PR-CY.ru


Locations of visitors to this page




Яңалыклар

“Ватаным тарихында минем гаиләм эзе” районкүләм сочинениеләр конкурсы нәтиҗәләре

Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


13.03.2011

Район мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк белән берлектә, укучыларда туган төбәкне, Ватанны ярату хисләре тәрбияләү, татар халкының мәдәни-тарихи мирасын барлау, телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү, төрле милләт балаларының иҗади мөмкинлекләрен ачыклау һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру максатыннан “Ватаным тарихында минем гаиләм эзе” районкүләм сочинениеләр конкурсы үткәрде.

Оештыру комитеты һәм жюри әгъзалары 18 төп һәм гомуми белем бирү мәктәбеннән кергән 34 иҗади эшне тикшерде. Сочинениеләр татар һәм мари телләрендә язылган.

5-9 нчы сыйныф укучылары арасында:
I урынны - Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Хәсәнов Айваз (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Зәкәрия кызы Сәхбетдинова);
II урынны - Мөслим гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Фәхретдинова Гүзәл (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфирә Насих кызы Шәнгәрәева);
III урынны Мөслим лицееның 7 нче сыйныф укучысы Мирзаянов Рүзәл (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Индус кызы Ситдикова) алды.

10-11 нче сыйныф укучылары арасында:
I урын - Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Галиев Рушанга (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк Минсалих кызы Даутова);
II урын - Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Нәҗипова Эльвинага (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Салихҗан кызы Мәхмүтова);
III урын Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Исламова Гөлиягә (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәмилә Мирзаһит кызы Сәхбетдинова) бирелде.

Мәгариф һәм фән министрлыгы комиссиясенә гомуми җиңүче итеп, татар телендә язган Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Фәррахова Лилиянең (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Шәрип кызы Хәкимова), мари телендә язган Мари Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Абдулаева Алинәнең (җитәкчесе мари теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Виталиевна Нуриева) иҗади эшләрен тәкъдим ителде.

Җиңүчеләргә мәгариф бүлегенең дипломнары тапшырылачак.




Сайт создан в системе uCoz