PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Остаханә

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә сәламәт яшәү рәвеше
Дәүләтова Раушания Фатих кызы


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


Дәүләтова Раушания Фатих кызы,
Тойгелде урта гомуми белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә сәламәт яшәү рәвеше

“Адәм баласының иң зур байлыгы-тәне вә җаны сәламәт булу. Әмма күп вакыт без бу байлыкның кадерен белмибез. Бөтен дөньяның хуҗасы булсаң да, тәнең сәламәт булмаса, рәхәтлек сизмәссең.

Чирнең сәбәбен белеп, аны китереп чыгаручы нәрсәләрдән сакланырга кирәк. Мәсәлән, тирләп салкынга чыгу, исле (күмер исе, агулы ис)бүлмәдә тору, майлы ризыклар ашау, исерткеч эчемлекләр эчү, әфьюн кабу - болар барысы да чирләүгә китерә.

Тән һәм киемнәрне, урын-җирләрне чиста тоту, тәһарәт алу, госел коену, намаз уку, ураза тоту, өй эчендәге хезмәтләрне башкару - сәламәтлек күнекмәләредер”, - ди Ризаэддин Фәхреддин ”Нәсыйхәт” дигән хезмәтендә.

Иман. Иманлы булу. Халкыбыз аңына бик борынгыдан сеңгән төшенчәләр бу. Иманлы булу - ул динле булу, дингә табынып яшәү дигән сүз генә түгел, ул әхлакый кагыйдәләр бунча тормыш итүне аңлата. Тикмәгә генә әби-бабайларыбыз безне бөтен начар гадәтләрдән тыеп тормыйлар. Пөхтә, чиста, матур итеп киенү, сабыр гына сөйләшү, мөлаем, ярдәмчел булу - шундый күркәм сыйфатлар безгә борын-борыннан әби-бабаларыбыздан мирас булып калган. Гомумән, халкыбыз әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга, ата-ана хакын хакларга, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга, борынгы йолаларны мөмкин кадәр үтәргә тырышкан. Кызганычка каршы, бу сыйфатлар өлкән буында гына сакланып калды.

Шуңа күрәдер, Ризаэддин Фәхреддин гомере буе тәрбия эшенә зур әһәмият бирә: ”Тәрбия - акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер. Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр”, - ди ул.

Әйе, галимебез тәрбия эшенә җитди карашта булган. Теләсә нинди тәрбия түгел, ә тиешле, дөрес тәрбия юлын кайгырткан. Моның өчен ул бик күп эзләнгән, китаплар укыган, шәригать кануннарына да нигезләнеп, тәрбиягә, белем алуга, әдәп-әхлакка караган 80 гә якын хезмәтен язган.

Галимнең кайсы хезмәтен генә алып карасаң да, аларның һәрберсендә (“Тәрбияле ана”, “Тәрбияле хатын”, “Шәкертлек әдәбе”, “Нәсыйхәт” һ.б.) тәрбияле кеше башкалардан өстен куелып бирелә, чөнки һәр заманда да тәрбияле кешедән үрнәк алалар, аны мактыйлар, хөрмәт итәләр, ә тәрбиясездән йөз чөерәләр.

Замананың бозыклыгын Ризаэддин Фәхреддин кешеләрдә әдәп-әхлак сыйфатлырының түбән дәрәҗәдә булуында күргән. Моны бүгенге чынбарлыкка күчерсәк, яшьләрнең әхлакый тәрбиясезлеге сәбәпләренең берсе эшсезлек икәненә хәзер күпләр ышана инде.

Иң куркынычы шул: без матди байлыкны көч кулланмый, тир түкми генә табу юлларын эзлибез. Моңа радио-телевидение тапшырулары да булышлык итә, әлбәттә.

Җәмгыятькә лаеклы алмаш, лаеклы шәхес тәрбияләү мәсьәләсендә Ризаэддин Фәхреддин үзенең бөтен гомере буенча уйлана, борчыла, бу бик мөһим мәсьәләгә берьяклы гына карамыйча, аның кешене бөтен яктан да камил итеп күрәсе килә. Һәркемнең җәмгыятьтә, тормышта үз урынын үзе табарга тиешлеген күрсәтеп, ул кеше рухи, әхлакый тәрбия алу өстенә хезмәт тәрбиясе дә алырга тиеш дип саный. Аның фикеренчә, ”...Һичбер эш эшләмичә һәм эшләргә дә теләмичә сузылып яту, кул кушырып утыру яки дога кылып намазлык өстендә утыру тормыш, яшәеш өчен берни дә бирми”. Икътисади яктан алга киткән кайсы гына дәүләтне алсак та, анда алгы планга хезмәт тәрбиясенең куелганын күрәбез. Андый тәрбия гаиләдән башлана.

Җәмгыять алкоголизм белән авырый башлады, наркотиклар куллану, тәмәке тарту аеруча яшьләр, мәктәп балалары арасында массакүләм төс алды. Дәүләт әхлакый күчәреннән ычкынып, әхлаксызлык упкынына тәгәрәде. Менә моны дәлилләүче кайбер мәгълүматларны әйтеп китәргә телим: Россидә ир-атларның гомер озынлыгы уртача 65 яшь, ә хатын-кызларныкы 71 яшь тирәсе, ди белгечләр. Галимнәр әйтүенчә, кешенең йөрәге якынча 400 ел тибә ала, ә бөере хәтта 800 елга "чыдый" икән. Илдә үлүчеләр саны туучылардан күпкә арта, 2,5 процент бала гына сау-сәламәт булып туа, үсмерләр арасында үз-үзенә кул салу буенча Россия Европада беренче урында тора, 10 мең егет армия хезмәтенә барудан качып йөри, никахка керүчеләр белән аерылышучылар саны бертигез дәрәҗәдә. Күп укучы аз хәрәкәтләнә, спорт белән шөгыльләнми диярлек. Көнозын парта артында, кичен компьютер, телевизор каршында утыра.

Малайлар-кызлар яшьтән, 12-13 яшьтән тәмәке тарта башлый, сыра эчә һәм бу яман гадәтләрдән арына алмый. Дөрес туклануга игътибар итми. Сәламәт яшәү рәвеше алып баруга салкын карый. Бу уңайдан Ризаэддин Фәхреддингә мөрәҗәгать итү урынлы булыр. "Дөрестән дә, дөнья-бәла вә каза, һәртөрле мәшәкать, кайгы вә хәсрәт мәйданы. Адәм баласының гомере монда күбесенчә авыру белән, ризык вә кирәк әйберләр артыннан йөрү вә йөгерү белән үтә. Арада булган рәхәт заманнар йоклаганда төш күргән сыман үтә дә китә.

Бөтен хәле вә тарихы шушы рәвештә булган урынга кешенең фикере, күңелле тукталу вә шуңа канәгатьләнү ихтималы юк, һич юк.

Адәм баласының кыска гына гомере вә санаулы көннәре шушындый вакыйгалар белән уралу, һәртөрле мәшәкатьләр белән чолгану сәбәбеннән берәр төрле юаныч табуга мохтаҗ булуы табигый".

Әхлаксыз вәхшилек, “телсез”лек тамыр җәя. Газета-журналларда басылган “Ананы чиратка салдылар”, "Ана күңеле балада", ”Картлар йорты”, “Ташланган балалар” шикелле мәкаләләр җанны тетрәтә. Йөрәк әрнеткеч күренешләр турында языла боларда. Бу хакта Р.Фәхреддин менә нәрсәләр яза: ”Адәм баласына үзенең кем икәнлеген, кайдан килеп кая барачагын, ни өчен яратылып вә дөньяда торуын, бу дөньяда гомер сөргән вакытында йөрергә тиешле булган юлын, үзе өчен нәрсәләр зарарлы вә нинди нәрсәләр файдалы икәнлеген белдерә торган бердәнбер корал - диндер. Кешелек җәмгыятендә гаделсезлек, кыерсыту, изү, золым, азгынлык, үтерүләр бетсен өчен бердәнбер чара - әдәп-әхлакны ныгыту”.

Р.Фәхреддин мәгърифәт юлында беренче планга гаилә тәрбиясен куя. Аның фикеренчә, тәрбиянең башы-гаилә, ата белән ана - беренче тәрбиячеләр.

Ә дөрес тәрбияне ничек алырга мөмкин соң? Ни рәвешле әти-әни баласын туры юлга бастыра ала? Үзләрен хөрмәт итәргә, картайган көннәрендә дә саклап, карап торырга ничек өйрәтергә була?

Бу сорауларның чишелешен нәкъ Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләрендә табарга мөмкин: ”Дөньяга килгән сәгать белән балалар тәрбиягә мохтаҗлардыр. Боларны тәрбияләүчеләр дә - аналардыр. Аналар балаларның һәр эшләрен гадәткә салырлар. Тәрбияле аналар - олуглар алдында эшләргә ярамаган эшләрне балалар алдында эшләмәсләр вә сөйләргә ярамаган сүзләрне сөйләмәсләр, моннан бик сакланырлар. Шулай ук балаларның хәйләгә, ялган сөйләргә өйрәнүләренә сәбәп булырдай нәрсәләрне кылмаслар”, - дип әйтелә ”Тәрбияле ана” исемле хезмәтендә.

Бөек галим гаиләдәге сәламәт яшәү рәвешенең түбән булуның сәбәпләрен хатын-кыздан эзли. ”Яхшы тереклек – гүзәл холык иясе хатыннан башка булмас. Дөньяның бәхетсезләре - тәрбияләре хатын белән баладан булган затлардыр. Адәм балаларының бәхетләре - хатыннар кулында...”

Мондый очракта табигый сорау туа: андый, галим әйткәнчә, гүзәл холыклы хатыннарны кайдан табарга соң? - Гаиләдән, мәктәптән.

Шушы урында минем бөек галимебез фикерләренә тукталасым килә. ”Адабе тәгълим” (“Укыту кагыйдәләре”) китабының 11 нче битендә мәктәптә балаларны тәртипкә, әхлакка өйрәтүче укытучыларның коры сүз белән түгел, ә үзенең шәхси үрнәгендә тәрбияләү осталыгы да булырга тиешлеген таләп итә. Аның фикеренчә, ”...Хозурына саф-саф булып тезелгән шәкертләргә мактаулы холыкларын дөрес бирүдән элек, вә фигыле белән шәкертләргә күчергеч булырга тиештер. Болай булмаганда, шәкертләргә бирелгән нәсыйхәтләр - файдасыз, укытылган дәресләр дә нәтиҗәсез калыр. Чөнки күп вакытта балалар мөгаллимнең сүзенә түгел, бәлки арт көпчәккә ияргән кебек, аның фигыленә иярерләр. Соңыннан ияргән нәрсәләре аларда бер гадәт булып китәр...”

Бүгенге заман яшьләренең тагын бер бәхетсезлеген галимебез вакытында гаилә кора алмауларында күрә. “Гаилә” хезмәтендә бөек галим һәр ата, һәр ананың, ир һәм хатынның нәрсә өчен җаваплы булу кагыйдәләрен тудырган. ”Ир белән хатынның шәригать кушкан сурәттә бергә кушылуыннан, ягъни җан һәм төн бер булуыннан гаилә төзелә... Бер-берегездән көнләшмәгез, ачуланышмагыз, үпкә тотмагыз, ачу кумагыз, бер-берегезне хөрмәтләгез”. Югарыда китерелгән өзекләрне укыйсың да Р.Фәхреддиннең кешеләр язмышын алдан күрә белү сәләтенә сокланмыйча булдыра алмыйсың. Аның әсәрләре дистәләгән буынны илгә, милләткә тугрылыклы булу, хезмәт, матурлык, сөю, игелекле, сәламәт, сәләтле булырга омтылу, киләчәгең турында да уйлап-кайгыртып яшәү рухында, яктылык идеалларында тәрбияли. Тыйнаклыгы, итагатьле, фикер-карашларының ачыклыгы белән замандашларын да сокландыра алган Р.Фәхреддиннең бай мирасы 21 нче гасыр шәхесен тәрбияләүдә дә ярдәм итә.

Әдәбият исемлеге:
1. Балаларга үгет-нәсыйхәт. - Казан: “Дом печати” нәшрияты. - 2001. – 192 бит.
2. “Мәйдан” журналы, 2006 нче ел. Вил Казыйханов “Безгә Ризаэддин Фәхретдин ни өчен кирәк?“, 128 бит.
3. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. Казан, 2006.
4. Ризаэддин Фәхреддин. Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2005 - 159 бит.


Исемегез:

Фикер әйтү:




Сайт создан в системе uCoz