PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Яшь белгечкә

Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!



Әдәби әсәрне өйрәнү максатыннан чыгып, әдәбият дәресләренең типлары:
1) кереш дәрес;
2) белемнәрне гамәлдә куллану дәресе;
3) әдәби әсәрне өйрәнү нигезе буларак уку дәресе;
4) әсәрне анализлау дәресе;
5) теория hәм тәнкыйтьне өйрәнү дәресе;
6) сөйләм үстерү.

Әдәбият укытуның бурычлары:
1) белем hәм күнекмәләр булдыру;
2) әдәбиятка мәхәббәт уяту;
3) тормышка әзерләү;
4) әхлак тәрбиясе бирү;
5) эстетик зәвык тәрбияләү;
6) сөйләмә hәм язма телне үстерү;
7) милли рух hәм горурлык тәрбияләү;
8) әдәби мирас белән тулысынча таныштыру.

Әдәбият укытуда төп принциплар:
1) фәннилек;
2) тарихилык;
3) системалылык;
4) яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу;
5) укыту-тәрбия берлеге;
6) әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү;
7) әдәби әсәрне укучының субъектив кабул итүе;
8) эчтәлек hәм форма берлеге;
9) гуманлылык принцибы (үзәктә Кеше шәхесе).

Әдәбият дәресләрендә укучыларның телдән сөйләмен үстерy буенча төп эш төрләре:
1) сүз белән эшләү;
2) фразеологик эш;
3) рецензия язу;
4) бәйләнешле сөйләм өстендә эш;
5) реферат әзерләтү.

Сочинениеләрнең төп типлары:
1) изложение элементлары белән сочинение;
2) әдәби әсәргә анализ;
3) әдәби геройга характеристика;
4) автор образына анализ;
5) язучының стиль үзенчәлегенә анализ;
6) публицистик анализ;
7) әсәр буенча сорауларга җавап әзерләү.


ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ АЛЫМНАР

Мәгълүмат бирү алымнары:
• укытучы сүзе
• әсәргә иллюстрацияләр карау
• исем кушу
• укытучы укуы
• аңлашылмаган сүзләрне аңлату
• аңлатмалар бирү
• чагыштыру
• китап тәкъдим итү
• китап күргәзмәсе
• портрет белән эшләү һ.б.

Анализ алымнары:
• әсәрне өлешләргә бүлү
• план төзү
• язучы стилен, телен күзәтү
• чагыштыру
• эчтәлек сөйләү
• әңгәмә
• эзләнү
• проблемалар чишү
• вакыйгаларның урынын алыштыру һ.б.

Иҗади эш алымнары:
• иҗади биремнәр башкару
• сөйләү
• әсәрне сәхнәләштерү
• иллюстрацияләргә исем кушу
• текстның ахырын уйлау
• хикәя, әкият, шигырь иҗат итү
• рәсем ясау
• изложение-сочинение язу
• сценарий язу һ.б.


ТАТАР ӘДӘБИЯТЫН УКЫТУ ЧАРАЛАРЫ

Төп чаралар:
• Программа һәм дәреслекләр
• Фәнни-методик әсбаплар
• Әдәби материаллар

Ярдәмче чаралар
• Таратма материаллар:
- Карточкалар
- Рәсемнәр
- Иллюстрацияләр
• Күргәзмә әсбаплар:
- Язучы портреты
- Картина
- Репродукцияләр
- Таблица-схемалар
- Фотоматериаллар
- Альбомнар
- Китаплар
• Күрсәтмә материаллар:
- Диафильмнар
- Киноматериаллар
- Компьютер презентацияләре
• Тыңлама материаллар:
- Магнитофон язмалары
- CD-язмалар


2012-08-01 11:32:44 Гөләндәм: Афәрин, Гөлназ апа! Җәйге ял чорында да сез тик ятмыйсыз. Сез ЧЫН УКЫТУЧЫ!!


Исемегез:

Фикер әйтү:




Сайт создан в системе uCoz