16.12.2010
16 декабрь көнне Мөслим 2 нче урта мәктәбендә 5 а һәм 5б сыйныф укучылары өчен балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов иҗатына багышланган китапханә дәресе үтте. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Г.И. һәм китапханәче Шакирова С.Д. әзерләгән әлеге чарада балалар шагыйрь үзе әзерләгән презентация, аның шәхси сайты, китап күргәзмәсе белән таныштылар, шигырьләрен сәнгатьле уку буенча көч сынаштылар, табышмакларының җавапларын таптылар.