PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Яңалыклар

Мөслим икенче урта мәктәбеннән хәбәр итәләр


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


26.02.2011

25 нче февраль көнне Әлмәт шәһәрендә “Чор тенденцияләре югарылыгында Р.Фәхреддиннең иҗади мирасы” дигән темага республикакүләм фәнни-гамәли конференция булды. Конференцияне Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты оештырган иде. Конференциядә филология фәннәре докторы, Яр Чаллы дәүләт педагогика иституты профессоры Шәрипов Ә.М., Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт оешмасы рәисе Нәбиуллина И.С., филология фәннәре кандидаты, уку-укыту эшләре буенча проректоры Шаһиев Р.Ш. катнашты. Башта конференциянең пленар утырышы булды, аннан соң, секцияләргә бүленеп, укытучылар һәм укучыларның чыгышлары тыңланды. Без бишенче секциядә эшләдек.Секция “Укучылар һәм студентлар күз аллавында Р.Фәхреддин мирасы” дигән тема астында оештырылган иде. Даутова М.И. “Әсма, яки гамәл вә җәза” әсәрендә стиль һәм тел-сурәтләү чаралары”, Гайнетдинова Ч.Р. “Р.Фәхреддин – мәшһүр дин галиме”, Сафина Л.Р. “Р.Фәхреддин тәрбиясенең дини кануннарга нигезләнүе” дигән темаларга чыгыш ясадылар.

Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Даутова Г.М.




Сайт создан в системе uCoz