PR-CY.ru


Locations of visitors to this page




Яңалыклар

Милли мәгариф яңалыклары

Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


22.04.2011

20 нче апрель көнне Азнакай шәһәрендә Габдулла Тукайның 125 еллык юбилее уңаеннан, укучылар арасында үткәрелгән I регионара Тукай укуларында безнен районның 5 мәктәбеннән 6 укучы һәм аларның укытучылары катнашты.

Укулар 3 секциядә оештырылды.
1 нче секция эше “Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган язучылар иҗаты” дип аталды. Әлеге секциядә Симәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Вәлиева Лилия “Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Хәсән Туфан иҗаты” дигән эзләнү эше белән I урынга лаек булды. “Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев иҗаты” дигән эше белән Баек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Муллакаева Лилия призлы урынга чыкты. “Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Зөлфәт иҗатында туган як табигатенең тәэсире” дигән хезмәте өчен М.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Сафина Лилия катнашучы сертификаты белән бүләкләнде. Әлеге укучыларның җитәкчеләре: Дамира Садретдинова, Гөлнара Садриева, Зилә Шәйхуллина.

2 нче секция эше “Тукайның иҗади мирасы” дип аталды. Әлеге секциядә шулай ук 3 укучыбыз катнашып чыгыш ясады. “Тукай һәм милләт язмышы” дигән хезмәте белән Я.Усы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Халфиева Аэлита абсолют җиңүче булды. Укытучысы Сөмбел Григорьева. Тат.Шуран урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Софина Евгения һәм М.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Афисова Ландыш катнашучы сертификатлары белән бүләкләнделәр. Укытучылары Венера Шаева, Лилия Гыйльфанова. Беренче чыныгу алган һәм җиңү яулаган укучыларыбызны, укытучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Шәймәрдәнова Нурания Әзһәм кызы,
Мөслим мәгълүмати-методик үзәгенең милли мәгариф буенча методисты.




Сайт создан в системе uCoz