PR-CY.ru


Locations of visitors to this page




Яңалыклар

Мари Бүләр мәктәбе хәбәрләре: Фәтхулла Абдуллин белән очрашу

Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


09.02.2011

Күптән түгел мәктәптә якташ язучыбыз Фәтхулла Абдуллин белән очрашу үтте. Ул һәрберебезнең күңелендә якты эз калдырды. Фәтхулла абыз кызыклы итеп үзенең тормыш юлы турында сөйләде. Ул Яңа Сәет авылында туып үскән, Мари Бүләр мәктәбендә белем алган. Хезмәт юлын туган авылында башлаган.
Фәтхулла абый да без йөргән сукмаклардан йөргән, Яңа Сәетнең гүзәл табигатенә хозурланып яшәгән. Шул хисләр язучы иҗатына илһам биргән. Язмыш аны Үзбәкстан якларында да йөрткән. Шулай да туган җиренә, туган якларына булган мәхәббәте Фәтхулла абыйны Түбән Кама шәһәренә кайтара. Ул төзелештә эшләгән, беренче трамвайларны җибәрүдә катнашкан. Шунда гаилә корган.
Язучы үзенең әсәрләре, геройлары язмышы белән таныштырды. Мәктәптә тирән белем биргән укытучыларын хөрмәт белән искә алды. Укучылар, укытучылар язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, ә язучы барысы турында да бәйнә-бәйнә сөйләде. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларыбыз Лениза апа белән Лилия апа бу очрашуны бик матур итеп оештырганнар иде. Мәктәп директоры Әнисә Альбертовна язучыга истәлек бүләге тапшырды, Фәтхулла абый мәктәпкә үзенең китапларын бүләк итте.
Якташыбыз үзенең иҗаты белән барлык райондашларны сөендереп торуын телибез.


Лиана Исанаева, Мари Бүләр мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.




Сайт создан в системе uCoz