PR-CY.ru


Locations of visitors to this page




Яңалыклар

Игътибар итми калмагыз...

дәвамын укырга...

Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


08.10.2010

Еллар үткән саен, олуг шагыйребез Габдулла Тукайның иҗаты безгә тагын да якынайган сыман тоела, шигъри юллары яңадан-яңа кабатланмас гүзәллеге белән шаккатыра, шагыйрь турында тагын да күбрәк беләсе килү теләге уяна. Менә шул теләк безне, Мөслим районының татар теле һәм әдәбияты укытучыларын, 7 октябрьдә олы сәфәргә - Кырлай якларына юлга кузгатты.

Сәяхәтебезне Габдулла Тукайның Яңа Кырлай авылындагы музей-комплексы белән танышудан башладык. Нарат, чыршы, каен паркы эчендә урнашкан бу искиткеч матур бина татарның мәшһүр сынчысы Бакый Урманче проекты буенча эшләнгән. Шагыйрьнең үзе исән чакта басылган китаплары, ул эшләгән газета-журнал нөсхәләре, кулъязмалары, үзенең, туганнарының, дусларының шәхси әйберләре, көнкүреш кирәк-яраклары, күп сандагы картиналар тупланган биредә. Шулай ук Казанның “Болгар” кунакханәсендәге җиһазларның да булуы музейның ни дәрәҗәдә бай икәне турында сөйли. Киштәләрдә урын алган музей экспонатларын карагач, вакыт тукталып калган кебек тоела. Музейның фәнни хезмәткәре Нурия ханым безне һәр экспонатның тарихы белән җентекләп таныштырды, кызыксындырган сорауларыбызга тулы җаваплар бирде. “Ел дәвамында музейдан кунаклар өзелми. Чит ил делегацияләре дә килә. Күбесе үзләренең тәэсирләрен, теләк-фикерләрен язып калдыралар. Республикабызның беренче Президенты М.Шәймиевнең, Россиянең экс-президенты Б.Ельцинның култамгалы китапларын да кадерләп саклыйбыз”, - диде Нурия ханым.

Музейның тирә-юне – үзе бер әкият дөньясы. Бакый Урманче тарафыннан ясалган биниһая зур Шүрәле сыннары , ял итеп утырыр өчен бизәкләп эшләнгән матур беседка, тирә-ягы тал-тирәк белән әйләндереп алынган сихри күл, шул күпергә керп торган гүзәл күперчекләр...

Менә без шагыйрьнең фаҗигале тормышына якты нурлар өстәгән Сәгъди абзый йортына юл тотабыз. Сәгъди карт йортында да ерак үткәннәр белән бүгенге көн очраша: асфальт юлдан чыгып, чирәм баскан ишегалдына килеп керүгә, XIX гасырга әйләнеп кайткан кебек буласың. Монда бит кечкенә Габдулланың аяк эзләре калган, кайчандыр биредә аның тавышы яңгыраган, абзар артында гасырлар шаһите булып үсеп утырган нарат кәүсәсенә Апушның кул җылысы сеңгән. Хәтта нәни Апуш аягын кискән бәрәңге бакчасы да нәкъ шул бәрәңге алган көннән калган кебек.

Өй эчендәге һәрнәрсә шул чорның истәлекләрен саклый. Урта хәлле Сәгъди абзый йорты белән янәшә салынган Әхмәт бай йортында да булып, ике төрле тормыш, ике төрле яшәү шартларын күрдек. Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак, ди бит халык. Бу сәяхәт безнең Тукай турындагы белемнәребезне генә түгел, ә рухыбызны да баетты, әдәбият дәресләрендә шагыйрьнең тормышы турында сөйләр өчен күпме истәлекләр бирде.

Халидә Галимҗанова, Метрәй төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Җәлилова Гөлназ фотолары.





Сайт создан в системе uCoz