеге чарада Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенннән 9 нчы сыйныф укучысы Рахмаев Илнар ("Халык авыз иҗаты - туган тел сакчысы", фәнни җитәкчесе Җәлилова Г.И.), 10 нчы сыйныф укучысы Гайнетдинова Чулпан ("Авыл юкка чыкса, тел дә, милләт буларак, халык та бетә", фәнни җитәкчесе Гайнетдинова Г.Ф.), 11 нче сыйныф укучысы Даутова Миләүшә ("Ана теле - кешеләргә аң-белем, тәрбия бирү өчен иҗ шифалы чишмә", фәнни җитәкчесе Даутова Г.М.) катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Гайнетдинова Ч. һәм Даутова М. 2 нче урын алуга ирештеләр. АДПУ нәшриятында конференция материаллары буенча басылып чыккан җыентык чыгыш ясаган укучыларга бушлай таратылды. Әлеге җыентыкка шулай ук Тат.Бүләр урта мәктәбеннән Исламова Г. ("Халык авыз иҗаты - әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер хәзинәсе", фәнни җитәкче Сәхбетдинова Җ.М.), Тойгелде урта мәктәбеннән Солтанова А.М. ("Манкорт булмыйк!", фәнни җитәкче Дәүләтова Р.Ф.) мәкаләләре дә урын алган.



Сайт создан в системе uCoz