PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Яңалыклар

Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


25.12.2010

Бүген “Мизгел” яшьләр үзәгендә Зөлфәт исемендәге яшь иҗатчылар клубының чираттагы утырышы булды. Анда Мөслим җирлегендә яшәп иҗат итүче, танылган прозаик һәм драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев, А.Алиш исемендәге премия лауреаты, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, районның Зөлфәт исемендәге яшь иҗатчылар клубы җитәкчесе Лилия Садриева катнашты. Утырышта район мәктәпләре укучыларының иҗат ителгән шигырьләре укылды. Шигырьләрнең иң уңышлылары “Авыл утлары” газетасында дөнья күрәчәк. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк: шушы көннәрдә генә Фоат Садриевка, Шәмсия Җиһангировага, Мөҗәһит Әхмәтҗановка Мөслим районының мактаулы гражданины дигән мактаулы исем бирелгән. Әлеге кичәдә әлеге шәхесләр үзләренең шатлыклары белән уртаклашып, иҗат җимешләре белән таныштырып, сорауларга җавап биреп кенә калмыйча, яшь талантларны да барлады алар. Язучылар районда яшь талантларны барлауга зур игътибар бирүче, әдипләргә олы хөрмәт белән караучы район башлыгы Ришат Рәшит улы Хәбиповка чиксез рәхмәтләрен җиткерде. Кичәнең иң дулкынландыргыч мизгелләре укучыларны һәм аларның укытучыларын “Мәйдан” һәм “Көмеш кыңгырау” газеталарына яздыру белән район башлыгының котлавы булгандыр. Кичә Кыш бабай янында дәвам итте.

Мөслимдәге икенче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Гөлназ Фәнис кызы



Сайт создан в системе uCoz