PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Яшь белгечкә

Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!



• Теге яки бу дәрестә өйрәнелергә тиешле материалның программада ничек бирелеше белән танышырга.
• Дәрестә өйрәнелергә тиешле теге яки бу мәсьәлә, тема, бүлек материалы белән таныш, кирәклесен сайлап ал.
• Класс коллективын, аерым укучыларның мөмкинлеген һәм нинди кыенлык кичерүен күз алдыңнан кичер.
• Дәреснең максатын һәм төп юнәлешен, нәрсәгә ирешергә теләвеңне, әлеге дәрес материалында укучыларны тормышка ничек әзерләргә кирәклеген, тәрбия һәм үсеш мөмкинлеген билгелә.
• Куелган максатны гамәлгә ашыруның мөмкин булган юл һәм ысулларын анализла.
• Барлык методик алымнар арасыннан теге яки бу дәрес яки укучы өчен иң нәтиҗәлесен сайлап ал. Дәрестә укучыларның танып-белү эшчәнлеге белән идарә итү системасын төзе.
• Сайлап алган алымнарны үзеңнең мөмкинлегең белән чагыштыр. Дәрестә үзеңнең эшчәнлегеңне модельләштер. Биремнәрнең төрле вариантларын, шәхси ярдәм чараларын күздә тот.
• Класстагы барлык укучыларның да нәтиҗәле эшләве турында мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә торган кире элемтә системасы турында уйла.
• Дәреснең гомуми конструкциясе турында уйла.
• План-конспектта үзең сайлаган иң әһәмиятле материалларны, ысул, алымнарны билгелә. Анда дәреснең эчтәлеге генә түгел, ә бәлки методик ягы да чагылыш тапсын.
• Дәреснең һәр этабына, һәр биремне үтәргә күпме вакыт кирәклеген алдан ук билгелә.
• Укучылар эшчәнлеген төрләндерүгә игътибар ит, аларның игътибарын бер төр эштән икенче төр эшкә ничек юнәлтү, ару-талчыгуларын булдырмау, эшчәнлегенә бәя бирү һәм стимуллаштыру, үзара ярдәмләшүгә тарту турында уйлан һәм моның алдан ук чарасын күр.
• Өй эшенең күләмен һәм характерын, аны аерым укучыларга үтәргә кирәклеген, үтәгәндә барлыкка килергә мөмкин булган кыенлыкларны билгелә.


Исемегез:

Фикер әйтү:




Сайт создан в системе uCoz