PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Яңалыклар

Мөслим 2 нче урта мәктәбеннән хәбәр итәләр: "100 талантлы авыл баласы - 2010"


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


02.12.2010

22 ноябрь көнне, "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында "100 талантлы авыл баласы-2010" социаль акциясенең лауреатларын бүләкләү тантанасы уздырылды. Концерт программасы барышында тантаналы рәвештә 100 укучыга банкның пластик карталары тапшырылды. Әлеге пластик карталарга Татфондбанк ел дәвамында ай саен 1 мең сум салып барачак. Стипендиатларны әзерләгән укытучыларга исә Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 5 мең күләмендә премияләр тапшырды.

2010 нчы елда акциядә катнашырга теләк белдереп 454 гариза килгән. Алар арасыннан предмет олимпиадаларында һәм башка интеллектуаль бәйгеләрдә җиңеп килгән иң зирәк, иң талантлы балалар сайлап алынган. Лауреатлар арасында укучы балалар республиканың 43 районыннан да бар.

Укучылар алдында республикабызның бик күп күренекле кешеләре чыгыш ясады:
- Авыл ул Татарстан икътисадының гади бер секторы, азык-төлек җитештерү өлкәсе генә түгел. Безнең әхлак чыганагыбыз, рухи көчебез нәкъ менә авылда. Татфондбанк Татарстан Республикасы икътисады үсеше ягында тора, ягъни кеше капиталы ныгуын да тели. Авылдагы балаларга ярдәм күрсәтеп, без аларның уңышларының ата-аналары өчен генә түгел, җәмгыятебез өчен дә бик мөһим булуын белдерергә телибез, - диделәр алар.

Лауреатларны шәхсән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов та тәбрикләде:
- Авыл җирлегендәге балалар шәһәр балалары белән бер үк шартларда укымасалар да, авылдагы талантларның никадәр күп икәненә карап шаккатырга була. Авыл балаларының максатка омтылучанлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге аларга яңа үрләр яуларга мөмкинлек бирә, - диде ул.

Тантананы алып баруда Мәскәүдән килгән кунак - яшь, әмма инде танылырга өлгергән актриса Елизавета Арзамасова да катнашты. Ул "Папины дочки" сериалында вундеркинд укучы кыз ролен башкара.

Әлеге чарада Мөслимнән безнең ике укучыбызга катнашырга насыйп булды. Алар- Мөслимдәге икенче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Вәлиев Ренат ( җитәкчесе – Гайнетдинова Гөлназ Фәнис кызы) һәм гимназиядән Фәттахова Кадрия ( җитәкчесе - Фәттахова Айгөл Назыйф кызы).

Тәбрикләү тантанасына барырга мөмкинлек тудырганы өчен катнашучылар исеменнән чын күңелдән Мөслимдәге “Татафондбанк” җитәкчесе Сәхәбиева Зенфира Габдрахман кызына рәхмәтебезне җиткерәбез. Балаларны сөендергәне өчен аңа эшендә зур уңышлар, сәламәтлек, бәхет, шатлык телибез.

Шулай ук Казаннан исән-имин йөртеп алып кайткан шофер егет Вәҗетдинов Әлфискә дә безнең рәхмәтебез барып җитсә иде. Йөргән юллары гел уңышлы булсын дигән теләктә калабыз.

Без кичергән күңелле мизгелләрне барлык укучыларыбыз да кичерә ала. Барыбыз да шундый конкурсларда, олимпиадаларда, конференцияләрдә катнашыйк! Зур уңышларга ирешик!

Мөслимдәге икенче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Гөлназ Фәнис кызы



Сайт создан в системе uCoz