PR-CY.ru


Locations of visitors to this page




Остаханә

Педагогик идеяләр фестивале материаллары.
Вәлиева З.Н.


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


Вәлиева Зөлфия Насыйх кызы,
Тойгелде махсус (коррекция) гомуми белем бирү интернат мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Укучыларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү

Җ.Г.Нигъмәтов үзенең фәнни хезмәтләрендә кешелеклелеккә, педагогиканың нигез принцибы буларак, билгеләмә бирә һәм кешеләргә карата мәрхәмәтлелекне кешелеклелеккә хас һәм аның мөһим билгесе буларак ассызыклый. Ул тәрбия процессында традицияләрне, гуманизм принципларын тормышка ашыруның төп чарасы буларак кулланып, аларны тормышка ашыруның педагогик шартларын күрсәтә. Шуның белән автор, балаларның яшь үзенчәлекләрен һәм кешелеклелеккә хас билгеләрен искә алып, аны алга таба тирәнтен фәнни өйрәнүләргә юл ача.

Тәрбияче укучыларны нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен аңлавына ирешергә һәм аларга үзләренең әхлак юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирергә тиеш.

Халык педагогикасының төп бурычы – халыкны кешелеклелеккә, мәрхәмәтлелеккә өйрәтү. Тарихи үсеш чорында халыклар югары педагогик культура булдырганнар. Һәрбер халыкның педагогика тарихы бик катлаулы, күпкырлы. Моңа мәдәният һәм мәгариф үсешендә фаҗигале этаплар аша үткән татар халкының тарихы мисал булып тора.

Ислам динен кабул иткәннән соң, болгар мөселманының үз–үзен тотышы шәригать кануннары нигезендә тәртипкә салына. Өлкәннәр дәрәҗәсен күтәрү - һәр болгар кешесенең бурычы. Бу – балалар тәрбияләүдәге кагыйдәләрдә, шулай ук кунакларны каршылау һәм озату йолаларында чагыла. Болгарларда ата–ана культы, күршеләр белән дус яшәү принцибы, кунакчыллык, кайгыртучанлык, сакчыллык принциплары югары дәрәҗәдә була.

Р.Фәхреддиннең әдәплелек дәресләрендә өйрәнелә торган “Тәрбияле бала”, ”Тәрбияле ана”, ”Тәрбияле ата”, ”Үгет-нәсихәт” китаплары барлык яшьтәгеләр өчен дә тәрбия өлкәсендә алтын фондны тәшкил итә.

Р.Фәхреддиннең яшүсмерләрне кайгыртучан итеп тәрбияләүдә кулланыла торган кайбер нәсихәтләрен китерәм:

1. Ата–анага карата ихтирам.
- Ата–анагызны чын күңелдән яратыгыз, аларның васыятьләрен үтәгез, үзегез өчен кайгырырга мәҗбүр итмәгез. Тыңлаучан һәм игътибарлы булыгыз, һәрвакыт ата–ананың сүзенә колак салыгыз. Менә шул вакытта сезнең исемне хөрмәт белән искә алырлар.
- Ата алдында кычкырып сөйләшмәгез.
- Вакытыгызны әрәмгә уздырмагыз, һәрвакыт нинди дә булса файдалы эш белән шөгыльләнегез, ата–анагызга ярдәм итегез.
Мин үземнең сыйныф укучылары белән “Ата-ана хакын хаклау” исемендә үткәрелгән тәрбия сәгатьләрендә татар халкының мәкальләрен мисалга китерәм, аларга аңлатманы укучылардан алам һәм үзләреннән тормышта булган вакыйгалар өстендә мисаллар китерәм. Безнең укучылар әти-әниләрен бик яраталар, аларны күрү өчен атна ялы җитүен түземсезләнеп көтәләр. Дәресләрдә җөмләләр төзергә кирәк булган очракларда да алар гаилә әгүзаларын, әти-әниләрен кертеп төзергә тырышалар. Яллардан килгәннән соң, мин алардан өйдә ничек булышулары турында белешәм. Сөйләгәннәренең дөреслеген каникуллар чорында өйләренә баргач сорашам. Эш эшләргә авырыксына торганнарга эшләгән эшләрен даталары белән язып барырга һәм әниләренә имза куйдырып килергә кушам.
2. Күршеләргә карата ихтирам.
- Күршеләр белән кайгысын да, шатлыгын да бүлешегез, барлык үтенечләрен дә үтәгез, авырганда булышыгыз, сәламәтлекләрен белешеп торыгыз, алар өчен изге эшләр эшләгез.
Безнең укучылар авылыбыздагы олы яшьтәге кешеләргә һәрчак ярдәм итәләр. Кышын кар көрәү, су китерү эшләре булса, җәйге чорда бакча казу, бакчага су ташу, бәрәңге утырту һәм алу, мал асларын чистарту эшләрен бик теләп башкаралар. Үзләре танымаган авыл кешеләренең дә хәлләрен сорашалар, исәнлек бирәләр.
“Күршең үзеңнән яхшы булсын” исемле тәрбия сәгате дә күршелек мөнәсәбәтләрен мисаллар өстендә анализлап, мәкальләрнең дәвамнарын табып, “Күршеләр”җырын тыңлап үтә.Укучылар үзләренең авылларын күз алдына китереп, булган вакыйгалар турында искә төшерәләр, күршеләренең гаилә составын, аларның эш урыннары турында хәбәрдәр булуларын күрсәтәләр.
3. Мәктәпкә ихтирам.
Уку елы башында ук һәр балага бүлмәдә булган җиһазларның сакланышының тәэмин ителеше билгеләнә. Алар кайсы гөлләрне тәрбияли, кайсы өстәл-урындыкларның төзеклеген, чисталыгын карый, кайсы шкафлар төзеклегенә җавап бирә. Һәр атнада җомга көнне үз эшләре турында җавап тоталар.
4. Иптәшләргә карата кайгыртучанлык һәм ихтирам.
- Дусларыгызга карата игътибарлы булыгыз. Ачык йөз белән сөйләшегез һәм мәрхәмәтле булыгыз. Әгәр иптәшләрегез арасында ихтирамсызлары, әдәпсезләре булса, алар белән араны өзегез, аралашмагыз. Дусларыгызны түбәнсетмәгез һәм рәнҗетмәгез.
5. Укытучылар белән үзара мөнәсәбәт.
6. Намус, дәрәҗә, киң күңеллелек.

К.Насыйри татар халкының мәгърифәт һәм мәдәниятенә зур йогынты ясый. Аның педагогик фикерләре безгә “Китаб-әт–тәрбия” аша килеп җитте. Ул анда үгет–нәсихәтләр бирә һәм халык тормышыннан гыйбрәтле хәлләр сөйли.

К.Насыйриның”Китаб-әт–тәрбия” се әдәплелек дәресе алып баручы укытучылар өчен өстәл китабы булырга тиеш. Бу китапта татар халык педагогикасының төп таләпләренә туры килә торган 113 нәсихәт – тәрбия, киңәш бирелә. Бу кыска хикәя – нәсихәтләрдә халыкның никадәр зирәклеге чагыла һәм алар, яшьләрне тәрбияләү чыганагы буларак, гасырларга җитәчәк.

Әдәпле, тәрбияле бала нинди була? Бу сорауның җавабы бик күп төшенчәләргә ия. Әдәпле бала дибез икән, ул безнең күз алдына, барыннан да бигрәк, тәрбияле, инсафлы булып килеп баса. Ул - кешелекле дә, укымышлы да, һәм алай гына дамы әле! Каюм баба нәсыйхәтләрендә бу турыда бик дөрес әйткән:
- Башкалардан үзен өстен итеп куймый. Өлкән яшьтәге кешеләргә, мохтаҗларга, гарипләргә һәрвакыт ярдәмчел, ихтирамлы һәм ихлас мөнәсәбәттә була.
- Кеше хәленә керә, бүтәннәрне беркайчан да кыен хәлдә калдырмый. Һич кайчан тавыш та күтәреп сөйләшми, тупас яки ямьсез сүзләр әйтми, ялганлашуга юл куймый, әйткән сүзен үти, вәгъдәсендә тора.
- Кеше сөйләгәндә игътибар белән тыңлый һәм кирәк чакта гына сүзгә кушыла.
- Башкаларны рәнҗетергә яки кимсетергә ирек бирми.
- Гайбәт сөйләми, мактанмый, шапырынмый, үзен тыйнак тота.
- Кешеләр белән һичкайчан үзен эрегә куеп яки тупас сөйләшми.
- Башкалардан кызгандыру өчен үзен мескен хәлгә төшерми, юк-бар сәбәпләр табып, читтән теләктәшлек, ярдәм эзләми.
“Кайгыртучанлык” сүзе “кайгы” сүзеннән ясала. “Кайгы”сүзе кешенең тирән психик халәтен, аның бәхетсезлеген чагылдыра. Ә инде кайгыртучанлык сүзе үзе һәм башкалар турында борчылуын, хәсрәтләнүен күрсәтә торган түбәндәге бик күп мәгънәләргә ия:
“игелекле”, ”игътибарлы”, ”илтифатлы”, ”инсаниятле”, ”кешелекле”, ”мәрхәмәтле”, ”шәфкатьле”, ”ярдәмчел”, ”кайгыртучан”. Бу сүзләрдә кайгыртучанлык кешеләрнең бер–берсенә үзара ярдәмендә чагыла.

Көнчыгыш галиме Локман Хәкимнең безнең тарафтан кулланыла торган кайбер нәсихәтләре бар:
- дусыңны һәм юлдашыңны тормыштагы иң авыр минутларда сына;
- дусларны зирәк һәм белемле кешеләр арасыннан сайла;
- халыкның кадерен бел;
- яхшы ата белән беррәттән останың кадерен бел;
- башкаларның игелеклелегеннән көнләшмә;
- халык арасында хөрмәтле булырга омтыл;
- кешеләргә мәрхәмәтле бул.

Кешенең эчке культурасы аның үз–үзен тотышында чагылыш таба. Бу турыда безнең онытырга хакыбыз юк. Үзебезнең тәртибебез, кылган эшләребез, бер–беребезгә карата мөнәсәбәтебез теләсә нинди үгет–нәсихәтләргә караганда да балаларны көчлерәк тәрбияли. Безнең мәктәп коллективы бу турыда һәрчак истә тота. Безнең укучылар нигездә, инвалид балалар. Һәр укытучы–тәрбиячегә икешәр бала беркетелгән. Алар бу балаларның материал тәэмин ителешен, гаиләдәге яшәү шартларын күзәтәләр, кирәк чакта ярдәм итәләр.

Инвалидлар ункөнлегендә һәр елда балаларны сөендереп кием–салымнар, чаналар алып бирәбез. Авылыбыздагы инвалид апага коляска алып бирдек. Райондагы картлар йортында тәрбияләнүче әби–бабайларга күчтәнәчләр алып барабыз һәм концерт куеп сөендерәбез. Корбан чалып, һәр елны балаларны сыйлыйбыз. Бер генә баланың да туган көне онытылмый. Ул көннәр бүләкләр һәм чәй табыны белән истә кала. Коллектив арасында да бер–беребезгә авыр вакытта ярдәм итәбез, шатлыклы вакыйгаларны бергәләп бәйрәм итәбез. Шулай итеп үзебез балаларга үрнәк күрсәтәбез.

“Дусларын онытканның үзен дә онытырлар,”- дигән мәкальне мин балаларга һәрчак искәртеп торам. Дүшәмбе көнне мәктәпкә килгәч, алар бер–берсе белән кул бирешеп, кочаклашып күрешәләр. Әгәр арадан берәрсе килмәгән булса, аңа телефоннан шалтыратып хәлен беләләр. Бервакыт Андрейның аягы сынды һәм ул бүлмәдә ятты. Ашау вакытында, сыйныфташлары үзләре ашаганчы иң алдан аңа ашарга керттеләр, укулар бетү белән, тизрәк аның янына бардылар. Уку өчен китаплар алдылар, радио көйләп куйдылар.

Безнең мәктәп балалары шул ягы белән дә башкалардан аерылып тора: алар бер–берсенең гаилә хәлләрен дә сорашалар һәм дөрес итеп, начар ягын да сөйләп бирәләр.

Мин җитәкләгән сыйныфта 6 бала укыды. Ренат сәламәтлеге буенча өйдә белем алды. Иптәшләре белән ул бәйрәмнәрдә күреште. Кичәләрдә бергәләп биеде. Без һәрберебезнең туган көнен алдан белеп тордык һәм бергәләп әзерләндек. Андрей, Гөлшатларның туган көннәрен өстәл янында үткәрә идек (алар кыш көннәрендә туганнар). Зилә, Фирүзә, Русланнарның туган көннәре яз айларында һәм бер вакыттарак. Ул көннәрне табигатькә чыга идек. Балык тотып, уха пешердек, шашлык ясадык. Бергәләп уеннар уйнадык, күмәк җырлар җырладык. Укучыларым мәктәпне тәмамлап чыктылар. Хәзер һөнәргә өйрәтүче белем йортларында укуларын дәвам итәләр. Алар бер-берсен, мәктәпне, укытучыларын сагынып әледән-әле мәктәпкә киләләр, корбан бәйрәмендә балаларга хәер өләштеләр. Мин үземнең һәм укытучы–тәрбиячеләрнең балаларга кешелеклелек, киң күңеллелек, мәрхәмәтлелек орлыкларын сала алуыбызга бик шатланам.



011-04-26 16:18:49 Лилия: =))

Исемегез:

Фикер әйтү:



Сайт создан в системе uCoz