2.05.2012
"Яңалыклар" бүлеге: 29.02, 6.04 яңалыкларына фотолар өстәлде.



Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе


PR-CY.ru

Locations of visitors to this page






БӨЕК ҖИҢҮ
БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН!

Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!



Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында узган һәм алар үткәргән чаралар турында иң соңгы мәгълүматлар, мәктәпләрдән хәбәрләр, фото һәм видеорепортажлар.

яңалыклар



Укытучыларыбыз, аларның эш үзенчәлекләре, ирешкән уңышлары, мавыгулары турында мәгълүматлар, остазларыбыз турында мәкаләләр, фотоархив.

мөгаллимнәр



Яшь белгечкә методик ярдәм, дәрескә куела торган таләпләр, күрсәтмәләр, дәрескә анализ һәм үзанализ схемасы, эш программасы үрнәкләре, сезнең киңәшләрегез.

яшь белгечкә



Уку-укыту эшчәнлегенә караган документлар, фәнни-методик әдәбиятка, матбугат материалларына күзәтү, якташ язучыларыбызның яңа әсәрләренә анонслар, тематик ресурсларга сылтамалар, яңа басмалар турында мәгълүматлар.

китап киштәсенә



Татар теле һәм әдәбияты буенча имтихан яңалыклары, киңәшләр, укучыларны имтиханга әзерләү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, әзерлек өчен материаллар.

имтиханга


Район методик берләшмәсенең методик темасы, эш юнәлешләре, бурычлары, методик эшне оештыру формалары, эш төркемнәре турында мәгълүматлар.

берләшмә турында



Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, иҗади табышларыбыз, укытуның яңа формалары, яңа технологияләр турында мәкаләләр, сылтамалар.

остаханә



Укучылар һәм мөгаллимнәребез өчен үткәреләчәк районкүләм чараларның нигезләмәләре, республикакүләм, федераль дәрәҗәдәге һәм халыкара конкурслар, үткәреләчәк фәнни-гамәли конференцияләр, фестиваль-форумнар, семинарлар турында мәгълүматлар, хөрмәт пьедесталы.

бәйгедән бәйгегә



Юбилярларыбызны, укытучыларыбызны туган көннәре, бәйрәмнәр, ирешкән уңышлары белән сезнең котлауларыгыз.

котлыйбыз!



Сайт материаллары буенча фикер алышу, сезнең тәкъдимнәр, киңәшләр, сорауларыгыз, игъланнарыгыз, кызыклы ресурсларга сылтамаларыгыз, үзара аралашу мәйданы.

кунакханә


Май аеның истәлекле даталары

1 май - язучы Азат Вәли улы Ганиев (Мөхәммәтганиев)кә 70 яшь (1942)
1 май - язучы Майя Диас кызы Вәлиевага 50 яшь (1962)
3 май - актер, педагог, ТАССРның халык, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Николай (сәхнә исеме – Наил) Иванович Дунаевка 75 яшь (1937)
7 май - тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Рәмзи Кәлимулла улы Вәлиевкә 75 яшь (1937)
15 май - актер, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Нәҗип Сәмигулла улы Гайнуллинның тууына 100 ел (1912–1969)
18 май - төрки телләр белгече, этнограф, профессор Николай Федорович Катановның тууына 150 ел (1862–1922)
21 май - актер, режиссер, педагог, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәевкә 50 яшь (1962)
29 май - мәгърифәтче, педагог Ибраһим Вәлиулла улы Терегуловның тууына 160 ел (1852–1921) май Казанда айлык әдәби-нәфис һәм иҗтимагый сәяси журнал – «Казан утлары»ның беренче саны чыгуга 90 ел (1922). Аның берничә мәртәбә исеме алышына: 1922–1930 елларда – «Безнең юл», 1930–32 елларда – «Атака» һәм «Яңалиф», 1933–65 елларда – «Совет әдәбияты», 1965 елдан – «Казан утлары».


2012 елда:

- Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре иҗат ителүгә 780 ел (1232). («Татар энциклопедия сүзлеге»ндә 1236 ел күрсәтелгән)
- Лейпцигта дөнья күргән татарча беренче басма китапка 400 ел (1612)
- мәгърифәтче, педагог, тәрҗемәче Сәгыйт Хәсән улы Хәлфиннең тууына 280 ел (1732–1785)
- шагыйрь, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Әбелмәних Каргалый (Әбелмәних Әбелфәиз улы Габдессәләмов)ның тууына 230 ел (1782–1833 тән соңрак)
- шагыйрә Газизә Баһаветдин кызы Сәмитованың тууына 150 ел (1862–1929)
- тел белгече, фольклорчы Хәбирә Габделкави кызы Насыйриянең тууына 130 ел (1880–1912)
- Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ачылуга 130 ел (1882). Галимҗан Баруди нигез сала һәм җитәкчелек итә. Уку вакыты – 12 ел. 1905-06 елларда «Мөхәммәдия» – ислах (үзгәртеп кору) хәрәкәте үзәге. Мәдрәсәдә әдәби һәм драматик түгәрәкләр эшли, кулъязма газеталар чыга. «Мөхәммәдия» биналары комплексы – татар архитектурасы һәйкәле.
- шагыйрь Вакыйф Җәләлнең тууына 125 ел (1887–1922)
- актер, драматург Габдрахман Габделкәрим улы Мангушевның тууына 125 ел (1887–1919)
- язучы, фольклорчы Фазыл Кәрим улы Туйкинның тууына 125 ел (1887–1938)
- этнограф Мәрьям Салих кызы Гобәйдуллинаның тууына 120 ел (1892–1933)
- шагыйрь һәм тәрҗемәче Сафа Гыйльфан улы Гыйльфан (Гыйльфанов)ның тууына 110 ел (1902–1950)
- Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле оештырылуга 75 ел (1937)