PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Остаханә

Р.Фәхреддиннең “Әсма яки Гамәл вә җәза” романындагы стиль һәм тел сурәтләү чараларының үзенчәлекләре.
Даутова Гөлчәчәк Минсалих кызы


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


Даутова Гөлчәчәк Минсалих кызы,
Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Р.Фәхреддиннең “Әсма яки Гамәл вә җәза” романындагы стиль һәм тел сурәтләү чараларының үзенчәлекләре

      Ничә дистә еллар буе җуелып та, үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, исемнәре, хезмәтләре татар халкына кабат кайтарылган мәшһүр шәхесләребез генә нихәтле! Күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, язучы, журналист, тарихчы, Шәрык белгече, философ, педагог Ризаэддин бине Фәхреддин - шундый затлардан. Ул чорда күпләр хәтта Р.Фәхреддин исемен әйтүдән уттан качкан күбәләктәй курыкканнар.

      Халкыбызның борынгы ядкәрләре булган әсәрләрнең соңгы елларда дөнья күрүе - куанычлы хәл. Шулардан Ризаэддин Фәхреддиннең «Болгар һәм Казан төрекләре әсәре. Аны өйрәнү укытучыларга тел, әдәбият, тарих, география дәресләрен нәтиҗәле оештырырга ярдәм итә.

      Р.Фәхреддиннең мәгърифәтчелек эшчәнлегенә югары бәя бирелде. Ул XIX гасыр азагы - XX гасыр башында Идел-Урал мөселманнары арасындагы уй-фикерләрнең хакименә әверелде. Аның күп санлы хезмәтләре, тормышка айнык караш, Ислам тәгълиматына, аның кануннарына биргән аңлаешлы һәм төпле аңлатмалары Россиядә генә түгел, бәлки бөтен дөньяга мәгълүм булды. 19 ел буе Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтендә баш казый булып торды. Беренче бөтендөнья сугышына кадәр үк Р.Фәхреддин күренекле журналист, язучы, Ислам мәдәнияте белгече, киң колачлы тарихчы буларак дан казана. 651 нче елда барлыкка килгән “Госман Коръән”еннән күчерелгән иң борынгы кулъязманы Уфадан аның әүвәлге урынына - Урта Азиягә кайтартуда мөфти Ризаэддин бине Фәхреддиннең тырышлыгы зур була. Р.Фәхреддиннең «Без Шималь (Болгар) төрекләрендә гыйлем тәхсыйль итү (өйрәнү) рәвешләре» дигән әсәре, беренче тапкыр буларак, галим Әнвәр Хәйри тырышлыгы белән «Мәгариф» журналы аша татар укучысына тәкъдим ителде. Р.Фәхреддин - үгет буенча байтак әсәрләр калдырган шәхес. Аның «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Тәрбияле ата», «Тәрбияле хатын», «Гаилә», «Нәсихәт» кебек хезмәтләре мәдәни мирасыбызның алтын фондын тәшкил итә. Әлеге җәүһәрләр совет чоры башланганчы халкыбызны рухи яктан тәрбияләүдә гаять зур әһәмиякә ия булды, аның итагатьлелеге, миһербанлылыгы, инсафлыгы сагында торды. Шунысын да әйтү кирәк: нәсихәтнең «Балалар өчен», «Кыз балалар өчен генә», «Олуглар вә бөекләр өчен» дигән өч китабын туплаган дәреслек-кулланма, аерым китап булып, бары тик 2004 нче елда гына нәшер ителде. Р.Фәхреддиннең «Адабе Тәгълим» (“Укыту кагыйдәләре”) исемле китабы чыкты. Әлеге китап 1908 нче елда Казанда басылган булган. Анда Р.Фәхреддин укытучы нинди сыйфатларга ия булырга, дәресләрен ничек укытырга, аның вазифалары нидән гыйбарәт булырга тиеш һ.б. гаять әһәмиятле мәсьәләләрне җентекләп аңлата, укытучыларга кагылышлы кануни 13 вазифаны тәфсилләп бирә. 1891 нче елда "Асар" исемле био-библиографик күп томлы хезмәтен матбугатта бастыра башлый. Ике томнан, унбиш кисәктән торган "Асар"да борынгы Болгар чорыпнан алып XX йөз башына кадәр яшәгән меңнән артык мәшһүр тарихи шәхесләр турында кыйммәтле мәгълүматлар тупланган. Бу әсәр безгә татарларда Ислам динен үстерү һәм саклап калуда зур роль уйнаган дин әһелләре хакында искиткеч бай мәгьлумат бирә. "Асар" Ш.Мәрҗанинең "Вафиййәтел-әслаф” исемле хезмәте үрнәгендә язылган. Бу - бүгенге көндә әһәмиятен югалтмаган хезмәт.

      Р.Фәхреддиннең 1913 нче елда күренекле төрек язучысы Әхмәт Мидхәт турында Оренбургта «Мәшһүр ирләр» сериясендә басылып чыккан монографиясе дә игътибарга лаек.

      Р.Фәхреддиннең иҗтимагый фикерләрен, гаилә һәм тормыш турындагы карашларын ачык чагылдырган «Сәлимә яки гыйффәт» хикәясе (1899) һәм «Әсма» романы безнең өчен аеруча әһәмиятле. Язучының Сәлимәсе, мәгърифәтчелек карашларыннан чыгып, укыган кызның өстенлекләрен күрсәтә, ягъни «хатын-кызлар ирләрдән ким түгел, тиешле тәрбия алып, тәртипле мәктәпләрдә укыса, ирләрен сокландырырлык белемле була ала, дигән гуманистик караш үткәрә.

      “Җәвамигуль кәлим шәрхе” дигән хезмәтендә китерелгән түбәндәге сүзләре генә дә ни тора: «Кулыңнан килсә, форсат тисә, галим бул, бу эш насиб булмаса, гыйлемне дуст күр. Гыйлемне дуст күрү исә аның әһлене хөрмәт итү, халык арасында аны тарату, белдерү һәм үгрәтү, укучыларга мәктәп вә мәдрәсәләргә, укытучыларга мадди вә мәгънәви ярдәмнәр бирүдән, гыйлем әһелләренә дошманлык кылулар вә гайбәтләрне сөйләүләрдән, гыйлем-мәгърифәтне сүз тасаррыф итүдән саклану вә, гомумән гыйлем юлында булган кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булудан гыйбарәттер”.

      Безнең татар халкы үзенең укымышлылыгы, белемгә омтылышы белән аерылып торган. Мәктәп-мәдрәсәләрдә гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнү шәкертләргә Шәрык илләренең уку йортларында укуларын дәвам итәргә мөмкинлек биргән. Мәгълүм булганча, олуг мәгърифәтче әлеге китабында Мөхәммәд пәйгамбәрнең 344 хәдисенә гаять зур һәм киң итеп аңлатма бирә. Р.Фәхреддин аны 1916 нчы елда Оренбургта 552 битлек китап рәвешендә бастырып чыгарган булган. Галимнең зур шөһрәт һәм абруй китергән «Китабе игътибар» дигән хезмәте игътибарга лаек.

      “Әсма яки Гамәл вә җәза” әсәренең характерларны бирү үзенчәлекләре, композицион корылышы, сюжет оештырылышы авторның тормышка актив мөнәсәбәтен күрсәтә. Бу әсәр һәрберсе үзалдына бер хикәят булырдай 30 бүлектән тора. Вакыйгаларның логик үсеше әледән-әле көтелмәгән эпизодлар белән катлауландырып җибәрелә. Әсәрнең сюжеты эш-гамәл һәм күренешләрнең үзара сәбәп-элемтә бәйләнешләре рәвешендә, хроникаль эзлекле формада оеша. Автор шуның аркылы персонажларның характерын уңышлы гына индивидуальләштерүгә, тормыш күренешләрен шактый киң чагылдыруга ирешә алган.

      Без хәзер “Әсма яки Гамәл вә җәза” әсәренең стиль һәм тел сурәтләү чараларының үзенчәлекләрен карап үтәчәкбез. Бу әсәр объектив рәвештә (өченче затта)хикәяләнгән. Әсәрдә матур әдәбият стиле публицистик чигенешләр белән гармоник аралашып бара. Әсәр текстының беренче юлларыннан ук башлап күзәтелә алар. Әйтик: “И хөрмәтле ислам бйлары!... Вай, бай угыллары!...Күрсәгезче, сезләрнең акчагыз кемнәрне генә һәлак итмәс!...Вә кемнәрне дөня һәм ахирәт бәхетсезлегеннән әйләмәс! Беркадәр улсын инсаф юкмы?”, “Шәһәр хәбәрләре: кичкән төндә ... урамында ... ханәсендә Хикмәт хаҗи нам бер башкортның угылы кател улынмыш, бу әмердә ханәнең җөмлә кешеләре бер иттифакта улдыклары аңлашылмагы илә, җөмләсе хибескә алынмыштыр”. Публицистик өлге, чорга хас сүзләр белән алынса да, халык сөйләме рухында язылганлыктан, аңлаешлы, ышандыручан. Матур әдәбият стилендә иҗат ителгән кыска гына өлге дә образлылыгы, үтемле сүзләр булуы белән сокландыра: «ахмаклар гадәте», «бозыклык дөньялары», «исеменә дегет буяп»...

      Әсәр чәчмә сөйләмдә иҗат ителгән. Аңа күпсөйләмлелек хас. Хикәяләүче сөйләменә геройлар сөйләме килеп кушыла, алар хикәяләүченең тормышны сурәт¬ләвен, образларның ачыктан-ачык сыйфатларын ача бара. Әсәрне язу барышында автор персонажлар белән аерым таныштыра. Алар бүлек булып, исемләп бирелгән: “Хикмәт хаҗи”, “Сәлим бабай”, “Бичара Әсма” һ.б., ләкин аерым темалар да бара: “Кем усал?, “Күңелсез хәбәр” һ.б.       Романда тирә-юньне сурәтләү, сөйләшүләр белән янәшә, бер төркем образлар, ассоциатив бәйләнешләр тудыруга хезмәт итә. Әсәр стилендә өстенлек алган чаралар: фразеологизмнар һәм җыелма образлылык.Фразеологизмнар арасында халык мәкальләрен һәм әйтемнәрен турыдан-туры куллану күп. Аларның күпчелеге хикәяләүче тарафыннан әйтелә. “Дөньяда мәшәкатьсез – рәхәт күрелмәс”, “Җәфаны чикмәгән инсан сафаның кадерен белмәс”, “Исерткеч эчмәк - агу эчмәк”, “Хатынсыз мал кирәк улса – Хикмәт хаҗи кызыны, вә малсыз хатын кирәк улса – Сөләйман хәзрәт кызыны алырсың”, “Инсанның холкыны бозып, сахибене инсанлыктан чыкармакта улан шәйләрнең берсе байлык, икенчеседер мәртәбәдер” һ.б.

      Халык сөйләменнән фразеологик әйтелмәләрне, мәкальләрне һәм әйтемнәрне үзенә бер төрле җөмләгә урнаштыру - әсәрнең бик тә уңышлы сыйфаты. Мәсәлән: «Габбас мелла бай кемсә дәгел иде. Ләкин тормыш-көнкүрешен сорыкорт тәртибенә куймай, бәлки бал корты ысулына кормыш...»; «Мөгълум заманы җитешмәсдән элек йөк тарттырылмыш ат имгәнеп, эштән чыктыгы кеби, вакыты җитмәсдән элек сабак укыттырылмыш”. Әсәрдә Сәлим бабайның җырга осталыгы бәян ителгән, җырдан өзек китерелгән.

“Әй, кая ул көн ки бездә шәп торулар бар иде,

Әмма дошманнарда гамьнәр, эчпошулар бар иде”.

      Лексик чараларның кулланылышы ягыннан, әсәрдә гарәп-фарсы алынмалары белән баетылган иске татар әдәби теле күзәтелә. Аңа рус сүзләре һәм русча гыйбарәләр, заманча төшенчәләр (грифель, адвокатына, вексель һ.б.) килеп кушыла. Вакыйгаларга бәйле рәвештә болар ышандыру көчен арттыра. Иң әһәмиятле рольне исә һәм лексик, һәм стилистик чара буларак кулланылган градация уйный, һәр күренештә язучы бер-берсен көчәйтә баручы, бер-берсенә өстәлә торучы сурәт тудыра.

      Р.Фәхреддин вакыйгаларны, образларны мөмкин кадәр төгәлрәк ачу өчен образлы, предметлы сурәтләү чаралары кулланган. Аңа синонимнар, антонимнар, омонимнар, эпитетлар, чагыштырулар керә. Синонимнар бигрәк тә образларның сыйфатларын билгеләүдә оста кулланылган. Мәсәлән, “Садәдил ( саф күңелле), беркатлы; гыйлем, мәгърифәт” , “иптәш, сердәш”, “тәкәбберлек, хөсетлек, ходбинлек (үзен яратучанлык)”, “йөткермәс, төчкермәс”,”мәкерле, ялганчы, бозык күңелле, ач күзле”, “сабырлы, вәкарьле”, “ата , бабалары”, “кара хәбәр , хәсрәт”, “шикаять, шелтә”, дәгъвалы, гаугалы һ.б. Шулай ук әсәрдә антонимнар да күп очрый: сату-алу, хәйлә-мәкер, карт-яшь, ир-хатын, егет-кыз.

      Бу вакытта чагыштыруларга мөрәҗәгать иткән: “агачтан да надан кызларыннан”,”ишәк улмак Габбас мелла”, “ май кеби йомшарып китәрләр”, “бозаулар безнең кияүләр” , “пәри кызлары кебек матур”, “сөт кеби ак җөббә”һ.б. Фразеологизмнар образларның җор теллелеген ачып сала: аягыннан чалып батыру, тирән базга төшереп батыру, йөрәгенә кадәр салкын су сипте, акча җирендә җилләр искән”, “бүрәнәгә борчак атмакка биленнән бер файда күрелмәс иде”,” эшсез адәмнәрнең сакал вә борыннары белән уйнаулары яки тырнак кимерүләре кабиленнән бер эш иде”.

      Әсәрдә эпитетлар да еш кулланыла. Эпитет-бизәк тә, индивидуаль эпитетлар да гомуми сурәт ясауда катнашалар. Бигрәк тә соңгылары әсәр күренешләрен төгәлләштереп, бәяләп килә: кара хәбәр, гүзәл шигырь, гүзәл холык, гүзәл тавыш, милләт бәласе, гүзәл чишмә, ләззәтле кымыз, ак сакалы, мөлаем сүзе, саф күңеле.

      Романның теле матур, гармонияле, һәр күренеш матурлык дәрәҗәсендә тасвирлана. Моңа ирешүдә язучыга ассоциатив сурәтләү чаралары (троплар) ярдәмгә килә. Тропларга метонимия, метафора, синекдоха, сынландыру, аллегория, литота, гипербола керә. Метафора ул - күренеш, гамәл, сыйфатны үз исеме белән әйтмичә алыштыру: ”баллы мисалында ләззәтле итеп йотмыш иде”, “җилдән килмеш маллар”,” Салих бай тамагыны төзәтеп”, “Бәнем кара бәхетемнең очкыны сезләргә төшмеш имеш”,” үзәкләрем өзелә”, “тыңлаучыларның авызларыннан сулар агар иде”, “ут салыначак дарыдан курку”. Метонимия ул - туры мәгънәле сүзне алыштырып килгән, аның белән өлешчәбәйләнешле сүз: “Ике колак илә тыңламактамыз, боерыгыз, әфәндем!”. Синекдоха күплек урынына берлекне, берлек урынына бөтенне куллану дигән сүз: “ ат кешнәшеп, адәм сөйләшеп таныша”, “бәдәви гарәпләрне Мәдинәгә юлламыштыр”. Шулай ук әсәрдә сынландырулар да очрый: йөрәге селкенде, “электрик нурлары кояштан көлеп тормактадыр”. Теләнче кыз образын тулыландыру өчен гипербола өсти: «Өстендә кырык ямаулы, җитмеш ертыклы бер бишмәт улып, бу бишмәттән һич манигъсыз (тотрыксыз) җил бер тарафыннан икенче тарафына үтеп йөрер иде”. Әсәр тулысы белән тел сурәтләү чараларыннан гыйбарәт.

      Р.Фәхреддин бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, журналист. “Әсма, яки Гамәл вә җәза” романының стиль һәм тел сурәтләү чараларының үзенчәлекләрен караганнан соң, мондый нәтиҗәләр ясарга була. Р.Фәхреддин татар халкының фольклорын, гореф-гадәтләрен өйрәнгән, яхшы белгән. Шуңа күрә дә әсәрнең теле халыкчан. Гарәп, фарсы, иске татар әдәби телендәге сүзләр булуга карамастан аңлаешлы.

      Әдәбият укучының аңына һәм хисләренә тел сурәтләү чаралары ярдәмендә йогынты ясый. Укучыларда милли үзаң тәрбияләүдә Р.Фәхреддиннең әсәрләре, аның тормыш юлы үрнәк булып тора.

Кулланылган әдәбият
1. Р.Фәхреддин Әсма, яки Гамәл вә җәза. – Казан: “Татарстан китап” нәшрияты, 1979.
2. Д.Ф.Заһидуллина Әдәби әсәргә анализ ясау.- Казан: ”Мәгариф” нәшрияты, 2005.
3. Д.Ф.Заһидуллина Татар әдәбияты..- Казан: ”Мәгариф” нәшрияты, 2004.
4. Р.Мәрдәнов, Р.Миңнуллин, С.Рәхимов Р.Фәхреддин. – Әлмәт: ”Рухият” нәшрияты, 1999.
5. Р.Фәхреддин Әсма, яки Гамәл вә җәза. – Казан: “Татарстан китап” нәшрияты, 1979.
6. Ф.М.Хатипов Әдәбият теориясе.- Казан: ”Мәгариф” нәшрияты, 2000.


Исемегез:

Фикер әйтү:




Сайт создан в системе uCoz