PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Яңалыклар

Мөслим гимназиясе: укытучылар тәҗрибә уртаклаша


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


17.02.2011

15 нче февраль көнне Мөслим гимназиясендә “Учитель с современном пространстве” темасы астында районның мәктәп директорлары семинары үтте.

Практик өлештә 4 чыгыш һәм 3 мастер-класс тәкъдим ителде. Биология укытучысы Л.Ф.Бариева “Научно-исследовательская деятельность как средство социального, творческого саморазвития школьников” исемле чыгышында укучыларны фәнни-эзләнү эшчәнлегенә тарту юлларын яктыртты.

Ч.А.Хәйруллина “Рус теленнән укучыларны БДИга әзерләүдә информацион-мәгълүмати технологияләр куллану”, А.Ф.Мирзаянов “Тарих укытучысының иҗат лабораториясе” темасына чыгышлар ясадылар. Бу чыгышларда виртуаль лаборатория үрнәкләре бирелде.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.Н. Шәнгәрәева “Минем методик табышларым яки өй эше балаларга шатлык китерәме” темасына әзерләнгән чыгышында өй эше бирүнең төрле вариантларын күрсәтте. Ул ялыктыргыч, авыр эш белән шөгыльләнмичә, өй эшенең мавыгып, яратып башкара торган юлларын тәкъдим итте.

Мастер-класслар мәктәп директорларының актив катнашында узды. Инглиз теле дәресендә алар аудирование алымнарына югары категорияле укытучы Л.Р.Миннегалиева ярдәмендә өйрәнделәр. Дәресләрдә лингафон кабинетының мөмкинлекләрен киң куллану яхшы нәтиҗәләр бирә. Мәктәп директорлары компьютер артына үзләре утырып эшләп, моңа практик яктан инандылар.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Л.Ә.Фәхертдинова “Развитие критического мышления” темасын катнашучылар белән берлектә ачуга иреште. Башка фән ияләре өчен дә кулай булган методлар, алымнар, эш төрләре тәкъдим ителде. Укытучы үз тәҗрибәсеннән чыгып оештырган мастер-класста башлангыч сыйныфларда яңа стандартлар буенча укыту алымнарының кайберләрен күрсәтүгә иреште.

Семинар барышында катнашучылар игътибарына “Әдәбият һәм музыкада уртак мотивлар” дип аталган интеграль мастер-класс тәкъдим ителде. Гимназиянең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Э.В.Тимергалиева һәм югары категорияле музыка укытучысы Г.Ә.Фәхретдинова дәресендә бу уку елында юбилейлары билгеләп үтелүче Габдулла Тукай, Мирхәйдәр Фәйзи, Салих Сәйдәшев әсәрләре алынган. Кызыклы формаларда әдәби һәм музыкаль образлар, жанр төрләре, милли музыка уен кораллары турында мәгълүмат бирелде. Катнашучылар сәнгатьле уку, шигырь төзелешен тикшерү, музыкаль драмадан өзек сәхнәләштерү, тавышлы оркестр оештыру кебек чаралар аша әдәбият белән сәнгатьнең бердәмлеген ачуга ирештеләр. Күп кенә укытучыларда үзләре укыткан фәннәрне кайсыдыр башка фән белән бәйләп, интеграль дәрес үткәрү теләге уянды.

Семинарның теоретик өлеше мәгълүмати-методик үзәк планы буенча дәвам итте. Семинарны Л.М.Харисова алып барды.



Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тимергалиева Э.В.




Сайт создан в системе uCoz