PR-CY.ru


Locations of visitors to this page




Яңалыклар

Күбәк урта мәктәбеннән хәбәр итәләр:
шагыйрь Харрас Әюпне искә алу кичәсе.

Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


28.11.2010
Шигырь! Ул нәрсә? Дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел дибез, ә шигырь еллар, гасырлар белән исәпләшми яши бирә. Буыннардан буыннарга, илләрдән илләргә, куңелләрдән куңелләргә күчеп яши. Бер тәртип белән тезелгән сүзләр тезмәсенең илаһи көченә сокланмаслык мыни?

Мәктәбебездә күптән түгел үткәрелгән якташыбыз, шагыйрь Харрас абый Әюпне искә алу кичәсеннән соң туган уйлар әнә шундый иде.

Кичәдә Харрас абыйның тормыш иптәше Люзия ханым, сабакташы, авылдашы Илгиз абый Низамов, ветеран-укытучы Роза апа Низамова катнашу кичәбезне тагын да истәлеклерәк һәм тәэсирлерәк итте. Илгиз абый хәтерендә балачак истәлекләрен янартты, аның чыгышында Харрас абый белән бергә укыган еллары, мәктәп тормышы хатирәләре, ул чор балаларының хис-тойгылары, олы тормыш юлындагы беренче чыныгулары-һәммәсе шагыйрьнең иҗаты белән үрелеп барды. Харрас Әюп тә нәкъ безнең кебек гап-гади авыл малае булган икән бит! Без Илгиз абыйның шагыйрь иҗатын яхшы белүенә, матур, эзлекле сөйләвенә сокландык. Роза апаның нәфис сүз остасы икәнен белә идек инде. Бу кичәдә дә ул Харрас абыйның шигырьләрен үзенә генә хас моң, күңел җылысы белән башкарды, туган телебезгә, сөекле әниләребезгә, изге ягыбызга карата мәрхәмәтле булырга чакырды.

Люзия ханым безнең күңелләргә мөлаем, гади һәм сабыр апа булып кереп калды. Аның уртаклашыр истәлекләре аеруча күп иде. Харрас абыйның гаилә җанлы, туганнарына ярдәмчел булуы, хезмәттәшләрен хөрмәт итүе турында аның якын кешесеннән ишетү безнең өчен аеруча файдалы булды.

Без, югары сыйныф укучылары, шагыйрьнең сөю, мәхәббәт турындагы шигырьләреннән төзелгән «Сиңа гына атап язган җырым бар…» дип исемләнгән композиция тәкъдим иттек.

Соңгы елларда яшьләрне компьютер каршында озаклап утыруда, вакытларын бушка сарыф итүдә еш гаеплиләр.

Чыннан да, безгә Китап Сүзенең бөек мәгънәсен югалтмау, киләчәк буыннарга тапшыру турында уйланырга кирәктер. Харрас абый кебек әдипләрнең шигырьләрен укыгач, яшәү тагын да мәгънәлерәк тоела башлый, бертөрле агышка көйләнгән тормышыңа икенче сулыш өрелгәндәй тоела.

Динар Гәрәев, Күбәк урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы.





Сайт создан в системе uCoz