22.09.2012
И табигать...
Лилия Садриева
И табигать, җаным арыганда,
Мин һәрвакыт сиңа сыенам,
Колачыңны җәеп каршылыйсың,
Өлеш чыгарасың сыеңнан.
Күңелеңне ачып куясың да,
Хозурланам шуңа мин тиле.
Син булмасаң, нишләр идем, димен,
Ятим итмә инде син мине.
Әле дә табигатьне буйсындырыр
Көч тумаган ошбу җиһанга.
Салкыны да, яңгыры да булыр,
Кояшы да булыр, иншалла.
Табигатькә кемдер хуҗа булса,
Күрмәс идек, бәлки, кояшны да,
Әле дә тигез күрә бәндәләрне:
Усалны да мескен юашны да.
Язларында сибә чәчәкләрен -
Хозурлансын адәм баласы.
Җәйләрендә күңелләргә күпме
Яшәү көче, илһам аласың.
Безнең өчен яши бар табигать,
Тик кадерен бик аз беләбез.
Сындырабыз, һаман яралыйбыз,
Яндырабыз, таптап изәбез.
Яралардан янган җаныкае
Яши алмас булса берчакны,
Төзәталмас хаталансак әгәр,
Кайгы килер иде ничаклы.
...Күз сал әле затлы матурлыкка:
Көзләр асыл буяу түккәнсе?
Чыгыйм әле кабат урманнарга,
Табигатем мине көткәндер.