PR-CY.ru


Locations of visitors to this page




Яңалыклар

РМБ семинары:
“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә җирле материаллардан файдалану. Якташ язучыларның әсәрләрен өйрәнү”

Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


27.10.2010

27 нче октябрь көнне Түбән Табын урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә җирле материаллардан файдалану. Якташ язучыларның әсәрләрен өйрәнү” дигән тема астында семинар узды. Семинар барышында мәктәпнең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Шакирова “Без дә БДИ бирәбез” исемле мастер-класс, икенче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Әмирова Ләбиб Лерон иҗаты буенча класстан тыш уку дәресе һәм мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән “Туган ягым – гөлләр иле” дигән музыкаль кичә күрсәттеләр. Район укытучылары укытучыларның иҗат лабораторияләре, кабинетлары белән таныштылар. Семинарның теоретик өлешендә татар теле һәм әдәбиятын укытуда интернет-ресурларны файдалану, интернет-проектлар бәйгесендә катнашу, укытучыларның шәхси сайтларын төзү һәм методик берләшмә сайтын тагын да тулыландыру турында эшлекле сөйләшүләр алып барылды.





Сайт создан в системе uCoz