PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Яңалыклар

РМБ утырышы: Октябрь төп гомуми белем бирү мәктәбе


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


22.12.2010

22 нче декабрь көнне Мөслим районы Октябрь төп белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә утырышы үтте. Утырышның темасы "Укучыларның белем сыйфатын күтәрүнең яңа формалары һәм методлары" дип аталды. I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латипова Фира Миргазиз кызы 9 нчы сыйныфта "Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау" һәм Ф.Садриевның "Рәхмәт, әтием!" повесте буенча "Гөнаһ җәзасыз калмый" исемле класстан тыш уку дәресе күрсәтте. Түгәрәк өстәл артында барган сөйләшүдә дәресләргә бәя бирелде, утырыш темасы буенча фикер алышулар үткәрелде, үткәрелгән эшләргә нәтиҗә ясалды, алдагы бурычлар билгеләнде.



Сайт создан в системе uCoz