PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Остаханә

Педагогик идеяләр фестивале материаллары.
Ситдикова Ч.И.


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


Ситдикова Чулпан Индус кызы,
Мөслим лицееның югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Текстка лингвистик анализ ясау

(татар теленнән электив курс программасы)


10-11 нче сыйныф укучылары, узган сыйныфларда алган белемнәренә таянып, тел ярдәмендә төп мәдәни кыйммәтләрне өйрәнәләр. Югары сыйныфларда татар теле курсында укучыларның коммуникатив һәм лингвистик компетенцияләрен үстерү нигезләре салына, аерым проблемаларга карата үз фикерләре формалаша. Югары сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты фәнен тыгыз бәйләп алып бару, ягъни интеграцияләп укыту зарурлыгы туа. Мәгълүм булганча, тел дәресләрендә укучылар һәрвакыт мисаллар (нинди дә булса текст) белән эш итә. Алар дәреслектәге күнегүләрдә бирелгән. Шуларга өстәп, укытучы үзе сайлаган, тагы да уңышлырак дип исәпләнгән текстларны да тәкъдим итә ала. Әлбәттә, бу текстлар тел күренешен яхшырак аңларлык, шәфкатьлелек, милли патриотизм һәм толерантлык рухында тәрбияләрлек булырга тиеш. Программада укучыларның әдәби текстларны мөстәкыйль өйрәнеп, аңа үз мөнәсәбәтләрен белдерә алу күнекмәләрен бирү, әдәбият теориясеннән төшенчәләрен тагын да тирәнәйтү максаты да күздә тотылды.

Текст татар теле курсының төп, терәк берәмлеге санала. Текстка анализ ясау дәресләре укучыларга сүзнең мәгънәсен, сөйләмдә кулланылыш үзенчәлеген, «тәмен» дөрес тоя башларга этәргеч булып тора. Текстны төрле яклап өйрәнү һәм үзләштерү укучыларның сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерүгә ярдәм итә. Югары сыйныф укучылары алынган белемнәрен сөйләм практикасында, сочинение һәм изложениеләр язганда, БРИ биремнәренә әзерләнгәндә һәм аларны үтәгәндә кулланырга өйрәнәләр (текст: төп фикер, бәйләүче чаралар, сөйләм стильләре, тел-сурәтләү чараларының кулланылышы); әдәби сөйләм нормаларына ия булу, текст анализлый белү күнекмәләренә ия булалар.

Электив курсның төп максатлары:
- укучыларның татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрне системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү;
- телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;
- укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилли белергә күнектерү;
- татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга , аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү;
- телне тулы бер система буларак күзаллау;
- текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны таба белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;
- укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылын камилләштерү.

Әлеге курсның бурычлары:
1) укучыларның игътибарын телнең эстетик функциясен чагылдыручы әдәби текстка, өйрәнелә торган тел күренешләренең сәнгатьлелек ягына юнәлтү;
2) балалар туган телнең матурлыгын күрергә һәм ишетергә өйрәнсеннәр, нинди сурәтләү чаралары аша аның тормышка ашырылуын аңласыннар өчен телнең тасвирлау һәм сурәт ясау мөмкинлекләрен күрсәтү, телнең җанлы халәтен, кулланылыш рәвешен өйрәнеп, сүз белән сөйләм арасындагы бәйләнешнең нигезенә ныграк төшенергә , әдәби әсәрдә һәм автор сөйләмендә сүзнең тәмен, ямен, матурлыгын тоярга, үз сүзен, фикерен әйтә белергә өйрәтү.

Программаның эчтәлеге
«Текстка лингвистик анализ» электив курсы төрле текстлар белән тирәнтен эшләүне, имтиханнарга әзерләнү һәм татар теле, әдәбияты юнәлешендә югары уку йортларына кергәндә ярдәм итүне күздә тотып төзелде.

«Текстка лингвистик анализ» электив курсы 2 уку елына исәпләнгән, аңа атнага бер сәгать вакыт карала (һәр уку елында 34 сәгать). Ул өч бүлектән тора: теоретик, гамәли, иҗади.
Теоретик бүлек (10 нчы сыйныфта аңа 8 сәгать, 11 нче сыйныфта 2 сәгать вакыт бирелә) төп төшенчәләргә анализ, лингвистиканың төп принциплары, бу өлкәдә эшләүче тел галимнәренең фикерләре белән таныштыруны үз эченә ала. Бу бүлек шулай ук төрле лингвистик сүзлекләр, белешмә материаллар белән танышуны да күздә тота (соңгылары, әлбәттә, югары уку йортында уку дәверендә дә һәр укучыга кирәк булачак). Текст белән эшли белү күнекмәләре БРИ биремнәрен үтәгәндә кирәк. Мәсәлән, җөмләләрдә нинди сурәтләү чаралары кулланылган, градация нәрсә ул? (оксиморон, метафора, синекдоха) нәрсә ул троп? һ. б.
Алынган теоретик белемнәргә таянып, укучылар курсның гамәли бүлегенә, ягъни укытучы тәкъдим иткән текстларны турыдан-туры анализлау өлешенә керешә алалар. Текстлар матур һәм публицистик әдәбияттан, шулай ук дидактик, БРИга әзерләнү өчен булган материаллардан алынды (2, 3 нче өлешләр). Бу бүлеккә 10 нчы сыйныфта 13 сәгать, 11 нче сыйныфта 19 сәгать вакыт бирелә. Анализ өчен хәрефләре төшереп калдырылган һәм тыныш билгеләрен куюны сорый торган текстлар, диктант текстлары, иҗади биремле диктант текстлары (сайланма диктант, диктантның ахырын уйлап язу), иҗади биремле изложениеләр текстларын файдаланырга була. Гамәли дәресләрдә укучылар белән төркемләп, парлап һәм индивидуаль эш төрләрен куллану отышлы. Формаларның төрлелеге дәресләрне кызыклы итү белән беррәттән, текст анализлау, укучыларның дөрес язу күнекмәләрен камилләштерүгә дә ярдәм итәчәк. Шул нигездә укучылар укытучы ярдәмендә төрле авырлыктагы материаллар белән индивидуаль эш планы төзи ала.

Иҗади бүлек ике кисәктән тора:
1) «Текст төре буларак төрле жанрдагы сочинениеләр» (һәр сыйныфта 8-әр сәгать, барлыгы 16);
2) «Текст өлкәсендә укучыларның эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге» (һәр сыйныфта 5-әр сәгать, барлыгы - 10).
10 нчы сыйныфта бу бүлек темаларны анализларга өйрәтү, төрле типтагы планнар, эпиграф, цитаталар сайлау, кереш һәм йомгаклау бүлекләренең вариантларын язу, төп төшенчәләр белән эшләүне күздә тота, Югары сыйныф укучылары караламадагы язмаларны редакцияләү, үзенең һәм иптәшләренең эшләрен рецензияли белергә тиеш.

11 нче сыйныфта семинар һәм дискуссияләрдә алынган белем һәм күнекмәләр ныгытыла, сочинениенең эчтәлек һәм стиль бөтенлегенә, сүз белән эш, аның тексттагы роленә игътибар ителә. Төрле жанрдагы сочинение язу өчен белешмәлекләр (памятка) төзелә, узган елларда чыгарылыш сыйныф укучылары язган сочинениеләргә анализ ясала.

Укучыларның эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге мөстәкыйль рәвештә сайланган текстларны комплекслы анализлауга бәйле реферат һәм эзләнү-тикшеренү эшләре язуны күздә тота. Әлеге эшләрнең темалары төрле булырга мөмкин, Мәсәлән: «Әдәби текстка анализ ясау аша язучы стиленең үзенчәлекләрен ачыклау», «Текст редакцияләү», «Хәзерге татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләре» һ. б. Курсның йомгаклау дәресе төрле темаларга дискуссия, укучыларның эзләнү-тикшеренү эшләрен яклау һәм нәтиҗәләр ясау формасында үткәрелә.

Белем һәм күнекмәләр
Электив курс үткәннән соң укучылар белергә тиеш:
а) үз сөйләмеңдә төрле тел-сурәтләү чараларын урынлы куллана белү;
ә) белешмә материаллардан, аерым алганда, төрле лингвистик сүзлекләрдән - аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, фразеологизмнар һ.б. сүзлекләрдән файдалана белү;
б) мөстәкыйль рәвештә сайланган текстларны комплекслы анализлауга бәйле реферат һәм эзләнү-тикшеренү эшләре язу, язмаларны редакцияләү, үзенең һәм иптәшләренең эшләрен рецензияли белү.

Әлбәттә, текстка лингвистик анализ ясау укытучыдан да, укучыдан да зур әзерлек сорый, күләмле, кыен эш. Сүземне йомгаклап, Конан Дойльның мәшһүр әсәреннән Шерлок Холмс сүзләрен китерәсем килә: “Чишелешен аңлатып биргәннән соң, теләсә нинди мәсьәлә дә бик җиңел, гади булып тоела башлый”.

Әдәбият
1. Бердәм Республика имтиханына әзерләнәбез. Татар теле. Татар мәктәпләре һәм рус телле мәктәпләрнең татар сыйныфлары өчен. Школа, Казан, 2007.
2. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика. Укытучылар өчен кулланма Казан, «Мәгариф», 2002.
3. Вәлиева Ф.С, Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. Казан, «Раннур», 2002.
4. Диктантлар җыентыгы. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче сыйныфлары өчен. Укытучылар өчен кулланма. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2006;
5. Ибраһимов С.М. Синтаксик стилистика. Студентлар өчен кулланма. Казан университеты нәшрияты, 1989.
6. Курбатов Хәлиф. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. “Мәгариф” нәшрияты, 2002.
7. Максимов .Н. В. Татар теленнән тестлар. Уку-укыту ярдәмлеге. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2008;
8. Максимов Н. В. Урта мәктәптә татар телен укыту. Укытучылар өчен кулланма. Казан, «Мәгариф». 2004.
9. Максимов Н.А, Трофимова С.М., Хәмидуллина М.З.Татар теленнән дидактик материаллар. Укытучылар өчен кулланма, Казан, “Мәгариф”, 2000.
10. Сафиуллина Ф.С, Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Урта һәм югары уку йортлары өчен дәреслек , Казан, «Мәгариф», 2002.
11. Сафиуллина Ф.С, Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. Казан, 1998.
12. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2006.
13. Татар теленнән бердәм Республика имтиханына әзерләнәбез. Татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләренең татар сыйныфлары өчен кулланма. Школа, Казан, 2008.
14. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа:5-11 нче сыйныфлар.-Казан: Мәгариф, 2010.
15. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары. 5-11 нче сыйныфлар. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010.
16. Хаков В.Х.Татар теле стилистикасы. Укытучылар өчен кулланма, Казан, Татарстан кит., нәшр, 1980.
17. Язма эшләр җыентыгы. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы сыйныфында укучы татар балаларына ана теленнән язма имтиханга әзерләнү һәм аны үткәрү өчен текстлар. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004.


Исемегез:

Фикер әйтү:

2011-12-25 11:32:00 Римма: материалыгыз бик яхшы, рәхмәт Сезгә.
2011-10-10 21:15:26 Мәсгудә: Бик яхшы.
2011-07-26 22:15:33 Фәрит: рус әдәбияты методистлары хезмәтләрен файдаланып хезмәтегезне методик яктан тагы да баетып булыр иде, бик зур эш башкаргансыз.
admin: әлеге хезмәтнең тулы вариантын Чулпан Индусовнаның шәхси сайтыннан таба аласыз.




Сайт создан в системе uCoz