20.12.2010
20 декабрьдә "Мизгел" яшьләр үзәгендә Укытучылар елын йомгаклауга багышланган тантана узды. Әлеге чарада район хакимияте башлыгы Хәбипов Ришат Рәшитович тарафыннан котлау яңгырады, 6 укытучыга хакимият башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Закирова Г.Ә. 3 мөгаллимне, шул исәптән Әмәкәй урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара Шәрипҗан кызын, мәгариф бүлегенең грамотасы белән бүләкләде. Тантанада катнашкан башка татар теле укытучылары истәлек бүләкләренә лаек булды.