PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Яңалыклар

Хәсән Туфанның тууына 110 ел!


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


27.01.2011

24 нче гыйнвар көнне Мөслим гимназиясендә Хәсән Туфанның тууына 110 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция булып үтте. Мөслим гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары җитәкчеләре Тимергалиева Э.В. җитәкчелегендә әзерләнгән “Илен, халкын сөйгән шагыйрь мәңгелек булып кала” исемле әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр. Районыбыз мәктәпләрендә укучылар башкаруында Х.Туфан шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Укучылар һәм укытучылар шагыйрьнең иҗатына багышланган фәнни-тикшеренү эшләре белән чыгышлар ясадылар, "Х.Туфан иҗатын мәктәптә өйрәнү" дигән темага тәҗрибә уртаклаштылар. Конференциядә күрше Минзәлә районыннан килгән укытучылар да катнашты һәм чыгыш ясады. Х.Туфан иҗатына багышланган презентацияләр конкурсына нәтиҗә ясалды. Әлеге конкурста 1 нче урынга гимназия укытучысы Мирзаморатова Г.М. әзерләгән дәрес эшкәртмәсе белән презентациясе лаек дип табылды.

Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара Шәрипҗан кызы.
Тимергалиева Э.В. фотолары.



Сайт создан в системе uCoz