PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Яңалыклар

Язучы Фоат Садриевның юбилей кичәсе


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


12.03.2011

11 мартта язучы, драматург, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөслим районының мактаулы гражданы Фоат Садриев 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район мәдәният йортында узган юбилей кичәсенә язучының каләмдәшләре, аның иҗатын яратучылар җыелган иде. Фоат ага бик күп котлаулар, рәхмәт сүзләре, җылы теләкләр кабул итте бу көнне. ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин юбиляр адресына Рәхмәт хаты юллаган иде. Анда мондый сүзләр бар: "Татарстан Республикасының мәдәни үсешенә үзегездән зур өлеш керткән өчен Сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Сезнең проза әсәрләрегездә чагылыш тапкан актив иҗат һәм иҗтмагый эшчәнлегегез, бай тормыш тәҗрибәгез укучылар арасында һәм әдәби даирәдә Сезгә карата зур ихтирам уятты. Сезгә киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, озак еллар актив тормышта яшәвегезне, Сезгә һәм якыннарыгызга иминлек һәм уңышлар телим". Юбиляр шулай ук район җитәкчелегенең, ТР Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Р.Миңнуллинның, ТР Язучылар берлегенең һәм аның рәисе И.Ибраһимовның, матбугат үзәгенең, якташыбыз Равил Шәймәрдәновның, каләмдәш дуслары Разил Вәлиев һәм Туфан Миңнуллинның, М.Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрының, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының, Әлмәт Язучылар оешмасының, Әлмәт татар дәүләт драма театрының һәм башка бик күп күренекле һәм хөрмәтле кешеләрнең, мөслимлеләрнең котлау телеграммаларын, Мактау кәгазьләрен һәм рәхмәт сүзләрен кабул итеп алды. Шагыйрьләр үзләренең хөрмәт һәм ихтирам хисләрен шигырь юлларына салганнар иде. Кичә Мөслимдәге бию коллективларының дәртле биюләре, үзешчәннәребезнең матур чыгышлары белән үрелеп барды.

Юбилей кичәсеннән фоторепортаж һәм Мөслим телевидениесе хезмәткәрләре әзерләгән видеосюжет карагыз.




Сайт создан в системе uCoz