PR-CY.ru


Locations of visitors to this page




Яңалыклар

Мәгариф бүлеге хәбәр итә:
“Татар теленнән яңа технологияләр кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе” бәйгесе нәтиҗәләре билгеле.

Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


05.12.2010

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы 2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру, Укытучы елы кысаларында иҗади эшләүче укытучыларның хезмәтләрен бәяләү, рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, аларның ролен күтәрү, алдынгы тәҗрибәне барлау һәм республикакүләм тарату максатында, “Татар теленнән яңа технологияләр кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе” бәйгесендә районда барлыгы 7 укытучы катншты. Шулар арасыннан иң камил һәм уңышлы дәрес эшкәртмәсе дип, Мөслим лицееның беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латыйпова Алсу Гали кызының 10 нчы сыйныф өчен язылган “Әдәби геройның психологик портретын төзү” исемле дәрес эшкәртмәсе табылды. Эш республикакүләм бәйгегә җибәрелде. Уңышлар һәм җиңү телибез!



Сайт создан в системе uCoz