PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Остаханә

Хәзерге әдәбият дәресе технологиясе


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


Хәзерге әдәбият дәресе технологиясе

1980 еллардан башланган мәктәп реформасы уку-укыту барышына нәзари һәм гамәли үзгәрешләр кертүне күздә тота. Барыннан да бигрәк, сыйныф-дәрес рамкаларын күздә тотып әйтелә торган "традицион укыту" белән янәшә мәктәпкә яңа технологияләр, инновацион дәресләр күбрәк үтеп керә. Яңалык яклылар традицион укытуның фәлсәфи нигезен мәҗбүр итү педагогикасы тәшкил иткәнлеккә, аның мәгълүмат бирүгә йөз тотуына, балага якын килү ягыннан авторитар (таләп итү педагогикасы) булуына, өстенлек алган ысул буларак аңлату-күрсәтүгә мөрәҗәгать итүенә басым ясыйлар.

Яңа технологияләр исә аерым шәхескә белем бирү, аны тәрбияләү һәм үстерү максатлары куя. Фәлсәфи нигез итеп алар гуманлылык, балага җайлашуны сайлый. Уку-укытуның характеры ягыннан, дөньяви белем бирү, аерым бер очракларда аны дини компонентлар белән баету күздә тотыла. Укытуны оештыру зур булмаган төркемнәрдә алып барылырга тиеш. Сыйныф - дәрес кысалары да кире кагылмый.

"Педагогик технология" төшенчәсе өч яссылыкта кулланыла.
1. Фәнни: педагогик технологияләр - педагогика фәненең үзенчәлекле укыту максатларын, эчтәлеген, методларын тәкъдим итә һәм өйрәнә торган өлеше.
2. Аңлату: укытуның күздә тотыла торган нәтиҗәлелегенә ирешү өчен хезмәт итә торган максатлар, эчтәлек, метод һәм чаралар берлегенең кулланылу барышын аңлату.
3. Хәрәкәт: технологик (педагогик) процессны гамәлгә кертү тәртибе.

Педагогик технология укытуның иң нәтиҗәле юлларын эзләүче фән тармагы мәгънәсендә дә, укытуда файдаланырга тәкъдим ителә торган принциплар, ысуллар, чаралар берлеге төсендә дә, укыту процессы кебек тә аңлашыла. Ул гомүмпедагогик масштабларда да, аерым методикаларда да, уку-укыту барышының кечкенә аралыгына мөнәсәбәтле дә кулланыла.

Педагогик технологияләр уку-укыту процессы, укытучы һәм укучы эшчәнлеге белән бәйләнгән, аның структурасын, ысулларын, формаларын камилләштерүгә йөз тота. Һәр педагогик технологиянең өч өлеше була: концептуаль нигезе, идеясе, эчтәлеге, ягьни укытуның гомуми һәм конкрет максатлары, укыту материалының эчтәлеге, технологик барыш - уку - укыту процессын оештыру, укучы эшчәнлеген һәм укытучы эшчәнлеген хасил итүче ысул һәм формалар һ. б. Соңгы елларда бик күп яңа педагогик технологияләр тәкъдим ителде. Күп кенә гомуми белем бирү оешмалары сайлау алдында тора. Бу авторлык мәктәпләре, яңа тип уку йортлары: лицей, гимназияләр, про-гимназияләр ачылу белән бәйле. Педагогика фәнендә яңа технологияләрне төркемләүләр дә бар. Әдәбият предметына якын килә торган, шушы предметка алып килү мөмкинлеге булган технологияләрне карыйк.

Хезмәттәшлек педагогикасы. 1980 елларда совет мәктәбенең иң яхшы традицияләрен (С.Т.Шацкий, В.А.Сухомлинский, А.С.Макаренко) һәм педагогика фәненең уңышларын (К.Д.Ушинский, Л.Н.Толстой, Я.Корчак һ. б.) җыеп, гомумиләштереп, бер төркем педагоглар тәкъдим итә. Хәзерге "Россия Федерациясендәге гомумбелем бирү концепцисе" шуңа нигезләнә. Аның эчтәлеге өлкәннәр һәм балаларның бергәләп үсүе, үзара аңлашу һәм рухи тәңгәллеккә омтылу, уку-укыту эшчәнлегенең барышын һәм нәтиҗәләрен бергәләп анализлау кебек шәрехләнә. Ул укытучы һәм укучы мөнәсәбәтләрен үзгәртүне күздә тота. Традицион педагогикада укытучы-педагогик барышның субъекты, ә укучы-объекты буларак карала. Яңа технологиядә бу укучыны да субъект итеп карау кирәклеге хакындагы кагыйдә белән алыштырыла. Шуңа күрә педагогик барышта ике субъбергәләп эшләргә, хәрәкәт итәргә, дуслык һәм хезмәттәшлек мәнәсәбәтләре урнаштырырга тиеш булалар. Хезмәттәшлек педагогикасында 4 юнәлеш аерып чыгарыла:
- балага гуманлы-шәхси якын килү;
- активлаштыручы һәм үстерүче дидактик комплекс;
- тәрбия концепциясе;
- әйләнә-тирәне (мәктәп, гаилә, тирәдәге кешеләр) укыту-тәрбия эшенә тарту.

Ш.А.Амонашвили технологиясе. "Тормыш мәктәбе" дип исемләнгән бу концепцияне күренекле грузин педагогы, академик Ш. А. Амонашвили башлангыч мәктәп өчен тәкъдим итә. Ул дөньяви укытуны дини мәдәният элементлары белән кушып алып баруны күздә тота. Технологиянең эчтәлегендә төрле предметлар укыту методикасына кагылышлы кагыйдәләр бар. Әдәбиятка мөнәсәбәтле, укуны танып белү белән кушу, уку-язу эшчәнлеген бергә үстерү, лингвистик тоемлау тәрбияләү, укучыны көндәлек эшчәнлекне планлаштыруга өйрәтү, кыюлык һәм чыдамлылык тәрбияләү, аралашу культурасы булдыру, әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрергә өйрәтү. Уку-укыту эшчәнлеген билгеле бер тәртиптә оештыру белән бергә, гуманлылык, һәр балага шәхси якын килү, аралашу осталыгы, гаилә резервларына мөрәҗәгать итү алга чыга.

Е.Н.Ильин системасы. Бу технологиянең эчтәлеге предметның үзенчәлекләреннән үсеп чыга. Мәктәп программасына кергән әдәби әсәрләр бик күп әхлакый проблемалар күтәрә. Шушы сорау-проблема дәресның үзәген тәшкил итәргә тиеш: сорау укучы өчен актуаль, әһәмиятле, аңа кагылышлы булсын; аңа җавап эзләү әсәрне җентекләп укуны, дәреслек һәм өстәмә әдәбият белән танышуны, әсәрнең язылу тарихын һәм язучы биографиясен ачыклауны таләп итсен. Укыту процессы мондый төзелеш кебек күзаллана: шәхси тәҗрибәдән - әдәби әсәр анализлауга - аннан китапка. Ул укучыны әдәби әсәргә деталь, сорау, проблема аша якынайтуны таләп итә. Әдәбият дәресе:
- кеше формалаштыручы процесс, аралашу дәресе, эш кенә түгел, сәнгать, тормышның үзе;
- бер пәрдәле спектакль, укытучы һәм укучының бергәләп иҗат итүе;
- ачышлар ясау;
- укытучы белән укучының иҗади нигездә, рухи тигезлектә, шәхесара аралашуда бергәләп эшләве.
Шулай итеп, бу технология, бер яктан, бары тик укыту предметының нигезен тәшкил иткән фәнне үзләштергәндә генә, укучылар бергәләп югарырак баскычка күтәрелү мөмкин икәнлекне билгели. Икенче яктан, әдәбиятның үз әхлакый, гуманлылык потенциалын тулы килеш файдалану кирәклеген күрсәтә. Өченчедән, әдәбият дәресен сәнгать законнарына кору хакында сүз алып бара. Аныңча, әдәбият предметыннан белем бирү - шул ук тәрбия эше ул. Шуңа күрә укучы каршына дәрес темасы белән генә түгел, үткен проблема белән килергә кирәк. Белем исә аралашу ярдәмендә үзләштерелә ала. Укытучының сүзне хис белән куша алуны әдәбият предметы өчен бик тә әһәмиятле. Шуңа да, автор фикеренчә, әдәбият укытучысы рәссам да, табиб та булырга тиеш.

Проблемалы укыту. Проблемалы укыту педагогик процессны укытучы җитәкчелегендә укучыларның проблемалы ситуацияләрне чишүгә юнәлтелгән эшчәнлеге буларак карый, шуның нәтиҗәсендә белемнәр үзләштерелә, күнекмәләр формалаштырыла, фикерләү үсә. Проблемалы укыту материалны проблемалы ситуацияләр төсендә тәкъдим итүне сорый. Проблемалы ситуация укучыны активлаштыручы эш-гамәлләр, сораулар ярдәмендә тудырыла. Укытучы укучыларны каршылыклы күренеш белән таныштыра, аны чишү юлын табарга тәгъдим итә. Бер күренешкә төрлечә якын килү юллары билгеләнә, сораулар куела, проблемалы биремнәр бирелә. Проблеманы чишү барышында укучылар яңа белемнәрне үзләштерәләр, мәгълүмат алалар. Проблемалы укыту технологиясен гамәлгә ашыру өчен: иң үткен мәсьәләләрне сайлап алу, укытуның проблема тудыруга корылган моделен төзү, укытучының осталыгы, укучыны активлаштыра алуы кирәк.

В.Ф.Шаталов технологиясе. Бу укытыны камилләштерүдә схемалар һәм терәк билгеләргә таяна. Технология берничә принципка нигезләнә:
- материалны күп тапкырлар кабатлау, һәр үзләштерү этабын көчле күзәтү контрольдә тоту;
- материалның үзләштерү өчен авыр формада тәкьдим ителүе;
- эре блоклар белән өйрәнү;
- терәк материалга таяну;
- һәр укучыга шәхси якын килү;
- гуманлылык (һәр бала талантлы!);
- мәҗбүр итмичә укыту;
- конфликтсыз укыту, һәр баланың уңышын билгеләп, бәяләп бару, үсеш юлларын алдан күрсәтеп эшләү;
- укыту һәм тәрбия берлеге.
Уку-укыту процессы яңа материалны сыйныфта такта янында аңлату, яңадан бер кат терәк конспект-плакат ярдәмендә аңлату, аны тагын бер тапкыр күздән кичерү, укучыларның үз конспектлары белән эшләүләре, ныгыту. Өйдә мөстәкыйль эш укытучының анлатканын конспект аша искә төшерү, китаптан әлеге материалның бирелеше белән танышу, укыганны конспект белән чагыштыру, дәреслек материалын конспект ярдәмендә сөйләп карау, конспектны истә калдыру, истә калдырганны язып карау һәм конспект белән чагыштыру. Беренче кат кабатлау: сыйныфта конспектны яттан кабатлау, укытучының тикшерүе, башта язмача аннан телдән, икенче кат кабатлау: зачет сораулары нигезендә әзерләнү, такта янында язмача, телдән, үзара сорашу, дөресләргә ярдәм итү, уен элементлары кертү, контроль, билге кую.

"Мәдәниятләр сөйләшүе" технологиясе. Технологиядә сөйләшү ике яссылыкта файдаланыла: укытуны оештыру формасы; предметны кабул итү. Ул укучының аң һәм фикерләү мөмкинлекләрен сөйләшүгә әзерли, аны "мин-минлек", рационализмнан азат итә, укыту предметын бер-берсенә охшамаган мәдәниятләр сөйләшүе итеп оештыра. Бу технологияне тәкъдим итүчеләр фикеренчә, теләсә кайсы шәхестә сөйләшүгә омтылыш, аралашу ихтыяҗы бар. Әлеге технология укыту материалын укучы өчен табышмак итеп күзаллау һәм шул табышмакның чишелеш моменты хәтердә ныгытылу өчен уңай булу белән билгеләнә. Сүз-табышмак, тарих-табышмак, сан-табышмак һ. б. - менә болар дәрес-сөйләшүләрнең эчтәлеген билгели.

Үстерелешле укыту технологияләре. Бу технологиянең эчтәлеге берничә закончалык, "гомумиләштерү" белән билгеләнә. Гомумиләштерүләр:
1) үстерелешле укыту - яңа, актив-эшлекле укыту төре, ул аңлату -күрсәтүгә корылган укытуга алмашка килә;
2) үстерелешле укыту укучының үсеш закончалыкларын исәпкә ала, шәхеснең үзенчәлекләренә яраклаша;
3) бала педагогик эшчәнлекнең тулы хокуклы субъекты булып тора;
4) үстерелешле укыту баладагы барлык сыйфатларны да үстерүне күздә тота;
5) үстерелешле укыту максатчан эшчәнлек. Бу вакытта бала аңлы рәвештә максатлар куя һәм аларга иҗади эшләү аша ирешә;
6) үстерелешле укыту уку-укыту мәсьәләләрен чишү аркылы тормышка ашырыла һ. б.
Дәрестә балалар төркемнәргә бүленеп эшлиләр, бәяне һәр укучы үзенә үзе куя, үз-үзен тәрбияләү планы яза. Ялгышса, хатасын үзе төзәтә. Бу концепция буенча, һәр бала һәр дәрестә үз-үзен җиңәргә өйрәнә.

Блоклы - модульле укыту. Бу укытуның уңай яклары:
- чагыштырмача зур вакыт аралыгында (3 дәрес әдәбият) предмет белән тирәнтен шөгыльләнү;
- модульнең һәрбер өлешен тулы бербөтен итеп кабул итү;
- алынган белемнәрне мөстәкыйль фикерли алуга куллану, системалы рәвештә китеп һәм башка мәгълүмат чыганагы белән эшләү күнекмәсе булдыру;
- үзара мөнәсәбәтләрне демократияләштерү. Блоклы укытуда укытучы контролер түгел, ә укучыларга белем бирүче;
- белемнәрне тикшерү регуляр рәвештә алып барыла, шуңа күрә укучыларның эшчәнлеге көчлерәк;
- стресс халәтенең булмавы, чөнки уңай билге әле алдагы этапларда гына алыначак.
Дәресләр түбәндәге максатларны күздә тотып бүленә:
1 нче модуль: материалның җентекләп әзерләнгән булуы. Төгәллек. Лекциянең кыскача язылып баруы укучының аңын дисциплинага буйсындыра. Бу шәхесне тәрбияләүгә этәрү, һәрвакыт уйларга мәҗбүр итү.
2 нче модуль: белемне укучы үзе ала. Дәреслек һәм тәнкыйть мәкаләләре буенча мөстәкыйль эшли. Укытучы аларга юнәлеш кенә биреп тора. Мөстәкыйль эзләнү эше. Биремнәрнең конкрет булуы мөһим.
3 нче модуль: практик дәрес. Текст белән төрле практик эш, әңгәмә, художество алымнарын тикшерү. Катлаулы план төзү. Шигырьләр уку һәм аларны анализлау. Бу дәреснең максаты: әсәргә кызыксыну уяту, язучы куйган проблемалар турында уйлау, геройның эчке дөньясын аңларга тырышу.

Гомуми урта белем укучыларның фәннәрнең нигезен белүен, тормышка социаль ияләнүен тәэмин итә, аларга җәмгыятьтә үз урыннарын табарга булыша. Белем бирү бурычлары мәктәп алдына куелган максатларның социаль грамоталы җәмгыятьтә яшәргә һәм эшләргә лаеклы шәхес формалаштыруга юнәлтелгән булуын билгели. Ә шәхес үзенең гражданлык хокукларын һәм бурычларын, үзе сайлап алган юлын гамәлгә ашыру ресурсларын һәм алымнарын белергә тиеш. Әлеге максат һәм бурычларны профильле белем биргәндә генә уңышлы гамәлгә ашырып була. Бу өлкән сыйныфларда укытуны индивидуальләштерүгә һәм социальләштерүгә, хезмәт базасы ихтыяҗын истә тотуга юнәлтелгән махсус әзерлек системасыннан профильле укыту-укытуның дифференцияләштерү һәм индивидуальләштерү чарасы. Бу белем бирү процессының структурасында, эчтәлегендә һәм аны оештыруда укучыларның мәнфәгате, сәләте, һәвәслеге тулырак искә алына, өлкән сыйныф укучыларына укуларын профессиональ мәнфәгатьләре һәм теләкләре нигезендә алга таба дәвам иттерү өчен тиешле шартлар булдыра. Укучыга үзе теләгән белем һәм күнекмәләр алу, үзенә киләчәккә һөнәр сайлау мөмкинлеге арта, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә юллар ачыла.

Профильле укытуга әзерлекне оештыру өчен өстәмә мөмкинлекләр тәкьдим ителә:
- сайлап алу курсларын оештыруда классларны төркемнәргә бүлү, бу исә укыту процессын индивидуальләштерергә, проект һәм эзләнү-тикшеренү эшчәнлеген тагын да активрак кулланырга мөмкинлек тудыра;
- профильле укытуга әзерлек курсларын укытуга башлангыч, урта һәм югары һөнәри уку йортларында, производство өлкәсендә һ.б. тармакларда эшләүчеләрне тарту;
- хәзерге заман мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрне (интернет, СD-дискларны, укытуның дистанцион формаларын) куллану;
- экстернатны куллану, мондый очракта укучыга теге яки бу фәннән укыту формасын мөстәкыйль сайлап алу мөмкинлеге бирелә.
Бу уңайдан татар теле һәм әдәбиятын укыту да эчтәлеге һәм укыту формасы ягыннан яңарырга һәм заман ихтыяҗларына җавап бирерлек итеп үзгәртелергә тиеш. Моның өчен мәгариф оешмаларына татар теле һәм әдәбиятын профиль буларак өйрәнүче мәктәпләрне (сыйныф һәм төркемнәрне) стандарт дәреслекләр һәм методик ярдәмлекләр белән генә түгел, тел һәм әдәбият фәннәренең бүгенге казанышларына, югары уку йортларының программаларына нигезләнгән, өстәмә материал белән тәэмин итүне сорый. Татар теле һәм әдәбияты белгечлеген сайлаган укучылар белән югары дәрәҗәдә теоретик белеме, оештыру сәләте булган тәҗрибәле укытучылар гына эшли ала.

Профильле белем бирүдә яңа дәреслекләр дә кирәк булачак. Әдәбият дәреслекләре турында әйтелгән кайбер фикерләр: - әсәрләре белән укучыларны уйланырга мәҗбүр иткән, аларда әхлак сыйфатларын тәрбияләгән бүгенге көн авторларына да программада урын бирергә;
- бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре өчен бердәм таләпләр булдырырга;
- дәреслекләрдә әдәбият теориясе турындагы материалларны күбрәк бирергә;
- төрле тематика һәм жанрга караган әдәби әсәрләргә анализ үрнәкләрен киңрәк яктыртырга.
Профильле укыту әлеге тәкъдимнәрне тормышка ашыруга күпмедер дәрәҗәдә өлеш кертә ала. Тел-әдәбият укытучысына автор иҗатын һәм әсәрләрне үзенең зәвыгына һәм укучыларның ихтыяҗларыннан чыгып сайлауга күбрәк хокук, мөмкинлек бирә.


Исемегез:

Фикер әйтү:

2012-09-05 21:52:41 Фәридә Минталиповна: Рәхмәт, Гөлназ! Фикер һәм иҗат байлыгыгыз бик зур. Сезгә уңышлар телим.




Сайт создан в системе uCoz