22.05.2011
18 май көнне Симәк урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары йомгаклау утырышына җыелды. Н.Ә.Әхиярова, Д.З.Садертдинова "Р.Фәхретдин мирасын әдәбият дәресләрендә файдалану" дигән темага мастер-класс күрсәттеләр. Семинарда "Татар теле һәм әдәбиятын укытуда интернет-ресурсларның роле" темасына эшлекле сөйләшү оештырылды, Хәкимова Г.Ш., Җәлилова Г.И. чыгышлары тыңланды. Соңыннан район методик берләшмә эшчәнлегенә еллык йомгак ясалды, алдагы бурычлар билгеләнде. Семинарның икенче өлеше урман кочагында, Шифа чишмә буенда дәвам итте.