PR-CY.ru


Locations of visitors to this page




Яңалыклар


"Белем җәүһәрләре - 2010" конкурсында



Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


16.10.2010

15 октябрь көнне Казан шәһәренең Мәскәү районында урнашкан Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясендә Татар интернетының “белем җәүһәрләре”н бүләкләү тантанасы уздырылды.
Тантанага бәйгенең финал өлешенә узган конкурсантлар чакырылды. Андыйлар – 30. Бу интернет-проектлар 40 эш арасыннан сайлап алынды, бәйгегә исә барлыгы 44 гариза бирелгән иде.
Җиңүчеләрне тәбрикләргә жюри әгъзаларыннан тыш Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлегенә һәм аның баш консультанты Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы, татар халкының танылган шагыйрәсе Флера Тарханова, Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгының һәм Казан шәһәр мәгариф идарәсенең вәкилләре килгән иде. Тантананы Раил Гатауллин һәм Алия Сабирова алып бардылар. Сәхнәдә җиңүчеләргә карата әйтелгән һәрбер чыгышта бу проектларның татар халкы өчен аеруча кыйммәтле булуы билгеләп үтелде, аларга алга таба да иҗади уңышлар, проектларында кулланучылар саны күбрәк булуын теләделәр.
Безнең районнан әлеге конкурста 6 интернет-проект катнашты. Җиңүчеләр белән танышып узыгыз.

"Укытучы – җәүһәр" номинациясе

Лауреатлар:

"Укучы – җәүһәр" номинациясе

Лауреат:

"Тематик ресурс – иҗади җәүһәр" номинациясе

Лауреат:

"Башлангыч белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

Лауреат:

"Урта белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

Лауреат:

"Югары уку йорты – җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

"Белемле гаилә – нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе


  



Сайт создан в системе uCoz